Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 - Ахат Гаффар страница 36

СКАЧАТЬ әле синнән? Ә бәлкем, ревматизмны кузгатырсың!

      Җәваһирә. Нәрсә соң бу? Ир-ат тораташ өчен бер-берсенең бугазына ябышкач!

      Зиләйлүк. Беркемнеке дә булмаган хатын көнләштерә ул шулай.

      Биккол. Җитте сезгә, карт әтәчләр! Йә, без хатын белән сөзешеп алдык – аңлашыла, өч көн күрешкәнебез юк, сагынылган. Сезгә ни җитми? Аяк юышырга су беткән мәллә?

      Шәмсин. Кхм, кхм…

      Биккол мандолина уйный башлый. Акчура, Раушанны тотып, биегән булып маташа.

      Биккол. Ас-са!

      Акчура. Менә шулай! Менә шулай!

      Шәмсин. Бигрәк модный бию биисез, ахры, изү төймәләрегез коелышып беткән.

      Акчура (кулъяулык чыгарып, күн итеген сөртә). Аяк тыңламый әле.

      Шәмсин. Алтын дусларның көмеш туена менә без дә килдек.

      Раушан. Утырышыгыз, зинһар. (Корреспондентка.) Без инде авылча гына, гаеп итмәссез.

      Корреспондент. Хәзер авыл шәһәрне оялта. (Өстәлгә ишарәли.) Кара бу нигъмәтне! Кызыл уылдыкмы бу?

      Җәваһирә. Корт. Эремчектән ясала.

      Корреспондент. Әйтәм ич, оялта.

      Шәмсин (корреспондентка). Утырыйк әле, иптәш Җәмлиханов. Бигрәк моңлы биеделәр, күңел тулды. (Бикколга.) Син ничек монда әле?

      Биккол. Бүген монда, иртәгә тегендә.

      Шәмсин. Хур иттең син мине.

      Корреспондент (Раушанга). Яхшы монда. Тыныч! Авыл бай, кешеләр тормыштан ифрат канәгать.

      Раушан. Тыныч шул.

      Биккол (Сәгадәткә карап). Бай!

      Акчура. Тагын ни кирәк? Тамак тук, өс бөтен – канәгать булмый ни?

      Сәгадәт. Язам дисәң, кызыгы да тулып ята.

      Корреспондент. Беләсезме: тормыштагы кызыкларны яза торгач, кызганыч та килеп чыгуы мөмкин. (Кувалданы кулына ала, үлчәгәндәй итә.) Һәр комедиянең үз трагедиясе дә бар. Шушы сын кебек. Тыштан көлке, ә эчтән…

      Шәмсин. Ә эчтән?

      Корреспондент. Сугыш вакытында минем хатыным Казаннан патефон сатып алып кайта. Җитмеш чакрым чана тартып барып. Минем фронтта чагым.

      Сәгадәт (Бикколга). Күрәсеңме? Сугыш вакытында да – патефон. Ә бүгенге көндә стенага палас элеп куюның ни гаебе бар?

      Зиләйлүк. Ә сын алып кайтуның?

      Сәгадәт. Өйгә сыймый ич ул.

      Биккол. Өенә сыймаганның күңеленә ничек сыйсын?

      Шәмсин йөрәген тота.

      Корреспондент. Хатыным ул патефонны сугышка, мәхрүмлекләргә үч итеп, сагышка, сагынуга түзә алмыйча алып кайткан булган икән.

      Шәмсин. Ә син, Раушан? Бүгенге матур тормышка чыдый алмыйчамы? Тапкансың трагедия!

      Корреспондент. Трагедия эчтә. Трагедия бүгенге матур тормышта ямьсез йөрәкләр булуда.

      Акчура. Кем инде ул ямьсез йөрәкләр? Безгә төрттерүегез түгелдер ич?

      Корреспондент. Үземә төрттерүем. Ундүрт ел буена кеше турында бер дә чынлап торып язып караганым булмаган шикелле. Һаман баш мәкаләләр, директив мәсьәләләр… Ә кешеләр миннән читтә калган. Дөресрәге, мин үзем алардан читтә калганмын. Хәзер менә кешеләргә СКАЧАТЬ