Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан страница 3

СКАЧАТЬ rel="nofollow" href="#n6" type="note">[6]. Сугыш чорында да рухы сынмаган халыкның күңеле көр, күтәренке. Клубта да, мәҗлестә дә: «Күтәренке күңел белән үтсен безнең гомерләр», – дип җырлыйлар. Гармун – Хәвадис абый кулында. Без килгәнче берәрсе уйнап утырса, без ишектән күренү белән:

      – Җитте, апай, такта ярма, – дип, кулыннан шундук гармунын алалар да абыйга китереп тоттыралар. Ул уйный башлады исә, клубның идәннәрен сыгып, сындыра язып бииләр иде!..

      2

      Хәвадис абыйның чире онытылып тору өстенә, кырык алтынчы елның алмалар чәчәк аткан бервакытны, хәрби хезмәтләрен дәвам иттергән ике зур абый, бер-берсенә алдан хат язышып, бер-бер артлы гына отпускыга кайтып төштеләр. Берсе – старшина, берсе – кече лейтенант. Ярый ул. Киткәндә икесенә ике авыз сүз русча белмәгән малайларга бик җиткән. Дәрәҗәсе нигә аның? Әнә бит тәннәренә пуля түгел, шырпы да тими кайтканнар!

      Сугышта кайсының ире, кайсының улы, кайсының улы да, ире дә үлеп, ачы ялгызлыкта шомланып яшәгән апалар, безнең абыйлар белән елый-елый күрешкәндә, шатлык яшен яулык очы белән генә сөртеп торган әнигә сүз каталар:

      – И Маһисәрвәр җингәчәкәй! Берсе-берсе кешенең ике баласына тиң баш балаң да исән бит! Нинди догалар укыдың без белмәгән?!

      – Әйтмә дә инде, әйтмә дә! Аталары Солтан абзый мәрхүмнең әүлиядай изге җаны өсләрендә фирештә булып очып йөргәндер инде. Башкайларның исән булуы Сөләйман пигамбәр дәүләтеннән дә зуррак байлык шул!.. – диләр.

      Кан чирендә[7] карты, сугышта өч улы үлгән, инде үзе дә коры яфрак төсле кипкән Чибәр әби генә дөньяда гамәле беткән бер тавыш белән әйтә куйды:

      – Бәндәләрнең тәкъдире, үзләре туганчы ук, ләүхелмәхфузгә[8] язып куелган. Кырык ел кырылыш булса да, әҗәле җиткәннәр генә үлә дигән…

      Аның сүзе барысына да бик нык тәэсир итте.

      Күкрәгенә сөлектәй шатлык ябышкан әни генә:

      – Улларымның кулыннан туфрак насыйп иткәндер инде, Аллага шөкер! – дип, ак яулык очын тагы күзенә китерде.

      Май ахыры иде инде. Сабан беткәннең икенче көнендә абыйларга дип атап куйган бүлтерек тәкәне суеп, туган-тулпы, күрше-күләнне җыйдык. Сугыш елында нигезләре белән беткән сул як күршебезнең чияләре азып, безнең түр бакчаны басып килә иде инде; тактадан озын өстәл сугып, чия арасына табын корып җибәрдек. Кыстый-кыстый кунак итеш башланып китте. Бер-ике стакан ачы бал эчеп алгач, иткә тотындылар.

      Әдрән белән минем алда да өстендә колмак чүбе йөзеп йөргән кызгылт бал тора иде. Безнең эчми утырганны шундук күреп алган Раббани абый:

      – Бәй, сез нишләп эчмисез әле, апайлар? – дип, яныбызга килеп җитте.

      – Аз гына эчегез, туганкайларым, эчегез. Бал гына ул, – дип, Мирза абый да безнең иңбашлардан кочып алды.

      Без ык-мык килеп баш тартырга итеп карадык, ләкин ихтыярга куймадылар. Өстәл янында әни юк. «Эчкән табынга утырмыйм, Аллам сакласын!» – дип, өй белән ике арада гына йөри. Зур абый минем янга, Мирза абый Әдрән янына баскан – инде стаканнарны авызга ук СКАЧАТЬ



<p>7</p>

Көз жирдә калган башакны яз жыеп ашап, агуланып үлүчеләр күп булды. Кан косып үлгәнлектән, «кан чире» диделәр.

<p>8</p>

Кешеләрнең язмышы язылган такта.