Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан страница 38

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Безнең якта мәрхүмнең өчесен, җидесен… үлгән көннән алып үткәрәләр. Иртәгесен без дә Хәвадис абыйның өчесен үткәрдек. Без балачакта ук сиксән яшендә булган Разетдин бабай ап-ак кәҗә сакалын калтыратып бер мәкамсез[24] Коръән укый башлагач, Хәвадис абый сүзе исемә төшеп, күңелемә җылы бер сагыш кагылып китте. Бервакыт шулай, бик күптән инде, мәрхүм абый: «Коръәнне «Шахта» көенә укып буламы?» – дип, Разетдин бабайның һушын алган иде.

      Хәзер үзе булса, ни әйтер иде икән?..

      Мин юкта килен булып төшкән Тәрҗимә безнең өйдә бөтенләй үз булып беткән. Ләкин миңа аның, өлкән апаларча, күлмәк итәкләрен ике яклап күтәртеп куеп, олы гәүдәсе белән карчыкларга аш ташып йөрүе әллә ничек мәзәк тоела иде. Разетдин бабай әбиләр арасында утырмады, тиз-тиз генә ашын ашап, бер чынаяк чәй эчте дә чыгып китте. Әбиләр утыра калды.

      Әни, күзен сөртә-сөртә, Хәвадис абыйның үлемен сөйли башлады:

      – Уфадан кайткач, көнләп түгел, сәгатьләп сызды, балам. Әртислегенә дә чыга алмады. Терелеп түгел, йөрәкләнеп кенә кайткан икән бүлнисеннән дә. «Бүлнис куйкыларында үлгәнче…» – диде. Вафатына ике генә көн кала: «Тукай яшенә дә җитми үләм инде, әни, – дип җылады. – Дөньяда исемем калырлык эш тә кыла алмадым, ичмаса, үлемнең дә үкенечлесе шул», – дип, башларын салындырып утырды. Җәзилә кодачаның ире асылынгач та бик әрнегән иде. Ике сүзнең берендә: «Нигә бу тап-таза кешеләр үзләренең газиз җаннарына кул салалар икән? Яшәүнең кадерләрен нишләп белмиләр икән?..» – дип, бигрәкләр дә уфтанганые, балакаем.

      Конец ознакомительного фрагмента.

      Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

      Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

      Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

      Примечания

      1

      25 гыйнвардан 6 мартка кадәр була торган салкыннар.

      2

      «Емельян Пугачёв явы» дигәннән калган.

      3

      Татарстанның Минзәлә, Башкортстанның төньяк-көнбатыш татарлары «апай» дип үзеннән кече яшьтәге кызына да, малаена да әйтәләр.

      4

      Бизгәк авыруы. Әүвәле, бизгәк тотканда, тизрәк җибәрсен өчен, ишек-тәрәзәдән иске чабата ыргыта торган булганнар.

      5

      Чашка, чынаяк. Формасының йомры булуыннан телгә кереп киткән.

      6

      «Вечер» дигән сүздән.

      7

      Көз жирдә калган башакны яз жыеп ашап, агуланып үлүчеләр күп булды. Кан косып үлгәнлектән, «кан чире» диделәр.

      8

      Кешеләрнең язмышы язылган СКАЧАТЬ



<p>24</p>

Мәкам (гар.) – «көй», мотив, тон.