Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казакъ кызы (җыентык) - Галимҗан Ибраһимов страница 3

СКАЧАТЬ кышын гына түгел, атналар, көннәр үтүен дә бармак белән санап барам…

      Кыш үтеп бара, шулай да бик күп көтәсе әле…

V

      Көткән көннәр якынлаша.

      Бурлы бия буаз. Без хәзер аны җикмибез. Җиксәк тә, бик җиңелгә, якынга гына.

      Әнкәй моның өчен һаман сукрана:

      – Ике атың бар өстеннән, нәрсә шул хәерче кебек лырт-лырт бер белән йөрисең?.. – ди.

      Әткәй аны бер сүз белән туктата:

      – Йә, куй шул сукрануыңны, – ди, – нигә, – ди, – баланы юкка елатырга, – ди.

      «Бала» дигәне мин булам.

      Чыннан да, берәр авыр йөккә, ерак җиргә җигә башласалар, мин әткәйгә барып сыенам, иркәләнәм; ул минем күзләремдә мөлдерәп төшәргә-ташырга торган күз яшьләремне күрә дә, мыек астыннан көлеп, башымнан сыйпый:

      – Йә, син, Закир, юкка елап барма… Ярар, җикмәбез, – ди.

      Мин шатлыгымнан кая сикерергә урын тапмыйм. Көн буена аягым кая басканны белмим. Ни кушсалар, минуты белән эшлим.

      Кайберәүләрнең бияләре кар эри башлагач та колынлады; язгы сабанга чыккач инде, авылда һәр йортта диярлек колыннар күренә торган булды.

      Әнә алар инде уйнаклап йөриләр. Әнкәләреннән аз гына калсалар, үзләренең яшь, көмеш тавышлары белән бөтен тауны, урманны яңгыратып кешниләр.

      Их, кайчан минем колын да шулай булыр икән!

      Хәер, күп көттермәс инде: биянең эче калынайганнан-калыная бара. Сафа бабай әйтә, озакламас колынлар инде, ди. Күз-колак була торырга кирәк, ди.

      Малайлар мине һаман:

      – Сөенчегә нәрсә бирәсең, Закир? – дип шаярталар.

      – Шауламагыз, бирәсе әйберем әллә кайчан әзерләнгән. Тик тизрәк тусын гына!

      Соңгы көннәрдә әткәй белән бик нык бәрелешү дә булып алды.

      Колын итен бүреләр бик яраталар булса кирәк. Фәхриләрнең матур бер колыны бар иде. Төнлә шуны бүре яралаган, ди. Кичә шуны ишеткәч, әтидән сорамыйча-нитмичә, нукта тоттым да йөгердем. Бияне яланда калдырырга ярамый. Кем белә, төнлә очрар да колынны бүре ашап китәр!

      Бия ерак түгел икән. Тиз таптым. Тотар өчен икмәк катысы да алып барган идем. Элек ул, аз гына кул сузып чакырсаң, үзе үк килә торган иде… Бу арада әллә ничек үзгәреп тора: юк-барга ачулана, якын барсаң, өстеңә йомылып килә.

      Әле дә бардым. Икмәкне күрсәтеп чакырдым. Элекке кебек тоттыру кая, пырых-пырых итеп, үзалдына холыксызланып, кызып тора. Мин аны тота алмыйча елап кайттым да әтигә ялына башладым:

      – Колынлар чагы җиткән, – дим, – йортта гына асрыйк… Мин аны үзем карар идем, – дим.

      Әти риза булмый:

      – Ашатырга азык юк… Бернәрсә дә булмас, шунда болында, елга буенда йөрсен, – ди.

      Мин еларга тотынам. Бүре куркынычын сөйлим. Әти һаман үзенекендә тора:

      – Акылсыз булма: авыл янындагы болынга бүре килми ул, – ди. – Йортта ашатырга юньле нәрсә юк, монда тотсаң, колыны начар булыр, – ди. – Бик курыксаң, малайлар белән көндез каравыллап йөр, кич өйгә кайтарырсың, СКАЧАТЬ