Итил суы ака торур / Итиль река течет. Фаттах Нурихан
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Итил суы ака торур / Итиль река течет - Фаттах Нурихан страница 5

СКАЧАТЬ иде. Бинең өлкән хатыны булу ул туктаусыз эш, кайгы, борчу дигән сүз иде. Өлкән хатын ул ашау-эчүне, өй карауны, кием-салым җитештерүне, терлек карауны, бинең бүтән хатыннарын, барлык балаларын, колларын-чураларын, кыз-кыркыннарын үз кулында тотарга тиеш иде. Катлаулы, четерекле бу эштә аңа ныклы кул да, яхшы, тиз уйлый торган баш та, ару-талу белмәс йөрәк тә кирәк иде. Бинең бетмәс-төкәнмәс көндәлек эшен, таудай эшен Койтым бикәдән башка чыннан да беркем дә башкара алачак түгел иде. Моның шулай икәнлеген Каракүз үзе дә яхшы аңлады, шуңа күрә ул өлкән хатын булу турында бернинди теләк белдермәде. Аның өлкән хатын булуын, барыннан да бигрәк, аның усал атасы теләде, Каракүз аркасында ыруда тагын да зуррак көчкә, байлыкка ия булырга тырышкан туган-тумачалары теләде.

      Өлкән хатын булып Койтым бикәнең билгеләнүен белгәч, Утташ кам ачуыннан шартлый язды. Күктәге Тәңрегә, җирдәге ияләргә таянган, шуңа күрә үзенең көченә кирәгеннән артык ышанган Утташ кам ырудашларын ачыктан-ачык та, яшертен дә бигә каршы котырта башлады: аның үзе турында, Койтым бикә турында яман сүзләр сөйләде, йола бозган өчен бөтен ыруга, катауга киләчәк кыран10 белән, яу белән, талау белән куркытты. Үзенә каршы коткы тараткан өчен Күрән би, теләсә, билгеле, Утташ камны бер селтәнүдә юк итә алган булыр иде. Бабасы белән бик каты ызгыштан соң ул чыннан да шулай итмәкче булды. Койтым бикә аңа икенче төрлерәк киңәш бирде, син йоланы боздың, шулай булгач, сиңа Утташ кам белән килешүдән башка юл юк, диде; моның өчен сиңа иң элек аксакаллар белән килешергә кирәк, юкса сине Утташ камның әйләндереп салуы бар, диде.

      Күрән би өлкән хатынының сүзен тыңларга булды. Ул аксакаллар киңәше җыйды, үзенең ни өчен йоланы бозарга тиеш булуын аңлатып бирде. Аксакаллар бине яклап чыктылар. Утташ кам җиңелде, тик шуннан соң ул үзенең киявенә каршы эшне уйлабрак, астыртынрак эшли башлады. Әле генә Йолдыз-кашканы йолыкка соравы аның менә шул астыртын эшенең бер чагылышы иде.

      Үзенең бабасын би каравыл өеннән озата чыкты, аска төшә торган баскычкача ул аның белән янәшә атлап барды. Шулай да ул җиргә төшеп тормады, койма өстендә торып калды. Мыек чылгыйларын чәйнәп, би Утташ камның атка атлануын, иярдә буен төз тотып китеп баруын карап торды.

      Менә бер җылны бүдәнә симерсә, икенче җылны – тартар… Көрәш әле тукталмаган. Монысында ул җиңде. Йолдыз-кашка инде юк! Чыннан да, ялгышмады микән ул йоланы бозып? Ни отачак ул бабасы белән тартышып? Күрәсең, берни дә отмаячак. Бүген Йолдыз-кашка, иртәгә тагын башка нәрсә… Аның көче чиксез, турыдан-туры аңа каршы чыгып булмый. Ни дигән сүз бу? Әллә чыннан да аның каргышы төштеме? Ул чире, ул сартлары11… соңга калган ул сартлар-базарганнар12… Нишләп уйламады соң әле ул моңарчы бу турыда?! Йа Тәңрем, үзең ярлыка барлык языкларны!

      Утташ кам күздән югалгач та, Күрән би баганаларга салынган басмалар өстеннән койма буенча Басу-капка ягына юнәлде. Аның күңелен икеләнү корты кимерде. Аннары аның юкка-барга ачуы килә башлады. Аның кемне дә булса тотып яңаклыйсы, тибеп җибәрәсе, йә булмаса, кылыч белән СКАЧАТЬ



<p>10</p>

Кыран – бәла-каза, зыян.

<p>11</p>

Сарт – сәүдәгәр. Гомумән, Урта Азия кешесе.

<p>12</p>

Базарган – чит ил сатучысы.