Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык). Махмут Галяу
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) - Махмут Галяу страница 15

СКАЧАТЬ картларны йокыга талдыра, яшьләр йөрәгендә тынгысыз дәрт кузгата.

      Менә гармун тавышы сыздырып яңгырады. Елга буендагы көндез кызлар су ташый торган сукмактан ашыкмый гына егетләр менгәне күренде. Менә алар урамга да чыктылар. Гармунчы уртада. Ул, башын бер якка кырын салып, тырышып-тырышып гармун тарта. Ике егет җыр башлады:

      Урамнардан узган чакта,

      Капкаң булсын кагарга.

      Әгәр картлар чыгармаса,

      Чык тәрәзә ябарга.

      Җырга кушылып, чыелдатып сызгырып та җибәрәләр. Төркем үсә бара. Яңадан-яңа егетләр, яшүсмерләр килеп кушыла. Тавыш көчәя.

      Мәчет белән мулла йорты турысына җиткәч, егетләр тынып калдылар. Тавышлар беразга басылып торды һәм, ул турыдан узгач, яңадан көчәеп яңгырый башлады.

      Егетләр төркеме тар тыкрыкка борылды да, арткы стенасы урам ягына караган салам түбәле лапас турысына җитеп, туктап калды. Лапаста, стенаның теге ягында, кызлар эшли, егетләр аларның киндер тукмаклавын, җырлавын ишетеп килгәннәр.

      Егетләрне чакырган кебек, тукмаклар ешрак дөпелди, кызларның нәфис куллары тырышыбрак эшли башладылар. Гармун һәм җыр тавышлары катырак яңгырады.

      Тәрәзәңне ачып куеп,

      Кемгә күлмәк кисәсең?

      Кашың кара, буең зифа,

      Кем бәхетенә үсәсең?

      Пыяла муенса бөртекләре чылтырашкан сыман тавыш белән җавап җыры ишетелде:

      Ишегеңнең келәсен

      Элә белми эләсең.

      Картлар ятмый, ястү җитми,

      Бигрәк иртә киләсең!

      Каршы җавап кайтарганга егетләр сөенештеләр. Җыр, гармун тавышы туктады. Егетләрнең кайберләре тәмәке төрергә кереште, кайберләре такта ярыгы аша кызларга сүз куша башладылар:

      – Исәннәрмесез, кызлар!

      – Кискән-кискән, киссәләр дә исән!

      Егетләр көлешеп алдылар.

      – Телегезгә бик салынмагыз!.. Йосыф абзый йокламаган әле!.. – дип кычкырдылар тегеннән.

      – Нишли ул?

      – Тире иләп күн эшли.

      – Бәлки, иләк белән су ташый торгандыр?

      Егетләрнең берсе, сүзне бүлеп:

      – Йосыф абзый кем ул безгә? Чыксын, әйтербез үзенә: «Без карга түгел, чебешләрегезне алып китмәбез!» – диярбез. Ботыбыздан асып куймас ич безне! – диде.

      – Әй куян йөрәк! Мактанган була тагын!.. Йосыф абзый чыкса, иң элек син элдертерсең әле…

      Көлешә башладылар. Егетләр, шаярып, такта ярыгыннан салам суздылар.

      – Мәфтуха, мә, тот!

      – Сабира, кил әле!

      – Галимә, кунарга кайчан чакырасың?

      Кызлар ярыкка су, тузан сиптеләр. Җыр, гармун тавышлары бозылды. Тукмаклар да салмак дөпелдәми башлады – алар үсмер кызлар кулына күчте.

      Ике як та тонык ай яктысында бер-берен күзли башлады.

      Кызлар кинәт стенадан читкә тайпылыштылар. Көтмәгәндә тыкрык ягындагы кечкенә капка ачылып, өстенә озын җилән, аягына киез итек, кашларына чаклы батырып йонлач бүрек кигән бер кеше килеп чыкты. Кулына зур гына күсәк тоткан. Егетләр СКАЧАТЬ