Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Таулар һаман ерак… - Рифа Рахман страница 32

СКАЧАТЬ язмавына сөенеп яшәде, яшәде, көтте… Тундрада, мәңгелек туң җирләрдә кышын да, җәен дә поляр балкыш, җылы көннәр ике ай чамасы гына, дип язган әтисе.

      Хәзер Зөлфирә белә: утызынчы еллар башында ташкүмер табу-чыгару өчен төзелгән бистәнең рудник-шахталарында төрмә урынына сөргенгә җибәрелгәннәр эшләгән. Бараклар арткан саен, эшче посёлоклары зурайган да, илленче еллар башында берләшеп, зур бер калага оешканнар. Башта – Ухтпечлаг, аннан Воркутгулаг дип аталган лагерьны бөтен СССРга тоткыннарның 1953 елгы күтәрелеше таныта.

      Фәһим Саниягә язган бер хатында, мондагы баракларда җитмеш өч мең тирәсе мәхбүс яши дигән сүзләр йөри, ди. Тоткыннар белән бергә үз теләкләре белән эшкә ялланучылар да шахтага төшә, күмер чаба икән, шулай да авыррак эшне тоткыннарга эшләткәннәр. Әтисе шунысына сөенеп бетә алмый – аз булса да, хезмәт хакы бирәләр үзләренә. Кайтса, күчтәнәчләре буласы… Ул хат та суд кәгазьләре арасында саклана торгандыр әле.

      1953 елда Сталинның үлеме бөтен каторжаннарны аякка бастыра. Кемдер амнистиягә өметләнә, кемдер – ашау яхшыруга, кемнеңдер лагерьда кешелекле мөнәсәбәт күрәсе килә. Җәзага тартылганнарга шул елның мартында Берия ясаган доклад турында да хәбәр барып ирешә. Ул, биш елга кадәр утыртылганнарга амнистия буенча азат итәргә, башкаларының срогын ике мәртәбә кыскартырга кирәк, ди. Шушы хатка өметләр, башка сәбәпләр җәен тоткыннар күтәрелешенә шарт-сәбәп була да инде.

      Соңыннан төрмәдән кайткан әтисенең сөйләвенә караганда, әлеге күтәрелеш, кайберәүләр күрсәткәнчә, бары тик тоткыннарның ирек өчен көрәше белән генә дә бәйле булмаган. Монда уголовниклар белән сәяси тоткыннар каршылыгы да үз эшен эшләгән. Дөрес, анда егерме меңләп политтоткын катнашкан. Шуларның күбесе Украинада һәм Балтыйк буе Республикаларында Совет властен кабул итмәгән, сугыш вакытында Совет армиясенә каршы көрәшкән партизаннар булган икән. Эш шунда: бу кешеләрне, сөрген сроклары беткәч тә, гадәттә, кайтармаганнар, «ирекле эш» кә калдырганнар, һәм алар «үз теләкләре белән» шул җирләрдә үлеп кала барган. Әлеге тоткыннар, амнистия буенча срок кыскартып кына калмыйча, шахта хезмәтенә шушы рәвешчә ялланып эшләү законын бетерүне таләп иткәннәр дә инде.

      Фәһим кем булсын – төрмәчеләр арасында «кеше үтерүче» инде. Восстание оешып килгәнне сизеп, аларның барагындагыларны күзәтче җитәкчеләр канкоеш оештырырга котырта. Алдагы көнне ике барак арасында рудникта юк кына тарткалаш булып ала. Шуны сылтау итеп, җинаятьчеләрнең берсе, үзара кычкырышта катнашканы, иптәшләрен сәяси тоткыннар өстеннән лагерь җитәкчеләренә яла белән барырга котырта.

      Күтәрелеш бастырыла. Бу кеше үтерүчеләр белән юкка гаепләнгәннәр арасында каршылыкның артуына гына китерә. Июльнең иң җылы бер көнендә Украинадан сөрелгән бандерачы иптәшләрен әләк-чәләкләре өчен дошман барагына ут төртергә, чыккан бар кешене суеп барырга котырта. Бу сүзләрне сәясиләр арасындагы танышларыннан ишеткән Фәһим иптәше белән башка бараклар янына качып котыла. Аларның барагы янып, кешесе үлеп бетә, үтерүчеләр җинаятькә тартылмый. СКАЧАТЬ