Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Таулар һаман ерак… - Рифа Рахман страница 31

СКАЧАТЬ баҗаларына төшкән дә, сүзгә сүз ияреп, мәҗлесләү озаккарак сузылган. Ул ара Мәлик тә үзе генә белгән җирдән бер яртыны тартып чыгарган. Гөнаһ шомлыгына, бу вакытта тәрәзә каршысыннан ике егет узып бара икән. Авызына кергәч, Фәһимнең юмартланып, кунакчылланып китү гадәте бар. Моны белгән Мәлик:

      – Чакырып керим әле шуларны, – дип, урамга чыгуына каршы төшмәгән. Алай да, борчылып, тәрәзәгә карап тора башлаган.

      Аракылы табынны һич сөймәгән Гайшә булып Гайшә Мәликкә:

      – Алып керсә керер инде, эчең пошмасын, – дигән.

      Егетләр Фәһимнең салмышлыгыннан баҗаларның эчеп утырганын аңлаган. Чакырырга түгел, болай гына чыккан дип уйлап, дәшкәнен дә көтмичә, берсе:

      – Нәрсә үзегез генә утырасыз, безгә дә өлеш чыгармыйсыз? – дип, шунда ук Фәһимне кыйнарга тотынган.

      Ул да төшеп калганнардан түгел. Егетне эләктерергә, кулларыннан каерырга маташа икән. Инде шулай эшләдем генә дигәндә, тегенең дусты читәнне кубарып алган да Фәһимнең башына китереп кундырган.

      Фәһим егылган. Башыннан кан киткән. Тәрәзәдән баштарак түзеп-күзәтеп кенә торган Мәлик баҗасы үлде дип уйлаган. Балтасы мич буенда гына тора икән, урамга шуны күтәреп йөгергән. Килеп тә җиткән, Мәликкә читән белән сукканы өстенә, типкәли үк тә башлаган егеткә балта түтәсе белән кундырган. Инде анысы аңын югалтып егылган. Эшнең болайга киткәнен күргәч, иптәше айныган, егылганын, өстерәп, аргы урамга алып кайтып киткән.

      Имгәнгән егет төн эчендә үлгән, ә Фәһим, бернәрсә булмагандай, аягына басты. Эшнең шулайга китәсен белгән кебек, таң атуга ук, кем хәбәре беләндер Фәһимнәр өенә милициядән килеп төштеләр дә, кулларына тимер зынҗырлар кидереп, районга алып киттеләр. Сорау алгач, Мәлик белән икесен туп-туры Казанга җибәргәннәр, дигән хәбәрен генә алды Сания.

* * *

      Фоторәсемле бүлмәдә торган олы сандыкның бер тартмасында суд кәгазьләре әле дә саклана. Нәрсәгә сакларга аларны, йә?! Әнисе белгәндер инде… Ире Фәһим белән Мәлик кияүләренең үзләре чыгып сугыша башлады дигән ялган шаһитлау аркасында, бик озакка утыртылуларына үкенеп, эчтән янып сөйләгән иде ул. Шуларның берсе Шәле Зәйнулланың Күндәге чыбык очы булган, имеш.

      Мәликне – унике, Фәһимне ун елга утыртканнарын ишеткәч, әнисе Ворошиловка хат яза. «Әтием Сезнең кул астында хезмәт итте, мин авылда иң җаваплы урыннарда эшләдем, сез амнистияләр өчен җаваплы икәнсез, иремне коткарыгыз әле», – ди. Хөкүмәт башлыгыннан мәгънәсез кәгазь кисәге дә килми.

      Килергә, маршал Климент Ефремович Ворошилов үзе дә Сталин репрессияләренең башлап йөрүчесе булган бит. Әнисе шушы кешегә ничек ышаныч-өмет белән карый алган?.. Ул 1953–1960 елларда СССР Югары Советында Президиум белән рәислек иткән. Аның сүзеннән нәрсәдер торган бит инде?! Тик менә миллионлаган кешеләрнең гозерле хатлары андый зур җитәкчеләргә барып җитә микән – Зөлфирә шуны белми.

      Аңа менә, әтиегезнең дүрт баласы арасыннан иң яратканы син идең, диләр. Шуңамы, Воркутгулагка этап белән җибәрелер алдыннан, төрмәгә дә ул аны гына чакырта. Ичмаса, СКАЧАТЬ