Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи. Рузил Фазлыев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи - Рузил Фазлыев страница 8

СКАЧАТЬ күңелдә генә моңланып.

      Җырлангандай гомер җыры кебек,

      Ишетелә ала соңланып…

      Тибә йөрәк

      Тибә йөрәк, әле туктамыйча,

      Эшләр эшем әле, димәк бар.

      Кемдер өчен, бәлки үзем өчен,

      Бу дөньяда әле кирәк бар…

      Тибә йөрәк, арымаган кебек,

      Көнен, төнен туктый алмый ул.

      Аның тибүенә гомер бәйле,

      Шулай икәнлеген аңлый ул.

      Тибә йөрәк, тавыш бирми генә,

      Нинди хәлдә, аны кем белә…

      Ул тибүдән аны «коткара ала»,

      Бары туктап калган көн генә.

      Тибә йөрәк, туктамастай кебек,

      Туктауларын теләү бик сирәк.,.

      Ниләр генә җирдә кылсакта без,

      Йөрәк тибүләре бит кирәк.

      Тибә йөрәк, ә без онытабыз,

      Кайвакытта аның типкәнен.

      Аның тибүләре аркасында,

      Гомерләрнең дәвам иткәнен…

      Бөдрә таллар

      Еракларда калган, әй еракта…

      Балачагым булып бөдрә таллар.

      Истәлеге, кебек яшьлегемнең,

      Ә талларым, шунда көтеп калган.

      Таллар нигә шулай истә кала,

      Су буйлары… моңсу булганга…

      Үткән вакыт бөдрә таллар кебек,

      Күз алдына килеп торганга…

      Хәтер яңаруы… башка җирдә,

      Шундый таллар үсә алганга.

      Ошаганнар алар, ошаганнар,

      Сөн буенда үскән талларга.

      Җәйләр җитә, таллар бөдрәләнә,

      Балачактан сәләм биргәндәй.

      Бөдрә таллар- балачаклар булып,

      Кунак булып җәен килгәндәй.

      Бөдрә таллар тагын матурлана,

      Сайрар өчен кошлар кунганда.

      Балачагым якын кебек әле,

      Бөдрә таллар җирдә булганда.

      Тамырлар

      Тамырлары була hәр әйбернең,

      Агачларның, хәттә гөлләрнең.

      Күл буенда үскән тонбыекта,

      Тамыр җәя суда… күлләрнең.

      Җан иясе, нәселендә таба,

      Тамырларын, нәсел җебендә,

      Тамырлары аны саклап килә,

      Яшәгәндә җирнең йөзендә.

      Тамырлары була гамәлеңнең,

      Кыла алган бөтен эшеңнең.

      Дәвам итә, исән – иминлектә,

      Тамырлары, камил кешенең.

      Тамыр бит ул бик тирәнгә китә,

      Мең яшәрлек агач – имәннең.

      Тамырлары саклый ала бары,

      Яшәргә дип җиргә килгәннең.

      Сиңа кадәр булганнарны сакла,

      Синнән соңда калсын тамырлар.

      Әдәп саклап әгәр яши алсак,

      Тамырларда таза калырлар…

      Кимчелек

      Камиллекнең чиге булмагандай,

      Кимчелекләр, бик аз түгелдер…

      Язмышларга тәэсир итүче,

      Кимчелекле урын – күңелдер.

      Синдә СКАЧАТЬ