Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан страница 7

СКАЧАТЬ хәлендә ташлап китә алмыйча, дүрт-биш көнен абый янында үткәргән. Ләкин абыйның хәле җиңеләймәгән. Ахырда, квартир хуҗалары врач чакыртып, больницага салганнар. Әни соңгы пароходка чак эләккән.

      – Ходаем! Ул шәһәрләрендә ничек яшиләрдер?.. Урамнары күп. Өй буеннан йөри торган юллары да Актанышныкы төсле такта гына түгел – таш!.. Ул кеше, ул кеше!.. Базар көнмени!.. Ул фатирлары котсыз, үзе салкын. Өемдә булсам, тимер мичләремә ягып җибәрерием диеп, салкын фатирларында туңып яттым. Ходай авылымнан аермасын… – дип, җаны өшеп кайткан иде әнинең.

      Ул кышны Хәвадис абый Уфа тубдиспансерында үткәрде.

      Шулай итеп, укуга дип аткан беренче угыбыз ташка тиде.

      4

      Ул кышны без өйдә дә зур зыян күрдек. Сыерыбыз бозау салды. Инде картаюы да җиткән иде. Карт мал барыбер кеше булмый инде ул дип, бер ай ашаттык та декабрьнең башы белән суйдык. Якшәмбе саен әни базарга бәләкәй чана тартып ит сатарга бара. Ләкин ит үтми – өч атна рәттән барып яртысы да сатылмады. Тик Яңа ел алды якшәмбесендә генә (декабрьнең егерме тугызы иде) буш чанасын җилтерәтеп, куанып кайтып керде әни.

      – Кайгың сатып шатлык ал, дип әйткәннәр борынгылар. Менә бит, кырык тәңкәдән кулга да тигермәделәр! Егерме еллык ачлык килгәнмени! «Апа, тагы юкмы» да «тагы юкмы» дип, бүлнис марҗалары теңкәмне корытты», – дип, әни ул көнге базарны сөйләп бетерә алмады.

      Ә январь башында акча алмашынды. Акча төште, ә базарда бәяләр төшмәде.

      Җитмәсә, кинәт җылытып җибәрде. Көнбатыш тарафтан, язгы көндәй яшәреп, болыт килеп чыкты да, күк күкрәп, ләйсәндәй яңгыр ява башлады. Ике көн буена сеңеп яуды яңгыр. Дөньяга су-сөл калкып, юллар билдән измәгә әйләнде. Әбиләр моны да заман ахырына китереп бәйләделәр: «Тәкый гаҗәб хәлләри вар»[13] – дип, ил өстенә афәт килүен юрый башладылар. Илгә түгел, безнең өйгә килде афәт.

      Ярты сыер сатып, тегеңә-моңа тоткалаганнан кимеп калган мең ярым акчаны, үзем авыл советына барып, йөз илле сумга алмаштырып кайттым. Гел кызыл унлык биргәннәр иде. Базар йөреп ит сатканда һәр тиенен кат-кат санап тоткан әни бу акчаларны санамады да; бер-берсенә ябышып торган өр-яңа унбиш унлыкны бер акчадай берьюлы учына куйды да күзен текәп тик катты. Чоланда җебеп сүле аккан, суытып җибәрү белән кәкрәеп каткан ит ята; әни кулында – күз каргамаслык кына акча – зурларның тәти кәгазе. Суяр алдыннан сыер безгә, күзен тутырып, берәм-берәм мөлдерәп карап чыккан иде, шуның яшьләре хәзер әни күзеннән тамды…

      – Бар да бер Ходайдан, – диде әни ахыр. – Алга килгәнне күз күрми калмас.

      Кырык җиденче елга шулай кердек. Колхозның да хәлләре әйбәт түгел. Иң зур афәт үтте – дошманны җиргә салып, күкрәгенә бастык. Инде тыныч дөньяга, ләкин чабата белән оегы да юк өйләргә кайтасы солдатлар кайтып бетте диярлек. Базарда ирләр күренеп күбәйде, әмма безнең авылның фронтка киткән йөз алтмыш кешесеннән кайтканы унбишкә дә тулмады. Колхозны бер-ике ел эчендә аякка бастырырбыз дип авыз да ачасы юк иде. Өстәвенә сугыш елларында эшне аркылы СКАЧАТЬ



<p>13</p>

Тагы да гаҗәп хәлләре бар. Көйләп язылган «Ахырзаман» китабындагы һәр куплет шушы сүзләр белән тәмамлана.