Сүзгә – мәрхәбә! (җыентык). Рашат Низамиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сүзгә – мәрхәбә! (җыентык) - Рашат Низамиев страница 5

СКАЧАТЬ шөгыльләнү аларның карашын һәм уйлана белү горизонтларын киңәйткән. «Акыллы кеше», агачтан агачка сикерүче маймылдан аермалы буларак, табигатьтә һәм тормыштагы күренешләргә, шулардан алган тәэссоратка карата сүзләр уйлап табып, үзеннән «мин» дигән кисәкчәне дә кушкан. Иң беренчел сүзләрне уйлап тапкач, аның аңы-акылы да яхшырак үсеш алган, баш мие дә фани дөньяны таныпбелүдә үзенең функцияләрен киңәйтә барган. Шатлык яки нәфрәт, соклану яки гамьсезлек, мәхәббәт яки дошманлык… Шуның кебек капма-каршы категорияләр хиссияте сүз һәм тасвирлама сораган, билгеле. Кеше дөньялаша барган саен, дөнья үзе дә «кешеләшә» барган.

      Тарих тәгәрмәче алга таба әйләнмәктә…

      Булачак цивилизация үзенең беренче җимешләре белән тарих сәхнәсенә күтәрелә башлый…

      Гаҗәеп факт: атаклы шумерлар безнең эрага кадәр үк инде чөйязмалар белән эш итә башлаган… Рәсемнән – авазларга, аннары сүзләргә күчү процессы әнә шулай гасырдан гасырга дәвам иткән, кешелекнең үсешен чарлаган, киләчәкнең яңа капкаларын каерып ачкан.

      Гасыр һәм җир катламнары арасыннан табылган данлыклы Фест дисбесе дә чөйязмалар рәтенә керәдер. Ул фәкать шартлы тамгалар тезмәсеннән тора. Безнең күренекле язучыбыз, тарихи романнар авторы Нурихан Фәттах аны, сүтеп-җыеп дигәндәй, үзенчә «укып-шәрехләп» чыкты, әйләнмәле тарихи бу түгәрәк төрки кабиләләр кулы белән язылган дигән фаразны алга сөрде. Н. Фәттахның бу күләмле язмасы заманында иң элек «Казан утлары» журналында басылып чыкты. Аның бу кыю язмасын укып күпләр шатланды. Кемнәрдер моңа шикләнеп һәм тәкәбберләнеп карады (бар бит бездә көнләшеп яисә теләсә нинди яңалыкны кире кага белүчеләр!). Тыючы юк бит, алайса, бүтән галимнәр яисә филолог-белгечләр үзләренчә укып карасыннар тарих төпкеленнән табып алынган бу археологик табышмак-дисбене. Хакыйкать шунда табылыр…

      Фест дисбесе – һичшиксез, сүзләр әйтергә теләүдән туган таш китап. Аның ватылмыйча-имгәнмичә тәгәрәп безнең көннәргә хәтле килеп җитүе үзе бер могҗиза!

      Дарвин дигән идек… Соңгы елларда ничектер аның гасырлар сынавын узган тәгълиматына каршы фикер-гипотезалар калкып чыга башлады. Нәрсә, Дарвин бабай хаксыз булды микәнни? Боларның кайсысына ныграк ышанырга…

      Төгәл хәтерләмим, кайсыдыр газетада «маймыллар… кешедән килеп чыккан» дигән фаразны укыгач, бу мәсьәлә белән кызыксынган кеше буларак, мин бик тә гаҗәпләнеп калдым. Юк, бу укучыны җәлеп итәр өчен уйлап чыгарылган «кайнар» мәкаләгә охшамаган иде. Авторларның үзләренчә исбатлары да бар: янәсе, ниндидер сәбәпләр аркасында борынгы заманда кешеләрнең бер өлеше урман һәм джунглиларга барып сыенган, агач башларына үрмәли башлаган, кыргыйлашкан, тәмам йөзен дә, яшәү рәвешен дә үзгәрткән…

      Бу урында сирәк хәлгә, әмма тормышта булган фактка тукталып узасы килә. Ялгышлык белән бүре өненә эләгеп, шунда үскән сабый бала ирексездән бүреләр холкын үзләштерә, хәтта дүрт аякта мүкәләп йөри башлый. Алар белән табын уртаклашып, чи ит ашарга да өйрәнә. Әгәр кешеләр арасына әйләнеп кайта икән, ул барыбер кешечә сөйләшә һәм фикерли СКАЧАТЬ