Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Таулар һаман ерак… - Рифа Рахман страница 30

СКАЧАТЬ чыккан Сания үзе дә сизмәстән малайны этеп җибәрде, тегесе чүт урындык почмагына бәрелмәде. Хатын, еламасын өчен, башын сыпыргандай итте дә, мич авызын ачып, яулыкны янып яткан учакка ыргытты. Гали үпкәләде. Үзенә кирәк булмаса, әнисе яулыкны әбисенә бирә ала иде. Аннан Гали берәр нәрсә ясаса соң, абыйсыннан ясатса…

      Зәйнулланы шуннан соң Сания күрмәде. Бераздан, өйләнгән икән, дип сөйләделәр. Саниягә охшаган кыз алган, имеш. Соңрак тагын хәбәрләр килеп иреште: кыз баласы туган да, Зәйнулла Сания дип атаган. Исем кушарга чакыртылган абзый Сания белән бер дә килешмәгән, аны икенче балага кушалар, дигән. Зәйнуллада кирелек җитәрлек. Барыбер үзенекендә торган. Шулай… Шәледә менә Саниянең тагын бер адашы үсеп килә… Ходай исәнлек бирсен үзләренә, бәхеттән аермасын…

      Саниягә ул чакта бәхетне үзләренә сорарга кирәк булган икән. Зәйнулла өйләнүен өйләнде, тик гайбәтләр кимемәде. Җитмәсә, Фәһимнәрнең почта ящигына кемдер гел хат ташлап китә. Өйдә тәрәзәдән карап утырырга, кешесен күреп калырга инде Бибигөл карчык юк… Хатны бит аны төнендә ыргытырга була. Зәйнулла бу эшләр белән аңгыраймас, андый түбәнлеккә төшмәс, Санияне ирләр белән йөри дип пычратудан аңа ни файда? Шундый хатынны яраткан икән, үз исеме дә төшә бит. Шул хакта Зөлхәбирәгә күңелен ачып салган иде:

      – Алаен алай да… – диде аңа шулчак күршесе. – Дүрт балаң булса да аертып алам, дигән бит. Аертуын да аертыр, тик менә өйләнер микән?.. Инде яратып түгел, сиңа үчегеп яши башлаганга охшаган.

      Ничек яратмасын?! Зәйнулламы?! Анымы?!

      Саниянең карашыннан Зөлхәбирә әйтелмәгән бу сүзләрне укыган, ахрысы:

      – Яратуның да бер чиге бар. Мин дә яратам дип әйткәнең бармы соң үзенә? Һаман ябык капкага килеп төртелсәң, башың нык авырта башлый ул. Зәйнулланың да шулайрак булмагае. Инде капканы аяк тибеп ачасы килгән чагыдыр.

      Юк, Зәйнулла, чын-чынлап яратса, алай эшләмәс. Менә Сания аның турында начар сүз әйтү түгел, уйларга да курка. Иреннән дә әйттерми, кешедән дә. Зәйнулла белән аралашмый-күрешми, хәтта белешергә дә теләми югыйсә.

      – Әгәр Фәһимең булмаса, әгәр Фәһимең әйбәт булмаса…

      – Әйтеп бетер, Зөлхәбирә!

      – Син Зәйнуллага чыгар идеңме соң?..

      Саниянең күз аллары караңгыланып китте. Шулай да үзен тиз генә кулга алды. Зөлхәбирәнең сүзен ишетмәгәнгә салынып дәшмәде.

      Балаларының атасын – Фәһимне дә түбәнгә төшерергә теләмичә, бик хөрмәт итеп яши иде ул. Хөрмәт итеп?.. Зәйнулланы хөрмәт итеп яшәр идеме икән, элеккечә яратыпмы? Тфү, тфү! Әйтмәгәнем булсын, уемны җил алсын!

      – Сания, дим, Фәһимгә чыкмасаң, Зәйнулланыкы булыр идең бит син, моны кем дә белә!

      – Белә дип…

      – Менә шул: андый көчле ярату онытылмый ул. Оныткан булып кыланасың гына син. Зәйнулла онытмаганны, син онытасыңмы соң!

      Зөлхәбирә, миннән дә сер яшерәсең инде дигән кебек, ачу беләнрәк Санияләр турыннан китте дә барды.

      Әйе, кешедән түгел, үзеннән дә әллә кайларга СКАЧАТЬ