Кайту. Марат Кәбиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кайту - Марат Кәбиров страница 7

СКАЧАТЬ аңлый иде. Ул үзе дә шундыйрак язмыш кичергән, аларча фикер йөрткән һәм ниндидер үзгәрешләр көткән кеше иде. Сугышны шатланып каршылавы да батырлыклар кылып калу ниятеннән түгел, ә тормыш рәвешенең үзгәрүен өмет итүдән иде. Кем белә, яңа власть килсә, бәлки, әтисен дә азат итәрләр, әнисе дә гел күзәтү астында булмас…

      Әлеге хисләренең хаклыгын дәлилләргә теләгәндәй, Тәнзиләнең уйлары үткәннәргә юлланды, фаҗига башланган көнгә кайттты. Тәнзилә өчен ул әтисен алып киткән мәлдән башланды.

      4

      Тәнзиләләрдән ерак түгел генә елга ага. Кечкенә ул үзе, исемен дә белүче юк, барсы да елга дип йөртә. Авыл читеннән узган Зуръелганың бер чаты бугай инде. Менә шул елга буенда вак ком тулып ята. Комлык алар өчен хөрриятнең үзе шикелле, әллә нинди уеннар уйнап бетерәләр, әллә ниләр төзиләр. Ул чакта өйле уйныйлар иде. Күптән инде бу, Тәнзиләнең бәләкәй чагында ук. Өч… Юк, дүрт елга якын вакыт үткән. Тәнзилә үз өенең олы ягын бизәп маташканда, Катя кычкырып җибәрде:

      – Кызлар, карагыз әле!

      Кызларның барсы да ул күрсәткән якка борылды. Кап-кара булып ялтырап торган җиңел машина күпергә якынлаша иде. Тәнзиләнең мондыйны беренче тапкыр күрүе, авылдагы шалтыр-пылтыр килеп калтырап йөри торган бердәнбер полуторкадан башканы күргәне юк. Ул өнсез калып күзәтергә тотынды. Оля да, Катя да шундый ук хәлдә иделәр бугай. Бары тик Наташа гына баскан урынында талпына-талпына үз белеме белән шаккаттырырга ашыкты:

      – Эмка бит бу! Эмка! Минем моны күргән бар әти белән шәһәргә баргач.

      Тәнзилә йөзен сытып куйды. Аның эмка дигән нәрсәне дә, шушындый машиналар йөри торган зур шәһәрне дә күргәне юк иде. Кызларның барсы да көнләшү катыш сокланулы карашларын Наташага төбәде. Ә Наташа һаман:

      – Эмка бу, эмка! – дип кабатлады.

      Вәт, чукынган нәрсә, ә… Исемен дә белә бит әле! Эмка, имеш. Күргәне бар, имеш. Юк инде, моңа түзеп торып булмый.

      – Ә минем утырып та йөргән бар, – диде Тәнзилә исе китмәгәнгә салынып, һәм ахирәтләренең шикле карашын тоеп өстәп куйды, – Болар безнең туганнар.

      Кызларның күзләре маңгайларына менде, тик бераздан урыннарына төшеп утырды да йөзләрендә елмаю пәйда булды. Мәсхәрә үк түгел инде, шикләнүле елмаю, ә тагы да дөресрәге ышанмауны аңлатучы елмаю. Тәнзилә әлегә хәреф танымый иде, әмма кызларның йөзен ул китап кебек итеп укыды. Ышанмыйлар.

      – Шыттырасың син, – диде Ольга күзләрен чекерәйтеп, – Туганнарыгыз булса, сезгә туктарлар…

      Ул сүзен әйтеп бетерәлмичә күзләрен акайтып тынып калды. Берчә ахирәтләренә, берчә Тәнзиләгә карап алды да кабат машинага төбәлде.

      – Вәт, сиңа мә!

      Машина күперне чыгып бераз барды да Тәнзиләләрнең капка төбенә барып туктады. Аннан өч кеше төшеп капкага юнәлде, бераздан хәрби киемле кеше дә төште һәм машина ишеге төбенә басып тәмәке тартырга тотынды.

      – Әйдә, тагын утырып күрсәт шул машинага, – дип астыртын елмайды Наташа, – Туганнарыгыз булгач.

      Тәнзилә СКАЧАТЬ