Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 62

СКАЧАТЬ алтын кебек ялтырый, гүзәлләнә генә бара. Әйе, әйе, син авыз ерып утырма, дөньядагы иң-иң изге табыш ул безгә. Ә синең кылганың… – Карт тез өстендә яткан, буыннары кантарланып каткан кулларына беравык карап торды. – Синең кылганың – кыргыйлык ул, вәхшилек.

      Балыкчы карт, колбаса кисәге кабып, иренеп кенә чәйни башлады.

      – Ә бит сине чынлап та утыртып куюлары бар, – дип дәвам иттерде ул, җеп очын ялгап алып. – Булмас димә. Әтиең кем синең, әниең кем?.. Әниеңне гаепләмим, ир бала, гадәттә, әнисенә охшамый. Ә менә әтиеңне гаеплим. Әллә соң заманында ул да синең кебек хатын-кыз артыннан өстерәлдеме?

      Кәнзел дәшмәде, картның сүзләре җитсә җитте, җитмәсә юк. Шулай да аның күкрәген нидер көйдерә иде. Үкенү идеме бу, болай да җәрәхәтле җанга тоз сибеп, акыл сатып утырган картка карата туып килгән ачу зәһәре идеме – зиһене чуалды, аңламады. Әмма бөтен дөньясына каны кайнавы хак иде. Ул бармак буыннары агарганчы йодрыгын йомарлады, көрсенеп-ярсып, тешен шыгырдатып куйды.

      – Жәл димәсәң, салып бетер әле!

      – Эч, әйдә, эчеп кал. Анда бирүче булмас…

      Кәнзел йодрыгы белән өстәл почмагына сугып алды, буш кружка сикереп китте.

      – Менә-менә, чат җүләр син, чат тиле. Язылышмыйча, өч хатын белән торып карагансың, закон сиңа тимәгән. Ә менә монысы өчен чәпәп куюлары бар…

      – Кем мине судка бирә алсын! Нәрсә телең белән тегермән тартып утырасың әле, картлач? Аннан соң ул кияүгә чыкты, ике айдан артык ир кочагында йоклады. Юк инде, син дигәнчә булмас ул!..

      – Дулама, мин сиңа судья да, тикшерүче дә түгел. Хатыннарыңа кем никах укыды?

      Кәнзел сүрелә төште, бертын башын иеп уйланып торды.

      – Әтәй, Гайзулла мулла.

      Ярый әле, Кәнзел балыкчы картның йөзен күрмәде, югыйсә исе-акылы китәр иде. Гайзулла исемен ишетүгә, карт кинәт агарынып китте, калтыраган бармаклары белән өстәлгә коелган ипи валчыкларын чүпләргә кереште.

      – Димәк, син Гайзулла мулла малае? – дип сорады карт, кинәт гаҗиз калып.

      – Үзе, – диде Кәнзел һәм торып басты. – Әтәйнең монда бер катнашы да юк, инәйнең дә…

      Карт аның беләгенә ябышты, Кәнзелнең күзләрен эзләде.

      – Тукта әле, сабыр ит!

      Балыкчы карт аңа нидер әйтергә җыенды, әмма ачкан авызын ябалмыйча капыл туктап калды. Тегермән өенә Таҗылбанат килеп керде. Керде дә, өстәл янында утырган балыкчыга күз дә ташламыйча, Кәнзел янына узды.

      – Балам, бәбкәм, бөтен авыл сине сөйли…

      – Инәй, кирәкми, – диде ялварулы рәвештә Кәнзел.

      Балыкчы карт аларга арты белән борылып утырды, ләкин ул кергән кешене аркасы белән дә күрә сыман иде – аның һәр сүзен бөтен дикъкате белән тыңлады. Таҗылбанат балыкчыга бөтенләй игътибар итмәгән иде, ләкин ниндидер бер мизгелдә аның карашы картның аркасында тукталды. Үзенә текәлгән күз карашын эчке бер сиземләү белән тоеп, балыкчы карт та аңа таба борылды.

      – Йа Аллам, йа Ходаем, Шакирҗан! – диде Таҗылбанат һәм, буыны йомшап, хәлсезләнеп СКАЧАТЬ