Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 9

СКАЧАТЬ адәм балаларына хәрәм саныйсыңмы?

      – Шикле сөйләшәсең әле.

      – Син тыңла. Әт-тә-тә, бәрәңге пеште. Карасана!.. Син тыңла. Нахакка үлде кош. Аны гаепләделәр. Оя тулы йомырка!.. Уйлап кара үзең. Теге алтысы килде дә хөкем чыгарды… Ләкләк – тугры кош. Хыянәт кыла белми. Ә хакыйкатьне, күрдең, ничек чәнечтереп дәгъваларга әмәл тапты. Әҗәлләргә төкереп… Ә менә мин… дөнья сөрәм әле, һаман аякта!..

      «Әллә Ишмөхәммәт бабайның да үз «ләкләге» булганмы?» дип уйлап бетермәдем, ул тагын телгә килде:

      – Мин менәтерә яшим… Баш югары, шөкер. Түбәнәюе дә бар иде… Иелгәнне кылыч кисә, кисә!

      Үзалдына шулай сөйләнде карт. Кычкырып әйтелгән уйлары булганга кысылмадым. Кешенең үз сере булсын. Серсез кеше – буш йомырка кебек ул.

      Кояш көлтә-көлтә нур сибә иде. «Ләкләгем» янымда утырсачы!.. Инде менә ләкләк дигән кошлар да юк. Аларны бу тирәләрдән без сөргәнбездер кебек… Бер бизгән кош кире кайтмый. Ялгыш ватылган чынаяк кебек.

      Ишмөхәммәт бабайның балык шулпасы әүвәлгеләренә биргесез тәмле иде.

      «Нинди гөнаһың бар икән соң синең, карт? Кемне рәнҗеттең? Нигә үкенәсең син? Кайчандыр кемнедер нахакка хыянәттә гаепләгәнеңәме?» – дип уйладым мин.

1973

      ПӘРӘВЕЗЛЕ КӨЗНЕҢ БЕР ЧИТЕ

      Тупыллардан яшел, юкәләрдән сары яфрак коела иде.

      «Саргайса да коела яфрак, саргаймаса да, – дип уйлый Зөлкарнәй. – Кеше дә: берәү саргаеп бетеп дөнья куя, тупыл яфраклары шикелле торыр да торыр дигәннәре дә китеп бара. Вакытны алдамассың. Вакыт – каен суы – эчтән йөри, төптән. Тамырдан менә дә агачнымы, кешенеме сары сагышка күмеп оча да китә. Үзе күренми».

      Шулай уйланып, Зөлкарнәй яфрак җыя. Юеш булганга, тупылныкыларын бәрәңге базы өстенә түши. Юкәнекеләрен сарай нигезенә тутыра. Арымый, ашыкмый гына эшли. Яфрагы да вакыт шикелле санаулы, тиз җыелып бетә. Көннекен көнгә себереп баргач, алай күп тими. Хәзер кая ашыгасың? Моңа кадәр мунчачы булып эшли иде. Кичә азат иттеләр. Куган шикелле.

      Хәл алырга дип, ул куш юкә төбендәге кул тегермәненә чүәк кигән уң аягын куя. Баз өстенең байтак җире ачык әле. Нигезгә дә, төя-төя тутырганда, ару гына кирәк булыр. Аның каравы коеласы яфрак та күп әле. Юкәгә карасаң , тоташ алтын. Табигать акыллы ул: җыя-җыя Зөлкарнәйнең бөкресе чыксын дип, яфракларны бер сыдыру белән сыпырып төшерми, һәрнәрсәнең үз агышы, үз сәгате бар. Яфракларның да үз вакыты. Кая ашыгасың?

      Ә менә кешеләр бераз ашыга бугай.

      Әйе, ашыга шул.

      Зөлкарнәй йөзьяшәр кешенең маңгай җыерчыклары кебек сай, вак ярыклар белән тулы кул тегермәненә карады. Аның әйләнә торган өске өлеше кая киткәндер, инде хәтерләми. Кул тегермәне түбәтәен салган картка охшап калган кебек. Аның иске ураклар кисеп кагылган һәм шадраланып яргаланган кытыршы йөзлеге көнбагыш табагын хәтерләтә. Эреле-ваклы киселгән урак тимерләре үзәктәге кендек тишегеннән башланган да, көнбагыш бөртекләре шикелле әйләнмәләнеп, бүкән йөзлегенә чәчелгән. Шул тимер нурларга текәлгәч, Зөлкарнәйнең күз карашы үзеннән-үзе киңәя: озаклап кояшка карап торгандагы шикелле, күзе төбәлер нокта тапмый, әйләнмәләр юлы белән СКАЧАТЬ