Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казакъ кызы (җыентык) - Галимҗан Ибраһимов страница 2

СКАЧАТЬ түзәр хәлем калмады, бөтенләй аптырыйм. Шулвакыт әллә кайчан үлгән бабам үзенең зур ак сакалы, ак кәфене, ниндидер зур яшел таягы белән минем төшемә керә, миңа шелтәләп карый, ачулы тавыш белән: «Ахмак бала: сиңа җан кыйбатмы, бурлы бия кыйбатмы?» – ди. Үзе шунда ук гаиб була[1]. «Терелсәм, бер көн кичекми илтеп бирәм», – дип, тагы нәзер әйтәм. Күрәсез, мин терелдем. Менә нәзеремне үтим.

      Картлар бөтенләй хәйран калдылар. Сафа бабай башкортның аркасыннан кага:

      – Китапка язган кебек сөйлисең: этлеккә генә түгел, яхшы сүзгә дә синең акылың, телең җитә икән, – ди.

      Башкалар да рәхмәт укыйлар, яңадан чүгәләп дога кылалар.

      – Хафизның бик авыр еллары иде. Улы белән кызыннан да аерылган чагы иде. Бурлы бия җиңел аягы белән килгән булсын! Бу йортка бәрәкәт китерсен! – диләр.

      Башкорт китә, картлар таралалар.

IV

      Картларның сүзе дөрес: безнең йортның, чынлап та, авыр еллары иде. Әткәй кебек зур, таза, баһадир, сылу абзамны нахак бәлагә эләктерделәр. Авылыбызда бик череп беткән бер кара бай бар иде. Акчасы күп, имеш; күкрәкчә ясап, янында йөртә, имеш, дип сөйлиләр аның хакында. Ул бай белән безнең әти арасында, ниндидер бер җир талашы сәбәбеннән, әллә кайчаннан бирле дошманлык бара иде. Кыш көне шул кара черегән байны, каядыр китеп барган чагында, урманга алып кергәннәр дә авылдан бер чакрым җирдә көпә-көндез суйганнар. Гөнаһ шомлыкка каршы, шунда ук бетерә алмаганнар. Өенә кайткач, үләр алдыннан, әзрәк һушына килеп, бөтенләй нахактан: «Башкаларын танымадым… Берсе Озын Хафизның улы Шәяхмәт иде…» – дигән.

      Абзыйны шул сәгатьтә үк богаулап алып китәләр.

      Хөкем була.

      Әткәй, бу нахак бәладән коткарыйм дип, көн чаба, төн чаба. Бөтен авылда мәлгуньнең дошманлыктан гына әйткәнен беләләр. Әткәй, коткарам дип йөри торгач, актык атыннан, сыерыннан яза, абзыйны егерме елга каторгага хөкем итәләр. Без бөтенләй фәкыйрьлектә калабыз…

      Шул кайгы җитмәгән кебек, бердәнбер абыстай да түбән очның гармунчы Фәхригә ябышып чыга. Ул инде яшьтән үк бик башсыз кыз иде: аулак өй булса, биегән дә ул, җырлаган да ул, гармун тарткан да ул, җегетләрне кертеп, аякларыннан түшәмгә асып мәсхәрә кылган да ул…

      Шулар аркасында аты-чабы чыгу белән генә калмады, ул, әтинең: «Быел еллар авыр, бераз сабыр итик», – дигәнен тыңламастан, Фәхри белән күрше авылга барганнар да никах укытып кайтканнар.

      – Безгә фатиха бирегез, без ирле-хатынлы булдык инде,   – ди.

      Әнкәй бик елап карады: «Үз балаң бит, кич», – диде.

      Әткәй:

      – Җегеткә сүзем юк, хәлле чагым булса, туйлап бирер идем. Гайния минем авыр елымны хәтергә алмады… – дип, аларны куып чыгарды.

      Әнкәй һаман, сүз уңае саен күз яшьләрен сөртә-сөртә:

      – Картым, ачуланмасаң, балаларны кунакка чакырыр идем,   – дип ялына торган иде.

      Әмма әткәй үз сүзеннән кайтмый:

      – Мин үлгәч чакырырсың! – дип кырт кисә иде…

СКАЧАТЬ



<p>1</p>

Гаиб булу – күздән югалу.