Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 - Ахат Гаффар страница 16

СКАЧАТЬ Теге… әле сез юк чакларны, ул аны гармунда гына уйный торган иде… Отуың – авызыннан ишетүең галәмәтедер… Күңеле белән генә түгел, теле белән дә әйтеп биргән ул сиңа.

      Люция. Табышмаклы көй.

      Фәрдәнә. Башта табышмаклы булды. Үткән гомер йомгак сүткән кебек кенә итеп чиште дә бирде, әкәмәт.

      Хөрмәт. Мин отам дип тыңламадым. Шундый итеп көйләде ул аны! Алды да миңа салды инде… Үзенә берчакны баянда уйнап күрсәттем. Шаклар катып тыңлап торды да: «Хәерлегә булсын, уйна! Бер кабынган учак сүнмәсен!» – диде. Бир әле гармунны, әби!..

      Эчтән тавыш. Хөрмәт кайда, җәмәгать? Хөрмәт кайда, дим!

      Хөрмәт кереп китә. Эчтә гармунда уйный.

      Тавыш. Дөр-рес! Смерть фашистам! Ләгънәтләргә! Суз әйдә!..

      Фәрдәнә ишек яңагына барып сөялә, таныш көйне ишетеп тетрәнеп кала.

      Сара керә.

      Сара. Ни… Фәрдәнә… гармун төргән яулыгым калган ич… Иртәгә менәрлек булмасын… (Көйне ишетә. Әкрен-әкрен чигенә, чыгып китәргә дип, ишек тоткасына үрелә. Фәрдәнә кинәт аңа борыла.) Каян бу көй, Фәрдәнә?

      Фәрдәнә. Аның көе…

      Сара. Бер җирдә үлем… бер җирдә туй… ике җирдә дә ул!

      Фәрдәнә. Ул.

      Сәгыйдулла пәйда була.

      Сәгыйдулла (Фәрдәнәгә). Бер кабынган учак сүнмәсен… Бер кабынган учак сүнмәсен. (Сарага.) Бактың исә, ул син икәнсең… Әнә шул алачык ярыгыннан таныйм сине.

      Сара. Сагыш көе… Васыятен генә алып мендем ләбаса…

      Фәрдәнә. Сугыш көе… Ул васыять – һәммәбезнең ямансу гомер истәлеге.

      Сәгыйдулла. Ә яшьләргә – матур көй.

      Фәрдәнә. Аһ, колачы иркен дә соң!

      Сәгыйдулла. Тилгән тавындагы арыш кыры, тәкәрлекле күл камышы шаулавы ул.

      Сара. Сулышы җиңел дә соң! Торналар тавышы шикелле.

      Фәрдәнә. Торналары әллә кайта, әллә китеп бара…

      Сәгыйдулла. Кайта. Яз иде ич… Язлар иде. Язлар… язлар… язлар. (Югала.)

      Сара. Әллә җәйме? Бәбкә куя идек…

      Фәрдәнә. Теге тәкәрлекне хәтерлисеңме?

      Сара. Орден-медальләрен хәтерлим. Чулпы сыман чыңладылар…

      Фәрдәнә читкә борыла. Икесе арасыннан, көйне тыңлап, Сәгыйдулла үтә. Сара урындыктан яулыгын алып чыгып китә. Хөрмәт чыга.

      Хөрмәт. Нәкъ су атышлары – әле салмак, әле бөтерелеп-бөтерелеп ташый бу көй.

      Фәрдәнә. Моңың бар… Люцияң белән әйбәт торырсыздыр.

      Хөрмәт. Мәшәкатьләдек, Фәрдәнә әби… Алай-болай әрләшсәк-нитсәк, син ишетмәссең инде, яме.

      Фәрдәнә. И улым… Тормыш мамык түгел. Савыт-саба шалтырамагач, дөньяның ни кызыгы бар?

      Хөрмәт. Мәшәкать инде, мәшәкать… Җәйгә хәтле түзәрсең инде, Фәрдәнә әби.

      Фәрдәнә. «Гомер буе торабыз» дисәгез дә, сүзем юк.

      Хөрмәт. Юк, юк, җәйгә хәтле генә. Председатель белән килешенгән. Бүрәнә бирә, кирпеч…

      Фәрдәнә. Җәйгә хәтле генәмени?

      Хөрмәт. Ник елыйсың, әби?

      Фәрдәнә. СКАЧАТЬ