Название: Кайту
Автор: Марат Кәбиров
Издательство: ЛитРес: Самиздат
Жанр: Историческая литература
isbn:
isbn:
Надя шкаф янына барып тагын нәрсәләрдер актарырга кереште.
– Тамагың ачмы? – диде ул бераздан һәм бер сынык икмәк тоттырды, – Шушында гына аша, тегеләр күрмәсен. Аннан эшне дәвам итәрбез.
Тәнзилә бер Надяга, бер икмәккә карап алды.
– Аша, аша… – Дип елмайды хатын, – Монда сиңа әти-әниең юк.
Тәнзилә икмәкне алып ашарга тотынды. Шул арада үзе:
– Ә без кайда? – дип кызыксынды.
– Балалар йортында, – Надя көрсенеп куйды, – Авыллардан җыеп шушында китерәләр. Аннан төяп зур шәһәрләрнең приемнигына озаталар. Моны беркемгә дә әйтмә, үзең генә бел.
Чәчен такырга алса да Надя әйбәт иде. Әнә ич, икмәк бирде, сер бүлешә…
– Монда тормыш аяусыз, – дип дәвам итте Надя, – Балалар ике төркемгә бүленә. Берсендә – җинаятьчеләрнең балалары. Алар тәртипсез, сугышырга, әйбереңне талап алырга, кимсетергә генә торалар, моңа тәрбиячеләр дә ирек куя. Икечесе – сәяси тоткыннарның балалары. Алар тыныч, үзара тату яши. Тик аларны тәрбиячеләр дә, җинаятьче балалары да кимсетә. Бәйләнәләр икән, җавап кайтар. Җебеп торсаң, тагы рәнҗетәчәкләр. Сиңа сугалар икән, үзең дә сук. Монда шунсыз булмый…
Тәнзилә аның һәр сүзен сеңдерергә тырышып тыңлады. Һәм үзенең коточкыч урынга эләгүен аңлап телсез калды. Надя дәвам итте:
– Ә тәрбиячеләр белән киресенчә, тыңлашырга кирәк. Җавап кайтармаска, күзләренә бик күренмәскә. Сәяси тоткыннарның балаларын алар күралмый. Җае чыкса-чыкмаса да рәнҗетергә генә торалар. Аларны ачуландырмаска тырыш. Бу сүзләр дә икебез арасында гына калсын.
Кинәт Надяның җитдилеге юкка чыкты, аның йөзендә Тәнзиләнең әнисенеке шикелле ягымлылык, наз чаткылары пәйда булды. Ул кызга бер тын яратып карап торда да аркасыннан сөйде:
– И, балакай… Ошадың әле син ни өчендер… Нык бул инде син, бирешмәскә тырыш, – тавышы да җылы, хәстәрлекле иде, – Ашап бетердеңме? Яхшы, хәзер фотографка барырбыз.
Кыз баш какты да җылы киемнәрен кияргә тотынды. Надяның сүзләренә, аннан бигрәк кыяфәтенә караганда, Тәнзиләне аяусыз тормыш көтәчәк иде. Коридорга чыгу белән ул моңа тагын бер кат ышанды. Бер бүлмәнең ачык калган ишеге аша үзе күрде. Бер ханым нәфрәтенә тончыгып ысылдый-ысылдый кечкенә малайны яңаклый иде:
– Сасыгын эт баласы, син монда беркемгә дә кирәкмисең!
Тегесе шыңшый, тавышын чыгармаска, башкаларга ишеттермәскә тырыша, ә ханым аның саен котыра, аны төйгечли…
Надя Тәнзилә күреп калсын дигәндәй беркадәр тукталып торды да кызның кулыннан тартты:
– Әйдә… – дип пышылдады ул. Һәм Галина Герасимовнаның бүлмәсеннән чыкканын күреп, җилтерәтеп алып китте. Фотограф бүлмәсенә керткәч:
– Менә, сезгә тагын бер эш, – дип кызны бүлмә уртасында калдырды да чыгып китте.
Фотограф бүлмәсендәге ханым аңа күз йөгертеп чыкты да каралып, пычранып беткән кечкенә келәмгә бастырды, муенына җепкә тагылган табличка элде. Һәм СКАЧАТЬ