Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 4

СКАЧАТЬ юк иде. Аны куркыткан бердәнбер нәрсә – хыялланган эшләрен үтәмичә юкка чыгу, кызгандырган бердәнбер нәрсә Җиргә инде ансыз язлар киләчәген, тормышның инде аңардан башка дәвам итәчәген, кемнәрнеңдер аңардан башка җырлаячагын аңлау иде. Үз гомерендә ул байтак әшәкелеккә каршы чыкты. Димәк, ул эшләренең көче килгән кадәресен түгәрәкли, төгәлли алган. Чын ир өчен шуннан да канәгать кичереш бармы? Ә тормыш… җырласын! Аның үлеме галәм чиксезлеге алдында тузан бөртегедәй кечкенә булып, тормыш өчен әллә ни зур югалту түгел икән, бу фашист үрмәкүчләренең үз корбаннарына әллә ни кырган шикелле карап торулары көлке бер комедия генә ич!.. Шуңа күрә аның, башын горур кыяфәттә артка чөйгән килеш, эсэсчылардан һәм үлемнән көләсе, фашистларны, җирдә аунаган автоматларны кара еланны изгәндәй аяусыз таптыйсы, сытасы килде. Тик бу мөмкин булмастай эш иде. Кычкырып көләсе урында, аның иреннәрен чак кыйшайтып елмаерга гына хәленнән килде:

      – Казымыйлар, обер-лейтенант әфәнде!..

      Офицер, гаҗәпләнгән төсле, әсирләргә әйләнеп карады. Озын аяклары белән дөп-дөп атлап килде дә, кулларын артка куеп:

      – Нәрсә, сезнеке кабер казу теләмиме? Снаряд чокыры кирәк! Казыгыз! – диде һәм көрәкләрне итеге белән аларга таба этеп җибәрде.

      Юк, бу аның партизаннар өчен ләхет кайгыртуы түгел. Күрәсең, кешенең үз-үзенә кабер казуын карап тору аңа ләззәт бирә иде. Әйе, бу фашист үлем алдыннан совет разведчикларының калтырануларын күрергә тели. Ә Рахманга хәзер дошман алдында тыныч кына кабер казу да батырлыкка таба бер адым атлау булыр кебек тоела. Рахман, шуны уйлап, кулына көрәк алды да күршесенә:

      – Әйдә, Вася, керешик, булмаса… Мин үзебезчә, кыйблага карап ятар идем, – дип эндәште.

      – Барыбер түгелмени, туган?..

      Разведчиклар икесе ике як баштан көрәкләрен коры кәскә батырдылар.

      Күк йөзе зәп-зәңгәр иде. Баш очыннан, пырылдап, чыпчык көтүе үтә. Кайдадыр шәүлегән кычкыра. Туп көпшәсен җир- гә кадап тынып калган тәреле танк өстенә кәлтә елан менеп яткан.

      – Безне озата, туган, – диде Вася. Кәлтә еланны ул да күргән икән.

      Рахман үзенә әллә кайдан көч кергән кебек хис итте. Дошманнары алдында сынатмаска теләпме, ул туфракны каерып-каерып ала. Эшкә күнеккән куллары әйтерсең лә кабер түгел, бәлки бәрәңге базы казый.

      – Кара әле, туган, – диде Вася шыпырт кына.

      – Кычкырып әйт, Вася! Урланган алтын казымыйбыз ич!

      Рахманның көр тавышына гитлерчылар борылып карады. Офицер авызын күтәреп көлә иде:

      – Рус дуңгызлары тиресме актара?

      – Кабер казый, фашист! – диде Рахман, тешләрен кысып. Көчәнүдән аның яңагындагы тирән ярасы ачылган һәм аннан кан саркып, муенына, күкрәгенә агып төшкән иде.

      – Шым бул, туган. Монда кара, – диде Вася һәм аяк астына ымлады. Туфрак астыннан яртылаш калкып, пехота минасы күренеп тора иде. – Әҗәл. Тик фашистларга да өлеш чыгар.

      Разведчиклар, карашып, бер мәлгә туктап калдылар. Җаннарының ни СКАЧАТЬ