Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 67

СКАЧАТЬ бу мөнәсәбәте гаҗәп сәер тоелды, ләкин бераздан ул үзенең дә шул уенга кереп китүен сизми дә калды.

      – Аргамаклар, ак тулпарлар тотардай егетләрегез калдымы соң, Талип абый?

      – Менә дигәннәре, такта чәйдәй катылары, урта бармак кебекләре бар.

      Әдилә, председательнең шаяртуын бик үк чынга алмыйча, аңа ияреп болдырга чыкса шаклар катты, ишек төбендә чынлап та тарантаска җиккән ат күрде.

      – Минем бит гомеремдә тарантаска утырып йөргәнем юк, – диде Әдилә, хәлнең чынга әверелүеннән уңайсызлану тоеп.

      – Алайса, йөртеп күрсәтим әле үзеңне бер. Рәхим ит, утыр!

      Талип, атның башыннан тотып, сабыр гына Әдиләнең тарантаска менеп утыруын көтте. Тарантаска кеше утыруга, ак тулпар, түземсезләнеп, бер урында тыпырдарга тотынды.

      – Мин калам инде, алай булгач, – диде аларга ияреп чыккан партком секретаре.

      Әмма Талип аны ишетмәде дә атның башын җибәрде, һәм үзе дә тарантаска менеп утырды.

      – На-а, Иркә! Киттек!..

      Колак төбендә җил уйный, дәртләнеп юыртып киткән ат күңелле генә пошкырып куя, борынга әчкелтем ис бәрелеп китә, тояклардан балчык чәчри. Моны күреп, Талип плащын салды һәм Әдиләнең алдына япты. Һәммәсенә дә игътибар итәргә гадәтләнгән һәм тормышындагы һәрбер үзгәрешне җиңел генә, җай гына, күп вакытта хәтта уен-көлке белән уздырып җибәрә торган кешегә охшаган иде председатель. Әдилә председательне кай ягы беләндер Җәвиткә охшатып куйды. Юк, килеш-килбәте белән түгел, холык-фигылеме шунда, мөнәсәбәтеме… Ул да шулайрак кылана иде. Һәр эшкә батыраеп тотына. Җиренә җиткереп башкарамы ул аны, юкмы – анысы аның өчен әһәмиятле түгел, мәгәр тотынуы хак булсын. Гаилә тормышына да шулайрак карады бугай ул. Үтә җете кызылдан башладымы шунда, ә тора-бара бөтенләй дәрте сүрелде, баштагы кызыллыкның әсәре дә калмады.

      – Матур безнең яклар. Кырымнарың бер якта торсын, – диде председатель, тирә-юньгә күз ташлап. – Әнә күрәсеңме бөдрә талларны, җәйләү шунда.

      – Матур урында икән. Якларыгыз ямьле, Талип абый. Кичә килгәндә үк күрдем.

      – Киләсе елга әнә тегендә, Зур күл башындагы калкулыкка, ял йорты салырга ниятлибез. Күл аша асылмалы күпер сузачакбыз. Күпердән чыгуың була – урман, әрәмә, болын китә, Ык елгасына ярты чакрым да юк.

      Алда ике вагон күренде, арырак җәйге абзарлар, сыер сава торган лапас асты, улак-утлыклар. Җайланма юан кәүсәле таллар арасына күләгәгә урнаштырылган. Шуннан чишмә агып ята, бирерәк кечкенә күперчек күренә.

      Талип, вагоннарга җитүгә, тарантастан сикереп төште, атны вагон почмагындагы боҗрага бәйләп куйды.

      Җилдә тузгыган чәчләрен рәтләштерә-рәтләштерә, Әдилә дә төште. Ат шундый ак төсле иде, хәтта Әдиләнең малкай тәненә кагылып карыйсы килде.

      – Әкрен, исеме Иркә булса да, усаллыгы бар аның, тешли күрмәсен, – дип, председатель Әдиләнең терсәгеннән эләктереп алды. – Башта вагонга кереп чыгыйк.

      Вагонның бер башында – кызыл почмак кебек нәрсә, икенче башында караватлар. Чисталык, пөхтәлек, тумбочка өстендәге СКАЧАТЬ