Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык). Махмут Галяу
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) - Махмут Галяу страница 41

СКАЧАТЬ иде.

      Кара тарантаска җиккән юртак атка утырып, Шәмси мулла килеп җитте. Әкрәм карый белән Сабирҗан мәзин бергә килделәр. Мәйдан уртасына озын колга утыртканнар, шул колгага чапан, сөлге, ашъяулыклар элгәннәр. Колга тирәсендә өсләренә яңа бишмәт киеп, билләрен бизәкле билбаулар белән буган куштаннар тулгана иде.

      Менә көрәш башланды. Беренче булып көрәшкә балалар чыкты. Алар, гайрәтле яшь әтәчләр кебек, түгәрәк уртасына агылып чыгалар да бер-берсенә килеп ябышалар. Җиңелгәннәр тиз генә халык арасына кереп югала. Җиңгәннәре, эрәеп кенә, көрәшергә яңа кеше чыкканны көтеп тора.

      Тора-бара балаларны үсмер малайлар, үсмерләрне үсеп җиткән егетләр алмаштырды. Аннары мәйданга чын көрәшчеләр чыкты. Көрәш кызып китте. Халыкның да кызыксынуы чигенә җитте.

      Аягына чабата, өстенә иске генә чикмән кигән һәм төп шикелле тәбәнәк, таза, сакаллы бер кеше үзенә каршы көрәшергә чыккан берен искиткеч җиңел күтәреп алып җиргә сала тора. Ул инде путасына унлап сөлге кыстырган иде – болар еккан өчен алган бүләкләре. Ахырда бу көрәшче белән көч сынашырга теләүче кеше дә калмады.

      Халык:

      – Вафаны чыгарыгыз! Вафаны! Миңлебай Вафасын! – дип, моңа каршы тора алырдай кешене әйтеп шаулый башлады.

      Вафа шушы тирә-якта иң яхшы көрәшчеләрдән санала иде. Гадәттә, ул кыстатып тормый, мәйданга үзе чыга торган иде. Бу юлы Вафа ашыкмады. Әлеге көрәшче, көрәшергә кеше чыкканны көтеп, түгәрәк уртасына чүгәләде дә җиңнәре белән тирләгән битен сөрткәләргә кереште.

      Бу сакаллы көрәшче чит авылдан килгән иде. Беренче батыр булып ул калганда, хурлыгы бөтен Мәүла Колыга төшәчәк. Шуңа күрә мондый хәлгә берәүнең дә юл куясы килмәде.

      Сабирҗан мәзин үзенә чыпта суккан бер ярлыны көрәшергә кыстый башлады. Чыпта сугучы бу ярлы элеккерәк елларда бик таза кеше иде, ә хәзер күп, авыр эшләп хәлсезләнгән, шуңа күрә ул көрәшә башлау белән үк егыласын белеп тора иде. Ә мәзин һаман кыстый бирде. Үз сүзен тыңламаган кешедән Сабирҗанның ничек үч алганын әлеге ярлы бик яхшы белә иде. Шул сәбәпле ул кыюсыз гына мәйдан уртасына таба атлады.

      Көрәшчеләр билдән алыштылар. Беренче тапкыр көч куешуда ук чит авылныкы теге ярлыны баш өстенә күтәреп әйләндерде дә каты итеп баш аркылы ыргытып җибәрде. Чыптачы гөрселдәп җиргә килеп төште…

      Егучы, тагын бер сөлге алып, яңа кеше чыкканны көтә башлады.

      Халык:

      – Вафаны чыгарыгыз! Вафаны! Миңлебай Вафасын! – дип, тагын шаулашырга тотынды.

      Вафа урыныннан кузгалмады.

      – Ничек була инде бу, Мөхәммәтвафа? Авылыбызны шулай хурлыкка калдыртырсың микәнни? – диде Шәмси мулла.

      Кемнәрдер Вафаны тотып алып, этә-төртә мәйдан уртасына кертеп җибәрделәр. Кире чигенергә юл калмаган иде инде.

      Көрәшчеләр, билдән алышып, бер-берсенең көчен сынаган шикелле, әкрен генә әйләнеп йөри башладылар. Сакаллы көрәшче, кинәт талпынып, Вафаны кузгатып карады. Вафа бирешмәде. Беразга кулларын ычкындырдылар, аннары яңадан алыштылар. Икенче алышуда да тегесе СКАЧАТЬ