Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 11

СКАЧАТЬ урагы сыман дугаланып аккан елга буена утырган. Базарлы авыл, исеме еракка таралган зур авыл. Мең йортка якын хуҗалыгы булган. Карт-корысы, бала-чагасы белән өч-дүрт меңнән артык кеше яши иде Карамалыда. Хәзер бераз кимеде кимүен. Төзелешләргә китә халык, нефтькә генә иллеләп гаилә китте.

      Кайчандыр менә моннан, әлеге юлчы басып торган төштән, олы сырт юл үткән. Колхоз оешкач, юлны, сөреп ташлап, түбәннәнрәк салдылар. Сырт юл, борынгы юл, авыл тарихына исеме белән генә кереп калды. Кемнәрнең генә эзләре калмаган ул юлда. Биредән үз укчылары, тупчылары, атлы казаклары белән Емельян Пугачёв Казан ягына юнәлгән. Әби патша Казаннан Оренбургка шул юлдан барган. Революционерларны шушы юлдан Себергә сөргәннәр. Гражданнар сугышы елларында биредә аклар белән кызыллар арасында ике атнага якын канлы сугыш булган. Кызыллар акларны башкорт ягына куып киткәч, Карамалы халкы атна буена мәет күмде. Таз тау итәгендә туганнар кабере калкып чыкты. Әдһәм боларны үз күзе белән күрде, мәетләрне үзе дә күмеште. Тиз генә онытырлык хәлләрме! Малай-шалай әле булса тау итәгеннән шартламый калган гранаталар, сабы череп беткән мылтыклар, тутыккан штык-кылычлар, патроннар, буш гильзалар таба.

      Шушы ук сырт юлдан, ирен югалткач, шул кайгысы өстенә йорт-каралтысыз да калгач, беренче яше яңа тулып килгән баласын күтәреп, Гөлзифа Латыйпова Казанга абыйсы янына киткән.

      Гомер, гомер. Хәзер әнә шул бала, галим дәрәҗәсенә җитеп, Карамалыга кайта, ди. Ничек моңа куанмаска кирәк! Ә Талип Бикмуллин аны бөтенләй белмәмешкә салыша. Әюп Латыйповка күптән музей ачарга кирәк иде Карамалыда яисә һәйкәл куярга. Шул уй белән дәртләнеп йөргәндә, Талип Бикмуллин туктатты түгелме соң әле? Имеш, колхоз акчасын әрәм-шәрәм итәргә җай эзләп кенә йөрмәгез әле, Әдһәм абый. Сиңа ул шулайдыр да бит, ә менә мин алай уйламыйм. Кадерле кеше миңа Әюп Латыйпов, бик кадерле. Ул миңа киләчәккә юл күрсәтте, күземне ачты. Сиңамы соң моны аңларга, Талип!

      Уй йомгагы өзелеп китте. Көнбатыш якта баеп барган кояшка таба кара-кучкыл болытлар агыла. Харисов аяк астындагы туң черемәгә итеге белән тибеп алды. Көн кояшлы булса да, черемә яңа эри башлаган, кояшка караган якта көмеш төсенә кереп көпшәкләнгән боз ялтырый иде. Кисәк кенә җил чыкты. Таз таудагы агач каланча ыңгырашып куйды. Харисов бу каланчаның кем тарафыннан һәм ни өчен куелганын белми, ул исәя башлаганда ук, бу каланча Таз тау түбәсендә утыра иде инде. Минһаҗ бабай сөйләвенә ышансак, бу каланча, яу килгәнне күзәтү өчен, бабаларыбыз тарафыннан куелган, имеш. Чөнки биредән ерак түгел башкорт ягындагы Кушкаран тавында да шундый ук каланча утыра. Малай чакта Әдһәмнең шул каланчага менеп караганы бар. Анда менсәң, Чатыр тавын күрәсең. Ә Чатыр тавы итәгендә Емельян Пугачёв туктап ял иткән. Тау астыннан тибеп чыккан чишмә янына мунча салдырган. Йөзләрчә ел үтүгә карамастан, мунчаның нигезе әле дә булса исән, диләр.

      Хәзер инде каланчалар черегән, җилле көннәрне бу тарих шаһитлары шагыр-шогыр килеп ыңгырашалар, гүя бабайлар тарихын сөйлиләр. Таз тау түбәсендәге каланчаның колач җитмәстәй баганаларын СКАЧАТЬ