Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 11

СКАЧАТЬ кытлыгы заманында чүлмәктә асралган күмер сымаграк. Бөтен авылга бер. Тик, иркә кыз кадер яраткан шикелле, аны гел кадерләп тору кирәк. Чыгымчылап, сүнә калса, авылың белән уттан мәхрүм буласың.

      Ирексездән кодагый дигәндәй, Зөлкарнәй дә Фәйзулладан мунча миче чыгартты. Сүз дә юк, җиде-сигез кисәк утын тыктыңмы – мунча ташы ут була. Әле тагын таш арасына пыяла ватыгы тутырды. Чажлап су сибәсең – кан яна!

      – Бер чүмеч су җиб-бәрәсең миченә – ут чыга: ташлары кителеп, колак төбеннән чажлап ярчыклары оча! – ди Фәйзулла үзе бу хакта.

      Теле дә шул мунча ташлары кебек кайнар аның – саксызрак кагылсаң, көйдереп алуы бик ихтимал.

      Кулы да ут Фәйзулланың. Ә күңеле – ләйсән кар менә: учка алып, ниндилеген күреп өлгермисең – эри дә китә. Күрим дисәң, җиргә иел, бил бөк.

      – Фәйзулла эне, өч кадак ярымнан итек бастырасы иде бит әле, малай.

      – Түшәлгәнме?

      – Түшәлгән.

      – Гаҗилә түшәгән, ахрысы? – Бусын ул итек түшәү белән яңа кәсеп итә башлаган Гаҗилә эшенең тупаслыгын белеп әйтә, бәя күпертә.

      – Түгел, Мостафа кулы, Мостафа…

      Кыек атып туры тидермәкче. Алай да Фәйзулла итек түшәмәсеннән кырлык табып ала. Аны борын төбендә әйләндерә-әйләндерә тикшерә – гүя нечкә күзле энә саплый, ә җебен кер- тергә ашыкмый. Күзе кылыйлана, иреннәре очлана. Әллә борыны белән иренен исни, әллә иреннәре белән борын очын үбәргә азаплана. Кыяфәтеннән көлеп җибәрмичә чак түзәсең. Басылмаган итегеңне кире алып кайтырга риза булсаң көләсең инде.

      Зөлкарнәй Фәйзулланы менә шуның өчен өнәми.

      – Телевизорыңны юдыңмы соң кичә?

      – Чәч көмешен юар су бар микән, Фәйзулла эне?

      – Мин телевизорны диюем.

      – Мал куанычы – яшьлектә.

      – Алай микән?

      – Картлыкка озату – күрер күзгә генә бәйрәм ул: күз елмая, ә җан елый.

      – Ял аның каруы.

      – Эшсез торуны әллә рәхәт булыр дисеңме?

      – Телевизор юатыр.

      – Миңа телевизор нәрсә – коелган яфрак. Икесе дә ике нәрсә, тик бәяләре төрле. Телевизор алыр өчен яшибезмени?

      – Зыянлы түгел инде, бушка ич.

      – Бөтен кеше, синең сымак, бар нәрсәне мал да акча итеп күрми.

      – Миннән – хәләл көч. Салган мичләремнең данына шикләнәсең мәллә?

      – Мичне аны дан булсын дип түгел, кешегә җылы булсын дип чыгаралар. Атаң мәрхүм шулай итә иде. Әле дә гел сагынып сөйлибез.

      – Сүз күп инде ул. Сүз заманы шул.

      – Җылы сүз алыр, җылы сүз бирер өчен тормыш кылабыз. Атаң сиңа үз һөнәрен генә калдырды, димсең?

      – Ә тагын нәрсә? Иң элек шушысы өчен мең рәхмәт.

      – Атадан улга мал гына түгел, кан, ә кан белән җан да күчә. Җан да!

      Зөлкарнәй үз сүзләренең Фәйзулланың зиһен төбенә төшкәнлеген бик яхшы белә. Ләкин Фәйзулла:

      – Кояш СКАЧАТЬ