Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан страница 34

СКАЧАТЬ сорамагач, кайлардан беләсең инде аны! Җәзиләдән җиде-сигез яшькә зур иде. Бик нык көнләшә, диләр иде. Ә минемчә, бар сәбәбе – эчү генә. Яңа ел алдыннан ай буе эшкә дә чыкмый эчеп йөргән, диделәр. Шул, Яңа ел төнендә чоланга кергән дә матчага менеп асылынган… Муенында нәзек кенә трос, ди. Гәүдәгә бик таза иде, мондый гына бау өзелер дип уйлагандыр инде…

      Хәвадис абый, тыны бетеп, тукталып торды. Күзе миндә түгел, еракта иде. Аннары ул сулышы җитмәс тавыш белән:

      – Их, тазалыгын миңа биреп калдырган булса! Белер идем кадерләрен!.. – диде.

      Бу сүзе бәгырьләрне тырнап үтте – мин өнсез калдым. Ярый әле үзе коткарды:

      – Мирза абыйлар ничек яши соң анда?

      Теленнән «үлем» сүзе төшүгә сөенеп, тиз генә җавап бирдем:

      – Мирза абыйлар яхшы яши алар! Карап туймаслык яшиләр. Ул син Нилүфәр җиңгине күрсәң икән!..

      Шуннан мин абыйларны сөйләп киттем.

      Инде икенче кабатка сестра килеп, иңсәмә кулын тидергәч кенә, ашыгып урынымнан кузгалдым.

      Хәвадис абый:

      – Икенче килгәндә миңа Тукай шигырьләрен алып кил әле, – дип калды.

      Шул көннән алып мин һәр якшәмбедә Хәвадис абый янына килә башладым. Мондый көннәрдә мин, вакыт булганда гына килеп, дежурный аша җимештер-нидер генә биреп китсәм, якшәмбедә инде янына кереп, иркенләп утыра идем.

      Тукай китабы өчен махсус республика көтепханәсенә барып язылдым.

      Абый мине сагынып, түземсезләнеп көтеп ала. Больницада үткән гомерен дә мин килүдән мин килүгә, атналап саный; ләкин аның өчен ул атна газаплы бер айга тиң булса, минем өчен – атна юк: минем көннәрем эштә, иректә, мәхәббәт ләззәтендә җилдәй исеп кенә үтә иде.

      Эш бетүгә, мин Любовь Васильевна янына барып җитәм. Бүлмәсендә кеше булмаса, мин ишектән керү белән, сикереп торып, каршыма килә, буема үрелеп, битемнән йә иренемнән үбеп ала. Ә мин аның, ике кулым белән ике яңагыннан тотып, ике каш арасыннан үбәм. Үпкән саен, әнием сүзе искә төшә: «Сөләймән пигамбәр, улын яуга озатканда, ике каш арасыннан үпкән, бу безгә шуннан калган», – дип әйтә торган иде. Мин дә, Любовь Васильевнаны үпкәндә, үземне чал сакаллы Сөләймән пәйгамбәр итеп тоям – миңа бу кызык та, рәхәт тә иде.

      Өйгә кайткач, без Яңа ел төне булмаган да төсле йөрибез. Ләкин мин Клавдия Михайловна әби күзенә карый алмыйм. Чөнки ул бу кадәр эшне сизми калырга тиеш түгел сыман, – кашын күтәреп, күзлек өстеннән бер карап куйса, битем яна башлап, күзем аска төшә иде. Тик – бәхетем! – аның миңа булган мөнәсәбәте үзгәрмәде. Йә ул берни белми, йә белеп тә хуплый иде.

      Без аның белән буш сәгатьләрдә бик озаклап, нәсел- нәсәпләргә кадәр актарып, сөйләшеп утыра торган булып киттек. Ул үзенең гимназиядә укыган вакытларын, Крупская белән Калинин бабайны күргәннәрен сөйли. Ни генә булмасын, аның миңа шелтәсе юклык сөюемне газаплы итми иде.

      Ләкин вөҗданым газапсыз да түгел: башым-күзем белән мәхәббәткә йотыла барган саен, әни белән абыйлар ныграк искә төшә башлады. Алар ни әйтер? Минем бу хәл Агыйделгә аткан таш түгел – берзаман чагачак. Раббани СКАЧАТЬ