Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан страница 4

СКАЧАТЬ хром итек кигән хәлле егетләр… Барысы безгә юл сабып, читкә чыгып кала. Көн чалт аяз. Кояш иртәдән үк текәп кыздыра башлады. Без барасы базарлы авылның әллә кайлардан күренеп торган ике җил тегермәне дә әйләнми – үлән өстен сыйпап үтәрлек тә җил юк; баш өстендә эленеп торган тургайлар да җил юклыктан селкенмидер сыман иде.

      Ике якта да – буынга сикергән арыш басуы. Тик, аларга карасаң, күңелләргә тургай моңыдай сөенеч агылып керми. Бездә генә түгел, бөтен районда дип әйттеләр, быел арыш бик начар: кыш башында ук ишелеп яуган кар кинәт эреп, башта җир өсте күлдәй су булды, аннары кинәт туңдырып җибәреп, уҗымнарны төбе-тамыры белән йолкып алды. Әнә хәзер кара җирдә, коелып бетмәгән ябага шикелле, утрау-утрау гына яшькелт арыш үсеп утыра. Ел тагын авыр киләчәк. Моны уйласаң, юл тулы халык алдында, шәп атлар җигеп, гармуннар уйнап барасы да түгел. Ләкин бүгенгедәй шатлыклы көнне эчкә шом саласы килми. Иң авыры инде артта калды, хәзер илдә иминлек – үлмәбез. Халык шулай ди, илдә булсын, ди. Шулай булгач, ник ул тикле пошынырга? Без биш туган – бишебез дә исән! Сугыштан соң мондый бәхет кайсы өйдә бар иде?!

      Ничә ел үзебезнең кызларга сусаган, үзебезчә түгелеп бер сөйләшүне тансык иткән ике абый юлда күзләренә хуш килгән ике сылукайны, үрелеп кенә алып, яннарына утырттылар. Ике кыз ике абый кочагында эределәр генә – җылы икмәккә май яктылармыни! Хәвадис абый да күзе төшкәннәргә күз кысып бара, – җиде-сигез авыл йөргән бу юлда аны белмәгән бер кыз юк, – абый бер кочагын җәйсә, унысы бергә суырылып килергә тора иде. Миңа да унҗиденче яшь. Мин түгел инде, энекәш тә җитеп килә. Безнең буебызга карап, безгә берәү дә үз яшебезне бирми, ике-өч яшькә зурайтып әйтә, димәк ки, Әдрән дә инде үзеннән ике-өч яшькә олырак кызлар янында бик тиң чуала иде.

      Шулай уйнап-көлеп базарлы авылга барып җиттек. Авыл зур – биш урамга җиде йөз йорт. Базарга үзәк урамнан да, авыл читеннән дә барып була. Без авыл читеннән китмәдек, борак оныдай[10] тузан баскан йомшак басу юлыннан чуерташлы каты юлга менеп, үзәк урамның үзеннән киттек. Атны да без Тимершәех абый үзе төшә торган өй ихатасына кертеп тугардык. Аннары кызлар белән, җидәүләшеп, таш чиркәүле, ике таш кибетле, ашханәле мәйданнан борылып, ике якка да бердәй агылган халыкны ера-ера, базар эченә кердек. Базар биек койма белән уратып алынган чигенә генә сыймый, давыл килгән Агыйдел өстедәй чайкала, гөжли; эче дә тулы, тышы да тулы кеше иде.

      Ике абый кочаклап килгән кызларына ат тешедәй эре-эре көнбагыш алып бирделәр дә:

      – Инде адашмассыз, үскәнкәйләр. Барыгыз, базар йөрегез, – дип, бал эчәргә киттеләр.

      Бер буй сузылган такта ларёкларда рәттән балдыр, аракыдыр саталар иде. Өстендә кәрәз чүбе йөзеп йөргән чын балы да, шикәр балы да, бузасы да күп иде ул базарда.

      Раббани абый бал сайлап, берәрне эчеп кенә бетергәндә, безне әти мәрхүмнең дусты, үзебезнең Шәрифулла абзый кычкырып алды.

      – Сез нишләп алай, акчалар түләп, ул кешенең череп беткән балын эчеп торасыз? Мин бит моннан беркая да китмәгән… – дип, исәнләшү урынына үпкәсен әйтте.

      – Без туп-туры синең янга киләдериек, Бал абзый, – диде Раббани абый.

СКАЧАТЬ



<p>10</p>

Тегермән тартканда стеналарына кунган он тузаны.