Кайту. Марат Кәбиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кайту - Марат Кәбиров страница 3

СКАЧАТЬ дип кайтып киттегез мени кояш та батмас борын? Бүген төшкә кадәр эшләп бетерегез. Үзем барып тикшерәм. Төшкә кадәр бетмәсә, начар эшләнгән булса, труддин дә юк сезгә, икмәк тә юк. Эшләмисез икән, ашамыйсыз. Ятыгыз, әнә, кәҗә тәкәгезнең фәлән нәрсәсен суырып. Аңладыгызмы? Бүген дә кичәге эшегезгә чыгасыз. Ярты сәгатьтән шунда булмыйсыз икән, кичәге труддинегезне сызып ташлыйм, анагызны сатыйм нәрсәләр.

      Шуннан ул икенче йортка күчә. Кереп ишекләрен дөбердәтә, үзе кычкыра:

      – Нәрсә, көпә-көндез ишек элеп утырасыз? Төрмәдәге кебек. Төрмәне сагынсагыз, хәзер чакыртам кирәкле кешеләрен. Фәлән нәрсәгездән сөйрәп алып китәрләр. Ачыгыз ишегегезне! Кем бара бүген сезнең өчен колхоз эшенә? Кара син аны, киенмәгәннәр дә бит алар, ялкау тәреләр. Дөньяның бөтен ялкауларын җыеп, урман эчендәге Үләт базына илтеп ташлыйсы гына калды хәзер. Эшкә чыга беләсезме сез, эт җаннар? Или сезнең өчен аксак аягым белән мин селкенеп йөримме? Тиз генә басуга менегез. Чүп утарга кирәк. Чүпнең иң уңган җирен сезнең өчен калдырдым, тәмуг кисәүләре. Бүген кичкә эшләп чыксагыз икеләтә труддин язам, булдыра алмасагыз – дүртләтә кисәм. Күтегезне кулыгызга тотыгыз да тиз генә басуга элдертегез. Бер аягыгыз монда, икенчесе тегендә булсын.

      Хуҗаларны шулай аякка бастырып, эш кушкач, чираттагы йортка күчә. Авызындагын эт җыярлык түгел инде аның. Тик беркем дә каршы төшми, аркылы сүз әйтми. Аның сүзләрен тыңлый-тыңлый җыеналар да эшкә чыгып китәләр. Чөнки Барбос кабәхать телле булса да яхшы күңелле кеше. Үз эшчеләрен колхоз рәисеннән дә, районнан килгән түрәләрдән дә рәнҗеттермәскә тырыша. Гаебе булганнарны да яклап калырга җай эзли.

      Бер мәлне үрге оч Зәйнәп апа бер уч бодай урлап тотылгач та шушы Барбос төрмәдән алып калды.

      – Гаебе юк аның. Мин алырга рөхсәт иттем, – диде ул районнан килгән түрәгә, – Әнкәсе үлем хәлендә, берсеннән-берсе кечкенә биш баласы бар. Ачыгалар. Күрәләтә үтерергә мени аларны? Мин дөрес эшләвемә шикләнмим. Икенче көнне Зәйнәп планын икеләтә арттырып үтәде.

      – Дәүләт милкен үз белдегегез белән таратырга сезнең хакыгыз юк, – дип каршы төште район түрәсе, – Сезгә андый хокук бирелмәгән.

      Барбосның моңа исе дә китмәде:

      – Бу дәүләт милке түгел, – диде ул корыч тавыш белән, – Бу аның труддингә бирелә торган икмәге хисабына.

      Авыл халкының Барбос яклы икәнен сизенгән район түрәсе сүз озайтып тормады, юл куярга булды. Шул хакта сүзен әйткәч, халык та аны алкышлады. Ә Барбос ул труддин икмәге хисабына дип болай гына әйтә инде, алып калмый, аның ише нәрсәләр белән вакланып тормый. Шуңа авыл халкы аны санга суга, нинди начар сүзләр белән генә сүксә дә карышмый, ул әйткәнне тыңлый. Район түрәләре дә артык бәйләнеп бармый, чөнки колхозның күрсәткечләре яхшы.

      Ә Барбос көн саен кояш чыгыр чыкмастан авыл очында пәйда була. Һәм авыл халкын уятып эшкә җибәрә. Аннан соң үзе дә басу-кырларга, көтүлекләргә барып эшчеләренең хәл-әхвәлен белешә, проблемалары булса хәл итә, тәртип бозсалар эт итеп сүгеп китә.

      Ләкин СКАЧАТЬ