Название: Пьесалар / Пьесы
Автор: Карим Тинчурин
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Драматургия
isbn: 978-5-298-04198-0
isbn:
Иртә намаз укыганга ахирәттә
Чибәр-чибәр эһем, эһем булыр, дигән.
Бик елмаеп ул ятачак, ди, зур оҗмахта,
Мәшанчылар шулай дигән инде, эһем, тфү!..
Староста. Җәмәгать! Таралмагыз. Менә бу уйнашчы азгыннарга хөкем була. Ә менә урындыклар да булган. Кая, менә шунда куегыз. И Галиулла, кәгазь, караң кая? Йә, хәзрәтләр, утырышыгыз! Картлар, кодалар, сез дә утырыгыз. Үрәдникнең базарга барасы бар икән, эшне башкарырга хәзрәтләр белән миңа тапшырды.
Утыралар, Староста медален кия.
Хәзрәт. Ягъни мәсәлән, инде фараз кылдык, бинабәрин, хуш, хөкемне шәргъ[11] шәрифчә, фаразан, кылабыз инде. Шуның өчен, фаразан, мәгъюбәнең[12] ир хатынымы, толмы яки кызмы икәнлеген, фаразан, безгә белергә кирәк.
Староста. Ибраһим, бу җүнсез – хатынмы, кызмы?
Ибраһим. Белә алмадым, Саттар агай.
Староста. Әллә тол хатынмы икән?
Ибраһим. Белә алмадым.
Хәзрәт. Ягъни мәсәлән инде, фаразан, үзеннән сорарга кирәк була инде.
Староста. Ибраһим, ул җүнсезнең кызмы, хатынмы икәнлеген тиз генә белеп кил әле.
Ибраһим. Бездән булмас, Саттар агай, аның өчен…
Мөәззин. Кем, шәкерт, бар әле, кая әле, шәкерт, теге чүпрәк башның кызмы, хатынмы икәнлеген барып белеп кил әле.
Салих. Хәзрәтләр, картлар рөхсәт итсәләр, мөмкин.
Картлар. Рөхсәт, рөхсәт!
Кода (барып). Әй син, чүпрәк баш, ир хатынымы син, толмы, әллә кызмы?.. Хәзрәтләр сорыйлар. Шунсыз булмый, ди.
Хәзрәт. Ие, ие, фаразан, ансыз һич булмый инде. Шәргъ шәриф бит, ахрысы, фаразан, белергә куша инде.
Кода. Йә, әйт инде. Хәзрәтләрне көттермә. Йә, әйт инде, әйт!
Мөәззин (барып). Йә, әйт, хәшәп! Кызмы, хатынмы? Йә, йә, оялма!.. Оялма, хәшәп!
Хәзрәт. Фаразан, ягъни мәсәлән, көчләмәгез. Сөкүт[13] фаразан, ризалык галәмәте инде. Ягъни мәсәлән, шәрган[14], фаразан, никахсыз хатын була инде.
Староста. Әллә син, җүнсез, телеңне йоттыңмы?
Хәзрәт. Кем, Саттар, көчләмәгез. Мондый вакыйгаларда, фаразан, төрле хәлләр була ул. Бәлки, Хак Тәбарәкә вә Тәгалә телен алгандыр. Менә, фаразан, китапларның әйтүләренә караганда, шундый, фаразан, бинабәрин, хуш, фаразан, шундый эшләр вакытында Бохараи шәрифтә гаҗәп, фаразан, хәлләр булган. Шәйхан Габделсыгырхан заманында, фаразан, шуның шикелле бер иркәк белән бер хатын уйнаш кылып тотылган булганнар, фаразан, ягъни мәсәлән, шул гөнаһкярлар, фаразан, хөкем алдында, фаразан, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән, хуш, фаразан, ташка әверелгәннәр.
Картлар. Кара син аны, ташка, диең, ә?
Мөәззин. Ташка әверелү эшмени. Шуның шикелле хәзрәти Исхак заманында уйнашчыларның берсе ишәккә, берсе тәвәгә әверелгән дигән сүзләр дә бар китапларда. Аның өчен бу гөнаһ – гөнаһларның иң әшәкесе. Хәшәбе инде. Шуның шикелле, бу хәшәпләрне дә Аллаһы Тәгалә хәзрәте, хәзрәт әйткәнчә, ни эшләргә дә кодрәте бар. Ташка түгел, агачка әйләнүләре дә мөмкин!
Староста. Ибраһим, син саклаган чакта, телләре СКАЧАТЬ
11
Шәргъ – шәригать.
12
Мәгъюбә – гаепләнүче хатын-кыз.
13
Сөкүт – эндәшмәү.
14
Шәрган – шәригать буенча.