Сүзгә – мәрхәбә! (җыентык). Рашат Низамиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сүзгә – мәрхәбә! (җыентык) - Рашат Низамиев страница 4

СКАЧАТЬ үзенең гайрәтен күрсәтергә теләптер, «Мин» дигән шигырендә Сәгыйть Рәмиев әнә нинди дәһри юлларга хәтле «барып» җитә:

      …«Мин!» дидисәм,

      Миңа зур бер көч керә,

      Аллалар, шаһлар, кануннар

      Булалар бер чүп кенә!

      Мәҗит Гафури үзенең бер шигырендә, «Юктырсың ла, Алла!» дип, аның барлыгын шик астына алмакчы була. Эчтәлек белән тулаем танышканнан соң аңлашыла: әдипнең канкойгыч сугышларга, тормыштагы гаделсезлекләргә кискен протест белдерүе бу…

      Тагын бер гаҗәп мисал: буддачылар, гомумән, Алланы танымый икән.

      Узган ел дөньякүләм танылган язучы һәм философ Чыңгыз Айтматовның Норвегиядә язылган «Таулар авышканда» («Когда падают горы») дигән өр-яңа романын укып чыккан идем. Андагы баш герой, журналист Арсен Саман үзенең бер мәкаләсендә менә ниләр яза. Мәгънәсе бозылмасын, төгәл бирелсен дип, аны оригинал телендә бирәм:

      «Слово выпасает Бога на небесах, Слово доит молоко Вселенной и кормит нас тем молоком из рода в род, из века в век. И потому за пределами Слова нет ни Бога, ни Вселенной и нет в мире силы, превосходящей силу Слова, и нет в мире пламени, превосходящего жаром пламя и мощь Слова».

      Мин бу сүзләрне сокланып, көнләшеп, гаҗәпләнеп һәм шатланып укыдым! Көнләшеп дигәнем «без бу кадәр дә колачлы, образлы, фәлсәфи тирәнлек, нәфис тел белән яза алыр идек микән?» сорауга бәйле рәвештә, билгеле. Шатланып дигәнем биредәге төп фикер әлеге дә баягы минем «Галәмдә Сүз планетасы булган» дигән фаразыма тәңгәл килә диярлек. Мактану дип кабул итмәсәгез иде, әмма татар канлы өлкән әдипнең әлеге фикере (теория дияргә дә була) татар канлы оныгы фикере белән мәгънәсе ягыннан якынча туры килә икән, моңа ничек шатланмыйсың ди! Моны үзеңнең татар булуың белән ихластан горурлану дип тә аңларга кирәк.

      Журналист Арсен мәкаләсеннән өзек, дидек. Ә дөресрәге, Айтматов үзенең бу персонажын өлешчә резонёр сыйфатында файдаланган. Ягъни роман авторы үз фикерләрен, әйтергә теләгән сүзләрен укучыга аның аша җиткерә… Әдәбият тарихында моның мисалларын күпләп табарга мөмкин. Ә бу – отышлы алым. Әгәр персонаж аша түгел, автор үз теле белән әйтеп-сөйләп бирсә, әлеге сүзләрнең асыл мәгънәсе ничектер бүтәнчәрәк кабул ителер иде.

      Минем үземә студент чаклардан ук инде пантеистлар тәгълиматы якын. Алар өчен барча табигать – үзе Алла. Аларның принцибы буенча, «Дөньяда бар булган бөтен нәрсә – Алла үзе». Димәк, Җир, Кояш, Галәм – могҗизага тиң илаһи күренеш, ә галиҗәнап Вакыт өчен кичә, бүген, иртәгә дигән төшенчәләр юк…

      Дин тәгълиматы өйрәткәнчә, әгәр Алла бөтенесен эшли ала икән, нигә ул сугыш һәм кан коюларга юл куя, кешеләргә – үзенең газиз балаларына – Җир тетрәүләр, су басулар, җимергеч өермәләр юллый?.. Бу сорауларга төпле җавап бирүче әүлия заты бар икән, күрсәтегез миңа ул кешене…

      Язмыш, тәкъдир, ләүхелмәхфуз тактасы дибез. Бу серле-тылсымлы тактага очраклы (!) хәлләр дә теркәләме? Әгәр чынлап та бар икән, ләүхелмәхфуз тактасын кирәк кадәренчә гуманистик рухта язып-үзгәртеп СКАЧАТЬ