Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 7

СКАЧАТЬ – артык яшьсендеме егетне, санга сукмавы идеме, катгый хөкем йөртүе ошамадымы.

      Идарә каршында аларны көтеп торалар иде инде. Ике-өч машина туктаган, шул тирәдә халык урала, тарантас килеп җитүгә, аны уратып алдылар.

      – Саламга барабызмы, юкмы бүген, Зариф?

      – Каюм ни ди соң?

      – Яңгыр явачак, дип җибәрми торган була.

      – Каян килгән алла ярдәмчесе булды әле бу Каюм. Менә нәрсә, егетләр, Сираҗи абзый, әй Сираҗи абзый! – Бригадир берәүне дәшеп алды. – Көн бушка үтмәсен иде, Сираҗи абзый, – диде ул, бит-чыраен сакал-мыек баскан берәү тарантас янына килүгә. – Адашыңа күз-колак бул әле, Сираҗи абзый, мин киткән арада, Инсаф абзыйга ияреп, түбән очка юнәлгән. Әрәм итә бит егетне.

      Идарә болдырына председатель чыгып басты. Саламга баручылар, дәррәү кузгалып, машиналарга төялделәр.

      – Исәнмесез!

      – Саумы! – диде Мидхәткә председатель. – Әйдә, үтә тор. Мин хәзер керәм. Зариф, Зариф! – диде председатель бригадирга. – Салам төяүчеләр янына үзең дә бар әле. Үзең күзәт. Авып-түнеп, коеп-чәчеп йөрмәсеннәр. Җәен – салам, кышын— печән, яхшы салам – ярты азык, дигәндәй, әрәм-шәрәм итмәсеннәр.

      Председатель Мидхәтне идарәгә алып керде. Талип түргә узганда, аның авыр гәүдәсеннән идән сайгаклары сыгылып куйды. Төптән таза, юан, сәламәт гәүдәле иде председатель.

      – Утыр, әйдә, менә моннан уз. Сөйләшү җитди булачак.

      Мидхәт плащын салды, беретын, бөгәрләп, кесәсенә тыкты, өс киемен ишек янындагы чөйгә элде. Председатель исә плащын үзе утырган урындык терәгенә ташлаган, күк эшләпәсе өстәл читендә ята.

      Урынына утыруга, ул аппарат төймәсенә басты. Ишектә йомышчы кыз күренгәч, аңа карамыйча гына:

      – Люция, Әдһәм абыең мәктәп янында йөри бугай, бире дәш әле үзен, – диде.

      Мидхәт кызның сары муенсаларын, дугаланып торган сөрмәле кашларын, күпертеп таралган коңгырт чәчләрен генә күреп калды.

      – Каян, кем баласы булуыңны сорамыйм. Чөнки беләм. Биографияң белән кыскача гына танышмын, – диде председатель, маңгаен угалап. – Синең киңәшең кирәк, лаборатория салырга кыстыйлар. Зонадагы сөрү җирләрен, ягъни туфрак структурасын тикшерергә исәпләре. Ләкин расход-авырлыклары безгә төшә. Шуңа карамастан мин риза булдым. Бу безнең шактый чыгымны алачак, ул гынамы, төзелеп яткан объектлардан эшчеләрне алырга туры килә, чөнки лабораторияне ашыктыралар. Имеш, яңа елга өлгертергә. Хәер, бусы – мәсьәләнең практик ягы. Ә мине аның теоретик ягы борчый. Беләсем килә, иптәш Бәдретдинов, кирәкме ул лаборатория безгә, хаҗәте бармы? Вакытлыча файдалану өчен генә төземәбезме?

      Беренче сәгатьтән ук председатель шактый кыен хәлгә калдырды Мидхәтне.

      – Мин бу мәсьәләдә сезгә киңәш бирә аламмы соң әле, Талип Кәрамович? Әгәр дә мәгәр…

      – Бирә аласың. Үзең әйтмешли, әгәр дә мәгәр председатель сине үзенә чакырып киңәш сорый икән, димәк, ул моны шулай кирәк дип тапкан.

      – Минемчә, лаборатория СКАЧАТЬ