Окна / Тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 16

Название: Окна / Тәрәзәләр

Автор: Рафаил Газизов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02789-2

isbn:

СКАЧАТЬ атлаучы Саяфны ниндидер көч күккә күтәрелеп карарга мәҗбүр итте. Зәп-зәңгәр күктә моннан илле ел элек күренгән Ак Болыт эленеп тора иде. Аннан гимнастёрка кигән Гаяз абыйсы, култыгына журнал кыстырган Мәхмүт абыйсы, сыңар кулына сугылмаган башаклар учлаган Габделкаюм абыйсы, бер сүз белән әйткәндә, Ватанны саклаганда кан түккән изге затлар карап тора иде.

      Барысы да күкнең җиденче катында икән дип сөенде Саяф. Урал заводында эшләгәндә, фидакяр хезмәтләре өчен орденнар алганда да, ул бу кадәр дулкынландыргыч, илаһи мизгелләр кичермәгән иде. Гаяз, Мәхмүт, Габделкаюм абыйларының күз карашы бөтен гомере буена җыелган борчуларын каз каурые белән сыпырган сыман койды да төшерде.

      Искиткеч җиңеллек, гаҗәеп рәхәтлек кичергән Саяф күккә күтәрелеп караганда, Ак Болыт гаип булган, аның урынында иксез-чиксез зәңгәрлек җәйри иде…

* * *

      Ә бу вакытта Ходай иңдергән изге диненә, тарих насыйп иткән авыр язмышына, Кече Кирмән дигән изге исеменә тугры калган авыл, ике йөз чишмәсеннән җанга сихәт бирүче саф суларын челтерәтеп, киләчәккә бара иде.

      Гасырларны йөзтүбән каплаган шарлавыклар, илләрне йоткан чоңгыллар, дәверләрне җир өстеннән кырып-үтүкләп киткән бозлыклар, кыйтгаларны теткәләгән бусагалар аша исән-имин чыккан бу авылга тарихта алга таба да Ак Кирмәннең дәвамчысы булырга язгандыр.

      Ул, алышынып торучы, ләкин гамәлләре бер чамада булган хакимиятләр авыр яралаган арыслан шикелле җанын дәвалап, үзенең элгәресенә – диненә, кыйбласына, мәсләгенә юл сабарга талпына иде.

      Кинәт, Сукыр урамның берьяклап кына салынган өйләренә капма-каршы итеп, затлы Арча кирпеченнән күтәрелгән ике катлы өйдә бала тавышы яңгырады. Авыл өстенә якты сирпеп утыручы каеннар да, борынгы зират та, күк гөмбәзен Атлант кебек тотып торучы тал-тирәк тә, түбәсеннән кар эшләпәләре асылынган Казыган тау да, «Бәрәкалла!» дип, кыйблага таба борылды. Бу башта Ходай, аннан Сабый дип яшәүгә ишарә иде…

      Кичер, кичерә алсаң…

      Көн гаҗәеп матур. Басу юлында уфалла арбалары келтери. Берсен ике малай тарта, икенчесен – җиңелчә аксаклап баручы ир кеше. Ир-атның аягында солдат итеге, өстендә солдат гимнастёркасы, башында солдат фуражкасы. Ике малайда да кулдан теккән күлмәк-чалбар, башларында түбәтәй. Әйе, мин аларны беләм. Ир-ат дигәне – күршебез Барый абый, ә малайлары – энем Илсур белән мин. Малайларның әтиләре үлгәнгә күптән түгел. «Ничекләр куллары өзелеп китми микән боларның?» – дип гаҗәпләнәм мин, малайларның нечкә беләкләренә карап. Олы баш, нечкә муен, тар җилкә. Бу бигрәк тә кечкенә малайда күзгә ташлана. Әнә абыйсы аны, күтәреп, арбага утыртты, әллә арыды инде, әллә абыйсы аны артык яратамы? Кулына, кесәсеннән алып, ак оннан пешерелгән төш тоттырды.

      Уфалла арбасы тартуның авырлыгын да сизмим мин. Барый абыйны тыңлау гаҗәп кызык бит.

      – Минем абый Шаяхмәт, – ди ул, – Чапаев дивизиясендә сугышкан.

      – Чапаев киносын карадык бит, танымадыңмы? – дидем мин шаккатып.

      – Юк, СКАЧАТЬ