Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 - Ахат Гаффар страница 10

СКАЧАТЬ Беренче көнен көтүгә чыккан кысыр сыермыни!

      Фәрдәнә. Аҗаган түгел. Минем җанның балкышы бу, Ярми!

      Ярми. Ниткән балкыш сөйлисең?

      Фәрдәнә. Көе миңа лабаса моның! Миңа!

      Ярми. Ничек инде ул сиңа?!

      Фәрдәнә. Нигә газапларга булды икән?.. Йөрәгенең ташуы икән лә бу аның, Ярми!

      Ярми (учына төкереп). Ә мин аңа ташыйм менәтерә, җаен табып. Шундый итеп ташырмын бер!

      Караңгылык.

      Сәгыйдулла үтеп бара. Фәрдәнә аңа каршы килә. Чиләк-көянтә аскан.

      Сәгыйдулла. Саумы, Фәрдәнә!

      Фәрдәнә. Ару гына.

      Сәгыйдулла. Суыңны эчим әле, тамак чатнады.

      Фәрдәнә. Чишмәгә кар суы төшкән, тәмле булмас.

      Сәгыйдулла. Кар сулары йөрәк талдырмый. (Тезләнеп, Фәрдәнә чиләгеннән су эчә.)

      Фәрдәнә. Габделхарислар бәби алып кайткан.

      Сәгыйдулла. И-их! Үтә гомер!.. Үз гомеребезнең читеннән карап кына узабыз шикелле.

      Фәрдәнә. Тагын чакыралар. Гел юл өзелгән чакка туры килә.

      Сәгыйдулла. Кар күп быел… Тимерчелекне, зират почмагындагы каеннарга хәтле су басты.

      Фәрдәнә. Басты.

      Сәгыйдулла. Ташу төшәр инде.

      Фәрдәнә. Хәвефсез узсын.

      Сәгыйдулла (күзен кыса төшеп). Бүген йә иртәгә инде.

      Фәрдәнә. Нәрсә?

      Сәгыйдулла. Ташу.

      Фәрдәнә (пышылдап). Бүген йә иртәгә… Ел саен бүген йә иртәгә. (Узып киткәч борыла.) Тагын үтәрсең микәнни?

      Сәгыйдулла. Ташкынга буа юк. Кар астыннан бәреп чыга да ургып ташый.

      Фәрдәнә. Син!..

      Сәгыйдулла (кисәк борылып). Нәрсә мин?

      Фәрдәнә. Ташулар җир битен юган чакта, минем битемә корым ягып үтәсең! Җир яшәрә, мин каралам… Әнә каен… Яшеннәре сүнде, ялкыннары басылды, корымын яңгырлар юды… Корыр дип, утынга кисмәкче идек… Яшәрде!.. Ул агарды, мин каралдым.

      Сәгыйдулла. Ә минем күңелемнән Тилгән тавы караларын нинди ташкын юар?! Сиңа минем янган җанымның көле генә эләгә әле. Көле генә!..

      Фәрдәнә (күккә карап). Мин ышанам Аллага, әгәр аның җәһәннәме синең җаныңда дисәләр!

      Сәгыйдулла. Сүндерергә әмәл тапмагач, нишләтим соң? Сара мәллә дигән идем… Җан януларын кем кабызса, шул гына сүндерә ала икән.

      Фәрдәнә (аяк астына карап). Суң… алайса… җаның утына мин су була алсам… Бер таптан кояш сүнмәс!..

      Сәгыйдулла. Ә?! Минем сиңа җәһәннәм булып тоелган җанымның үзем өчен җәннәткә әйләнүе нигә хаҗәт, Фәрдәнә?.. Ничек итеп җанны хыянәт пычагы астына салмак кирәк?!

      Фәрдәнә. Гомер буена дөнья хуры булып яшәгәнче, бер тапкыр мәхәббәт буры гына булырга риза!

      Сәгыйдулла. Әгәр син минем моңлы дөньям икәнсең – миңа шул җитә, бүтәне кирәк тә түгел!

      Фәрдәнә. Шул көең белән урам буенча шыңшып йөр инде, алайса! (Елый.)

      Сәгыйдулла. Җырның ертыгы юк… Шыңшысаң да, гаеп түгел, сөю җыры ул.

      Фәрдәнә. Сөю җыры?

      Сәгыйдулла. Мин өч ел рәттән табышмак җырламадым.

      Фәрдәнә. Табышмак!.. СКАЧАТЬ