Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 - Ахат Гаффар страница 21

СКАЧАТЬ Шәһәрдән шәрә хатын алып кайтып, күз бәбәгем каршына бастырып куйсамы?! И-и-и… Мин аны-ы!.. (Нишләтәсен күрсәтә.) Ишегалдымдагы арбада яткыру түгел, тавыкларым кетәклегенә дә якын китермәс идем.

      Зиләйлүк. Кунгалады шул Бикколың кетәклекләрдә, бичара. Шуңа чыгып качты да инде ул. (Чиләкләрен көянтәсенә элә.)

      Сәгадәт. Ниятен белми калдым. Юкса мин ул чукынчыкны ачка каклап, аяк сөртергә бусага төбенә җәеп сала идем.

      Зиләйлүк. Бичарага кайнар аш белән җылы мендәр әз тиде бугай шул.

      Сәгадәт (ярсу). Минем мендәремнең температурасын каян беләсең, Зиләйлүк апа? Әллә кереп ятканың булдымы? Ә? Әллә Бикколымның синең ашыңны ашаганы булдымы? Ашың кайнаррак мәллә?

      Зиләйлүк. Качып котылды, бичара, качып! (Ашыгып чыгып китә.)

      Сәгадәт (йодрык селкеп кала). Кем качып котылгандыр әле!.. Кеше ирен күргәнче, үз әтәчеңне бел!

      Зиләйлүк (яңадан керә). Минем әтәчем Мәккәгә генә бармаган!

      Сәгадәт. Әйтәм җирле, бөтен оч тавыгын куып йөри, мәхәббәтсез! Оят белгәч, минекенең кетәклектән төшкәне юк. (Чиләкләрен күтәреп чыгып китә.)

      Зиләйлүк. Кетәклегеңдә сазатып яткырсаң, әтәчең дә Карнаукка чыгып качар әле!

      Сәгадәт (кире керә). Качса ни! Минем тавыкларым синең сугыш чукмары әтәчеңә калырлык түгелләр.

      Зиләйлүк. Синекеләрме? Кетәклегеңдә түбән оч әтәчләре дә кунып чыккалый ич. Күрми дип беләсеңме?

      Сәгадәт. Тотканың бар мәллә? Ә менә синекен, эш өстендә тотып, тәүбә иттертәм әле бер! (Чыгып китә.)

      Зиләйлүк. Үзеңнең кәҗәңне Верховный Судка җибәрмәсәмме?

      Йөри-йөри суы түгелеп бетә язган чиләген колонкага элә. Сәгадәт күренгәч, тагын чыгып китә.

      Сәгадәт (аның чиләген алып, үзенекен элә, икенчесен җиргә куя). Җәзасын алды инде ул бахыр. Синең җәһәннәм утында да пешмәс помидорыңны ашап, кәҗәмнең ничә тапкыр эче китте, мескен. Әллә аңа статья да ябыштырмакчы буласыңмы? (Елый.)

      Болдырдан төшеп, Җәваһирә бакча ягына юнәлә. Зиләйлүк белән Сәгадәт, акрын-акрын бер-берсенә якыная барып, кочаклашып диярлек Җәваһирәне күзәтә башлыйлар.

      Зиләйлүк (куанып). Суларны кертеп чыгыйк әле, ахирәт сеңел. (Кулларын угалап.) Кузгалды болар.

      Сәгадәт. Суны кертеп чыгыйк әле.

      Зиләйлүк. Театр башлана! (Көлә.)

      Сәгадәт. Комедия булыр микән, трагедияме?

      Зиләйлүк. Ни булса да ярар.

      Сәгадәт. Шулай. Акча түләмәгән.

      Кереп китәләр, качып карап торалар. Җәваһирә сыннан карачкы ясап йөри. Раушан торып утыра, хатынын күзәтә башлый.

      Раушан. Хенде хох!

      Җәваһирә. Әнекәчкенәем!

      Раушан. Нишлисең, җен баласы?

      Җәваһирә. Автопортрет ясыйм.

      Раушан (бакчага керә, пумаланы алып, Җәваһирәгә тоттыра). Автопортрет менә мондый була ул!

      Җәваһирә. Бөтен авыл каршында анадан тума торсынмыни? Аның да җаны бардыр, бәлки.

      Раушан. Рас әйттең!

      Сынга кидерелгән сәләмәне ертып төшерә. Җәваһирә, шәрә калгандай, күкрәген каплый, СКАЧАТЬ