Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 - Ахат Гаффар страница 12

СКАЧАТЬ бәрәңге әрчергә пычак эзли, таба алмагач, уйга килеп йөгереп чыгып китә. Урам. Ярми почмакта басып тора. Гармун уйнап, Сәгыйдулла керә. Ярми аның юлына аркылы төшә.

      Ярми. Син! Җан зәһиләңне… Туктыйсыңмы, юкмы?! (Балтырыннан пычак чыгара да Сәгыйдуллага кизәнә.)

      Ул, кычкыртып, гармун күреген тартып җибәрә. Анда «Смерть фашистам!» дип язылган, Ярми туктап кала. Гайрәтен баса алмыйча ыңгырашып, гармунны чәнчеп ала.

      Сәгыйдулла. Ник туктадың? Када! Ул сүзләрне синең чалгы пычагың түгел, күче белән очкан пуля да ала алмады!

      Фәрдәнә йөгереп чыга. Арттан Ярминең кулына асылына, җиргә төшкән пычакны читкә тибеп җибәрә.

      Фәрдәнә. Минем өчен гөнаһ алма җаныңа, йөрсен… язгы көндә ат көтүенә җибәрелгән үгез кебек, нишләрен белмичә үкереп!

      Сәгыйдулла (көлә). Гармундагы бу сүзләрне пулялар да читләтеп үтте. Җырга үлем юк аңа! Ул сиңа карт әтәч түгел, суя алмассың!

      Ярми. Ни күзең белән карыйсың син дөньяга? Ул күзеңә кызган тимер басар идем, әгәренки хәлдән килсә минем!

      Сәгыйдулла. Тилгән тавында ук көйгән инде алар, сиңа тамчысы да калмаган!

      Ярми. Чарлама телеңне, кытыршы җаныңа ышкып.

      Сәгыйдулла. Минем җанымда ярсыган үгезне синең сыңар кулың гына чылбырлый ала торган булса иде!..

      Фәрдәнә. Кешеләрнең дә борынына боҗра кидерелгән, Сәгыйдулла. Кешеләрнең дә! (Китәргә борыла.)

      Сәгыйдулла. Боҗра?! Бусы ни тагын?

      Фәрдәнә. Намус… Кеше кулындагы чылбырны күргәнче, алдан борын астыңдагы намусыңны тотып карар идең.

      Сәгыйдулла. Башта синекен!

      Фәрдәнә. Үчлегең кимергән сөяк булып калыйм, алайса. Минем таш йөрәгемне игәп яшә! (Кереп китә.)

      Сәгыйдулла. Шул ташны эретәм дип йөрим ләбаса!

      Ярми. Тел сукыр ул. Синең күзең сөйләсен. Тел әйтә дә кереп кача куышына… чагып, оясына кереп качкан елан шикелле. Гармуның да шул…

      Сәгыйдулла (көлә). Ә-ә! Чагамыни? Ча-га-мы-ни?!

      Ярми. Күпме ашарга мөмкин кеше җанын?

      Сәгыйдулла. Шушы гармун тузганчы, Алла теләсә! Тәннәр черер, ә ул калыр!

      Ярми. Бу сугышның хәсрәт капчыгын мондый җыр белән генә төйни алмыйсың, Сәгыйдулла… Бир тынгылык аңа, миңа… Үзеңә… Сара да бар – аңа да. Их, Сәгыйдулла! Җырны шундый усаллыкка төрәләрмени? Бер генә яшибез дөньяда. Интектермә.

      Сәгыйдулла. Үзем генә интегиммени?

      Ярми. Теләсәң нишлә.

      Сәгыйдулла. Менә ич, теләсә нишлим.

      Ярми. Ирлегең кайда соң синең?!

      Сәгыйдулла. Шикләнмә, тиешле җирендә… Йөрәк мичендә хисләр яна тереләй! Аракы да басмый ялкыннарын!

      Ярми. Кем гаепле, кем?

      Сәгыйдулла. Мин мәллә?

      Ярми. Авыл хатыннарының ни гаебе бар? Кем хокук биргән сиңа толларның, ирләре кайтырына өметен өзеп, тормышка чыкканнарның хәтерен болгатып йөрергә? Кем ике яши, кем?

      Сәгыйдулла. Мин. Мин ике яшим. Үлеп терелгән.

      Ярми. Ник кайттың соң, янгын басылгач? Ник, менә ми- нем шикелле, кулсыз калып булса СКАЧАТЬ