Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан страница 37

СКАЧАТЬ алдагы көннәрем караңгыланып, иртәгә, киләсе елга дигән юлыма сузылып, кичке шәүлә төшкәндәй булды.

      Хәвадис абый нәкъ менә рухымның шушы хәлен сизгән иде инде.

      Ләкин бу чарасыз хәлемне аңа сөйли, аңлатып бирер- гә тартынам, кыенсынам. Ул авырып ятканда минем башны-күзне ташлап өйләнергә йөрүем килешеп үк бетмәс сыман иде. Кемне яратуым йә кемгә өйләнүем абый эше булмаса да, киңәш сорау, әлбәттә, кирәк иде. Ләкин киңәш белән барсаң, иң элек – өйләнүгә һич каршы булмаган хәлдә дә – «Кая? Кем? Күрсәт!» диячәк иде. Ә минем Любовь Васильевнаны ул диспансерга алып барасым килми – күңелем тартмый: әллә нинди авыру йөзләр, өмете өзек күзләр күргәч, мәхәббәтнең яме китәр сыман иде. «Менә үзе чыгар, шунда күрер» дип, алга йөгермәскә булдым.

      Хәвадис абыйны апрель азагында чыгардылар. Яз бик иртә килеп, җирләр кибеп беткән чак иде. Егерме дүртендәме, инде Уфадан Казанга беренче пароход төшеп китте. Хәвадис абый анысына өлгерә алмады, икенчесенә калды. Мин дә, Любовь Васильевна да:

      – Май бәйрәмен бәйрәм итеп китәрсең, – дип кыстап карасак та, җавабы «юк» кына иде.

      – Бәйрәм килер дә, китеп тә барыр, минем өчен генә Уфада туктап тормас, – дип, берне генә кунды да икенче көнне кайтып та китте.

      Көн бик җылы, ә су шулкадәр күп – җәй көне җәһәннәм төбендә торган дебаркадер ярның иң югары билгесендә – вокзал рестораны тигезлегендә тора иде. Әле вакыт бар иде, без ресторанга кердек. Ул да нәкъ су өстендә сыман, тәрәзәсеннән аргы яктагы, билдән суда басып торган карт тирәкләр күренә, су буе салкын, пассажирлар күп түгел иде.

      – Абый, син миңа фатихаңны бирмәдең бит әле, – дидем мин.

      – Риза түгел, дисең бит…

      – Ә риза булса?

      – Риза булмавы, бәлки, әйбәттер дә.

      – Нигә?

      – Өйләнү ул икеңә бер читлек ясау инде ул. Бу яшеңнән читлеккә кермәсәң иде.

      – Абый, мин бит аны яратам!..

      – Мәхәббәт ул җылан авызына да кертә, диләр. Ә син әнине уйладыңмы соң? Әни дә бар бит әле! Дини кар- чык – ул ни әйтер? Нәселдә булмаганны димәсме? Фатиханы миннән түгел, аңардан сорау кирәк иде.

      – Ярый, алайса, бу сүзне ташлыйк, – дидем мин. – Тик үтенәм: ике арада гына калсын.

      – Борчылма, туганым. Миндәге – кабердә булыр.

      – Инде аерылышканда да сөйләмә әле шул каберне!..

      Ул арада пассажирларны утырта башладылар. Мин Хәвадис абыйны каютасына кертеп урнаштырдым да, китәр вакыты җиткәч, хушлашып, дебаркадерга чыктым. Абый да икенче кат палубасына чыгып басты. Пароход өзеп-өзеп өчне кычкырткач:

      – Йә, күрешә алмасак, бәхил бул, Сирин апай!.. – диде.

      Авызын чак кына ачып, көлгәндәге сыман итеп, керфек тә какмый минем күземә йотылды. Ә күзләреннән тулып яшь ага иде.

      – Юкны сөйләмә әле, юкны сөйләмә!.. – дип кычкырдым мин.

      Ул минем сүзне ишетмәде дә кебек. Пароход түгел, мин китеп барган төсле тоелганда:

      – Йә, бәхил бул!.. – дип, СКАЧАТЬ