Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 - Ахат Гаффар страница 37

СКАЧАТЬ әле… (Кәгазьләр чыгара.) Менә! Көмеш туйга – алтын бүләк. Моңа Айбулатов белән Җәваһирәнең исем-фамилияләрен генә язасы калган. Европага туристлык путёвкасы!

      Акчура (шат). Күрше! Кичәге Луиларың янына, әтәч сөзеп үтергере!

      Шәмсин. Европада безнең исемебез белән каныбыз исе юып бетермәслек булып калган. (Кәгазьләрне Раушанга суза, корреспондентка.) Гәҗит җиле безнең колхоз исен дә бер таратсын әле, иптәш Җәмлиханов!

      Җәваһирә. Рәхмәт, Зәкәрия. Безгә Акчура барган Бакчасарайлар гына булса да ярый иде.

      Акчура. Менә ич бакчагыз, әнә сараегыз… Муен авырттыргычыгыз бар. (Сын янына барып, югары карый. Кепкасы төшә.) Эффект!

      Сәгадәт. Инде сүз чираты безгә! (Тартмалар ала.)

      Зиләйлүк. Көмеш белән чигелгән читек. Көмеш белән каелган түбәтәй. (Кидерәләр.)

      Раушан (шат). Әби белән бабай булдык.

      Зиләйлүк. Әби белән бабай түгел, кыз белән егет күк яшәгез.

      Кәҗә белән әтәч тавышы ишетелә.

      Акчура. Ишетәмсез, безнең бүләкләребез аваз сала!

      Биккол. Ач абзарны, Акчура абый, күрсәтсеннәр гүзәл йөзләрен.

      Акчура. Юк инде, рәхмәт. Аны куып йөрүләрем сагынып сөйләргә калсын. Рәхәт иде: берәр чираттагы яхшылыгым өчен хатын җанны иги башлауга чыга идем дә куа идем шул әтәчне… Тфү!.. Кәҗәне. Арканыннан ычкындырып куулары үтә ләззәт бирә иде. Тәннән тир түгел, йөрәк майлары ага менә. Ул акырулары, мал-лай… мм!.. җанга каймак. Кая анда Раушанның Луиларына моңа җитү!.. Шуннан хатын Сәгадәт янына чираттагы ультиматум белән кереп китә дә өч минутлык солых урнаштырып чыга. Ә мин шул арада рәхәтләнеп черем итеп алам. Менә бит, егетләр, күршеләр хакына үземне нидән мәхрүм итәм!

      Биккол. Рәхим итегез, күршеләр: бездән бүләк сезгә – кәҗә белән әтәч!

      Җәваһирә. Әстәгъфирулла!

      Раушан. Шәп!

      Көлү. Сәгадәт сузып елап җибәрә.

      Сәгадәт. С-сәҗәм, бәгърем, бәхил бул, Биккол абыең газиз башларыңа җитәр өчен генә кайткан икән ләбаса!

      Көлү.

      Корреспондент. Һични аңламыйм. Нигә көлешәсез?

      Раушан. Аңлагач, көлке буламыни ул? Аңлагач елыйсы була.

      Корреспондент. Сәгадәт ханым шуңа елыймы әллә?

      Биккол. Ул аңламаганга.

      Зиләйлүк. Ниһаять! Котылдык. Бу кәҗәңнең башы барыбер безнең бакчабыздан чыкмый иде.

      Сәгадәт. Кайберәүләр әтәченең бу ишегалдында гомер уздыруы кебек.

      Акчура (корреспондентка). Аңлатып узыйм. Шушы ике җанвар аркасында көн дә җәнҗал чыга.

      Җәваһирә. Ә бит алар гаепсез, бичаралар.

      Биккол. Кашынасы килгәч, кычу таба идек.

      Раушан. Нәрсә, күршеләр, капитуляцияме?

      Биккол. Гомуми һәм тулы коралсызлану.

      Шәмсин. Безнең авыл масштабында.

      Зиләйлүк. Күрәсең, безнең әтәч белән сезнең кәҗәдән башланадыр ул.

      Корреспондент. Татулык белән матурлыкка бердәнбер юл.

      Машина тавышы.

      Зиләйлүк (карый). Милиция СКАЧАТЬ