Китап (җыентык). Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап (җыентык) - Марат Кабиров страница 20

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Сул яктан котылгысыз тизлек белән якынлашкан нәрсәне күреп, шундук артка янтайдым, һәм кыска буйлы, таза гәүдәле табын хуҗасының йодрыгы борын төбемнән исән-имин генә узып китте. Абзый ипкә килерлек түгел, ә минем эшне зурга җибәрергә теләк юк иде. Үзем генә булсам – бер хәл, минем аркада бөтен артистлар да ач калырга мөмкин. Мин шуларны уйладым да тынычлана төштем. Бәхеткә каршы, кемдер табын хуҗасын култыклап читкә алып китте.

      – Күңелегезгә авыр ишетелсә, чынлап та, гафу итегез, – дидем мин, безне тамаша кылган төркемгә карап, – мин сезне кимсетергә теләмәгән идем.

      – Без бөтенләй бүтән темага сөйләшә идек… – дип элеп алды Илнур.

      – Ярый, – дип елмайгандай итте берәү, мин аның исем-атын хәтерләмим инде, банкир иде бугай. – Без аңлыйбыз… Бары тик хуҗа гына йомшара төшкән… Сез, егетләр, эшегезне дәвам итегез…

      Һәм аның сүзе белән бөтенесе дә үзгәргәндәй булды. Баштарак безгә гайре табигый нәрсәгә карагандай аптырау катыш нәфрәт белән баккан күзләр бераз нурлана төште. Аннан соң, табында шаян сүзне аңлаган, югары бәяләгән кешеләр дә юк түгел, һәм минем шаярулар аларга ошый иде. Ә кайберләре хәтта минем язучы икәнемне дә белә… Хәер, монысы кичә беткәндәрәк кенә ачыкланды. Тәнәфес азагына озын буйлы яшь кенә бер ир килеп җитте. Аны күрүгә, барысы да урыннарында тибрәнеп куйгандай тоелдылар. Ул, ишек төбенә җитүгә, барыбыз белән дә күрешеп чыкты. Дөресрәге, ул иң беренче минем белән күреште…

      Банкирның сүзеннән соң без залга керергә дип борылган идек инде. Әмма шундук кереп китүне яхшысынмыйча, мин тәмәке алып кабыздым. Нәкъ шул вакытта караңгы тәрәзәле джип килеп туктады, һәм аннан озын буйлы бер ир чыкты. Кыска җиңле ак күлмәктән. Яшькә ул миннән артык зур булмагандыр. Беренче күрүдән үк ул миңа үз кеше булып тоелды. Моның хәрәкәтендә үзен әллә кемгә кую, башкаларны кимсетү кебек нәрсәнең эзе дә юк иде. Аны күрүгә, баскычның икенче ягында тәмәке көйрәтеп торган төркем тибрәнеп куйды. Кемдер аңа каршы омтылып та алды бугай. Әмма теге кеше туп-туры Илнур белән безнең янга атлады. Һәм иң беренче булып миңа кул бирде.

      – Хәлләр ничек, Илгизәр?! – дип елмайды ул һәм, мин «әйбәт» дип баш каккач, өстәп куйды: – Синең хәлләр мотлак әйбәт булырга тиеш. Яхшы язучы син. Мин укып барам…

      Мин бу адәмне белми идем. Шуңа сүз озынайтып тора алмадым. Ул Илнур белән күреште дә баскычның теге ягына атлады. Без Илнур белән залга уздык. Бераздан яныбызга табын хуҗасының улы йөгереп килеп җитте.

      – Бераз үзгәреш бар, – диде ул, каш астыннан миңа сөзеп карап. – Тәнәфестән соң иң беренче сүзне Даутовка бирәбез. Абрар Муса улына.

      Кунаклар табынга утырып беткәч, безнең җырчы кыз бер җыр җырлады да, мин, шуңа бәйләп, Абрар Муса улына сүз бирдем. Кызык кына килеп чыкты. Хәтта табындагылар кул чабып ук җибәрде. Мин, әлбәттә, бу алкышларның минем шаяру өчен түгеллеген белә идем. Шулай да күңел күтәрелеп китте. Ә Даутов, микрофонны алып:

      – Рәхмәт, Илгизәр… – дигәч, бигрәк тә. Чөнки минем исем ишетелү белән, табында чыш-пыш китте. Мин аларның нәрсә турында икәнен СКАЧАТЬ