Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык). Махмут Галяу
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) - Махмут Галяу страница 14

СКАЧАТЬ усаллыкларына ачынып:

      – Безнең Таҗи утта да янмас, суга да батмас, – дип сөйләнде.

      Патый, аны тыярлык чара таба алмагач:

      – Үксез бозау асрасаң, авызың-борының май булыр; үксез бала асрасаң, авызың-борының кан булыр, – дип сөйләнде.

      Таҗиның әти-әниләре үз-үзләрен:

      – Менә солдатка гына алсыннар, акылга утыртырлар анда, – дип юата башладылар.

      Әмма Таҗига чират җитмәде. Тирә-юнендәге кешеләргә курку салып, ул авылда кала бирде.

      Шуннан соң инде Миңлебайныкылар аны өйләндерергә булдылар. «Өйләнгәч үзгәрер, муенына камыт кигәч, акыл керер», – дип уйладылар.

      Шулай итеп, алар Таҗины өйләндерделәр. Әтисе аңа авылның бер читенә йорт салып бирде, сыер, ат, ике баш сарык бирде. Таҗига акыллы, ягымлы, булдыклы хатын туры килде. Өйләнгәннән соң, Таҗи беркадәр басыла төште. Ләкин бу озакка бармады. Ел ярымлап торганнан соң, аның хатыны үлде, һәм Таҗи тагы да үз эченә бикләнә төште. Озакламый ул, бөтен мөлкәтен сатып, өен кадаклады да авылдан читкә чыгып китте.

      Биш-алты ел югалып торганнан соң, Таҗи бөтенләй икенче кеше булып кайтып керде. Хәзер аның сөйләшүе дә, фикер йөртүе дә ипле, төпле иде. Җилкәләре киңәя төшкән, адымы салмакланган, күзләре очкынланып янып тора иде.

      – Кайларда югалып йөрдең? – дигән сорауга Таҗи:

      – Мин, җир астына төшеп, бәхет эзләүчеләр арасында булдым, үзем дә шунда бәхет табарга тырышып карадым… – дип җавап кайтара иде.

      – Ник кайттың соң? – дип сорагач:

      – Көн буе җир астында күмер казып, ачлы-туклы яшәп кара әле! Түзәр хәлем калмады! – дип җавап бирә иде.

      Авылдашлары тагы борчуга төшә башлаганнар иде дә, тик бу юлы куркулары бушка булды.

      Таҗи үз йортына урнашып, кечкенә генә җирендә эшләп көн итә башлады. Ул бөтен мир эшләренә катнашырга тырыша, байларга, куштаннарга, хәтта муллаларга каршы ачыктан-ачык сөйли иде. Берничә тапкыр ул авыл байгураларының кырын эшләрен дә фаш итте.

      Чабата үреп, чыпта сугып көн күрүче авыл ярлылары әкренләп аның тирәсенә туплана башладылар. Җыеннарда үзләре өчен файдалы карар чыгартырга тырышучы байлар һәм куштаннар белән Таҗи яклылар арасында әледән-әле бәрелешләр булып ала, тавыш, шау-шу, ызгыш куба иде.

      Таҗи байларның күзләренә кылчык булып кадала, аларның бик нык ачуларын китерә. Тик аны берни дә эшләтә алмыйлар, бу «аяклы бәла» дән котылу өчен җай чыкканны көтәләр иде.

      Таҗи, олыгаеп килсә дә, тол ир булып яши бирде. Шуңа күрә аңа «Тол Таҗи» дигән исем дә куштылар. Аның инде Миңлебайлар нәселеннән икәнен онытып та баралар иде бугай. Ләкин Таҗиның моңа бер дә исе китми, чөнки ул туганнары белән араны күптән өзгән иде. Өйләнгәннән соң, ул атасы йортына бер тапкыр да аяк басмады; Патый белән очрашасы килмичә, әтисен җирләргә дә бармады. Патыйны ул «иблис», «убырлы карчык» дип атый, тегесе исә аңа «карак», «ристан» дия иде. Зөһрә карчык кына оныгын әүвәлгечә үк ярата, әмма, Патыйдан куркып, Таҗига якын СКАЧАТЬ