Название: Пьесалар / Пьесы
Автор: Карим Тинчурин
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Драматургия
isbn: 978-5-298-04198-0
isbn:
Салих. Нәрсә соң ул алай?
Ибраһим. Теге фәрештә бармагы дисезме әле – фифирус.
Салих. Кеше күрер бит.
Ибраһим. Мин җиң эченә тыгып кына, менә болай гына.
Салих. Янымда юк.
Ибраһим. Өйдә бармы?
Салих. Бар. Иренмәсәң, барып алып кил.
Ибраһим. Каян табармын мин аны?
Салих. Ападан сорарсың. Тәрәзә башында дисәң табып бирер.
Ибраһим. Ә боларны нишлибез соң? Качарлар бит.
Салих. Син килгәнче, мин каравыллап торырмын. Тизрәк кил. Минем намазга кадәр хәзрәткә барасым бар.
Ибраһим. Очып кына килермен. Кара аны, шәкерт, кача-нитә башласалар, шул күсәк белән башларына бәр. Староста үзе шулай диде.
Салих. Ярый, ярый. Бар тизрәк бул. Шырпысын да онытма!
Ибраһим. Тәрәзә башында, дисеңме?
Салих. Әйе.
Ибраһим. Яхшы карый күр үзләрен! (Чыга.)
Салих. Йә, бар! (Ильяс белән Мөршидә янына килә.) Йә күгәрченнәр, эшләр начар бит: намаздан чыгуга, хәзрәтләр, картлар халык алдында сезне хөкем итәчәкләр, ә ул хөкемнең нәтиҗәсе нәрсә буласы үзегезгә мәгълүм инде. Йә, әйдәгез, миңа булышыгыз!
Ильяс. Әйдә, качыйк тизрәк!
Салих. Ярамый. Ул чагында мине харап итәсез. Аннан урамнарда, тирә-якларда каравыллар куелган. Үзегез дә инде, мәчеттән башка җир таба алмагансыз. Син, Ильяс, чишен, хәзер чишен!
Ильяс. Нәрсә?
Салих. Күп шапырдама, чишен дигәч чишен! Ә син, Мөршидә туташ, менә бу бүрәнәгә шушы күлмәкне киерт!.. Тизрәк маташыгыз! Менә шулай, менә шулай… Яулыгыгызны башына ябыгыз! Менә шулай… Тизрәк маташыгыз!.. Чү… киләләр!.. Качыгыз! Манарага! Манарага!.. Качыгыз!
Ильяс белән Мөршидә качалар.
III күренеш
Салих, Ибраһим, халык.
Ибраһим (йөгереп кереп). Картлар намазга киләләр… Кая, бир күсәкне!
Оркестр «Тәкый гаҗәп» көен уйный.
Намаз халкы.
Һәр мөэмин хак мөселманның җилкәсендә
Кырык бер фарыз, җитмеш җиде сөннәт булыр, дигән.
Дәхи аның бишмәтенең кесәсендә.
Чүпрәге йөрер, дигән имди. Әптч! Ху-ху-ху-тфү!..
Салих. Мөәззин бабай, мәшәкатьләнеп манарага менеп азан әйтмә, мин азан әйттем инде.
Мөәззин. Бәрәкалла, шәкерт, бәрәкалла!
Староста. Ибраһим энем, халык килсә, безнең намаздан чыкканны көтсеннәр. Бу оятсызларга хөкем булачак. (Мәчеткә керә.)
IV күренеш
Ибраһим. Ярый, Саттар агай. (Карачкыларга карап.) Менә, җүнсезләр, үзегезгә хәзер хөкем булыр. Ни йөзегез белән картлар алдында торырсыз? (Егеткә төртеп.) Синең инде иманың да, оятың да юк. Син чуваш инде. (Кызга.) Ә син, мөселман башың белән, чуваштан башка кеше таба алмадыңмы, җүнсез! Әнә күрәсез, яхшы кешеләр намаз укыйлар. Аллага гыйбадәт кылалар. Ә сез монда, агач төсле, катып торасыз, йә, әйтегез әле, ни йөз белән картларга күренмәкче буласыз? Йә, хуш, ни йөзегез белән муллалар, СКАЧАТЬ