Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык). Махмут Галяу
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) - Махмут Галяу страница 37

СКАЧАТЬ йөреп, өйгә кайттым. Әти мин югында сеңлем Марфаны күрше егете Митригә кияүгә биргән. Туйга бөтенесе әзер. Үзең дә беләсең инде: безнең авылда, элекке бабаларыбыз шикелле, чын мөселманнар да, бөтенләй православныйлар да бар. Поп кенәгәсендә – православный, мулла кенәгәсендә мөселман булып исәпләнүчеләр дә байтак. Без дә, кода буласы Микулай да – әнә шундый кешеләр. Поп безнең әтине Тимофей дип, сеңлемне Марфа дип йөри, ә мулла әтине Гыймади, мине Мәгъсүм ди, ә сеңелне үз кенәгәсенә Мәрфуга дип язып куйган. Микулай коданы мулла Ногман дип, булачак кияүне Морат дип атый.

      Безнең ише кешеләрне авылда ике динле дип йөриләр дә. Ике динлеләрнең баласы туса яки берәр кешесе үлсә, яки туй итәселәре булса, иң элек мулланы чакыралар. Ул яңа туган балага исем куша, үлгәнгә Коръән чыга, егет белән кызга никах укый. Шуннан ары гына инде чиркәүгә китәләр.

      Без дә башта, мулланы чакырып, никах укытырга, аннары икенче көнне генә егет белән кызны чиркәүгә алып барып никахларга ниятләдек. Туйда утырабыз шулай. Мулла да бар, картлар да. Карасак, пүнәтәйләр ияртеп, поп килеп керде, әллә нинди сүзләр әйтеп, Микулай коданы сүгәргә тотынды, муллага да тел тидерде, безне мыскыллап көлде, куркыткан булды.

      Әти белән Микулай кода: «Туйны бозма, батюшка! Яшьләр чиркәүгә иртәгә үк барырлар. Теләсәң ни эшләтерсең!» – дип әйтеп караганнар иде дә, поп колагына да элми. Тагы да кызып китте, әшәке сүзләр әйтеп сүгенә, төкерекләрен чәчә башлады. Шуннан мулла да түзмәде: «Йәгез, картлар, шушы шакшы поптан динебезне хурлатып торасызмы?» – ди. Картлар шаулашырга тотындылар, попка: «Безнең туйда синең ни эшең бар? Һәр якшәмбе көнне чиркәүгә йөрибез бит инде! Сиңа тагы ни җитмәгән? Безнең эшкә тыкшынма!.. Бар, кит!» – дип кычкырдылар. Ә поп аның саен тузына, бер дә басылыр чамасы күренми. «Мин, – ди, – патшаның боерыгын үтим, – ди, – ә сез әнә нәрсә дисез? Ярар!.. Мин сезне тыңлату чарасын табармын!» – ди. Халыкның да ачуы килде. Арадан берсе: «Эх син, мир бөлдергеч! Безнең өстән әләкләмәкче буласыңмы әле?» – дип сикереп торды да попны, чәченнән тотып алып, идәнгә егып салды. Пүнәтәйләр чыгып чаптылар.

      Шуннан безнең кан кызып китте, ачу кузгалды. Туй бозылды. Поптан ачуны аласы килде. Кунаклар попка ябырылып тотындылар тукмарга. Картлар көчкә туктаттылар. Ну, шуннан ачу басылган кебек булды инде. Попның битендәге каннарны юеш чүпрәк белән сөрттек тә, арбага салып, өенә озаттык.

      Икенче көнне Митри белән Марфа чиркәүгә барырга җыендылар, капкадан чыгып та җитмәделәр, карасалар – урам буйлап дисәтский килә, һәр йорт каршына туктап: «Становой килде! Җыенга барыгыз!» – дип кычкыра. Без аны бөтенләй уйламаган да идек… Шуннан каравыл өенә җыелдык инде. Становой тузыпмы-тузына. «Бу ниткән хәл бу? – ди. – Бунт ясарга уйладыгызмы?» – ди. «Һич тә алай түгел, ваше благородие, берәүнең дә бунт ясарга җыенганы юк», – ди картлар. «Алайса, ник попны кыйнадыгыз?» – ди. «Аны беркем кыйнамады, ваше благородие. Ул үзе тиктомалга тавыш чыгарды…» – диләр. Безнең җавап становойга ошамады. «Ә-ә, бунтовщикларны яшереп калмакчы буласызмы әле сез? – ди. – Попны кыйнаган кешеләрне хәзер үк миңа китерегез, юкса һәркайсыгызны унар тапкыр чыбык белән суктырам…» – ди. «Ваше благородие, СКАЧАТЬ