Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 59

СКАЧАТЬ балыкның саңагыннан эләктереп алды.

      Бу саргая башлаган, терсәк буе сазан иде. Кәнзел шуңа аптырады: камыш арасында, буа өстендәге колак-уентыкларда йөзә торган сазан нигә су «кайнап» торган турбин астына төшкән?

      – Әйдә, мен тизрәк, – дип кычкырды карт. Аның авызы колагына җиткән, тез өстендәге эшләпәсен кавыз буена ук ташлаган иде.

      Кәнзел башта балыкны, болгап, яр өстенә ыргытты, шуннан соң гына, тырмашып, үзе менде. Менгәндә үк, авыл Советы председателе Фәхрине күрде. Кәнзелнең эче жуу итеп китте. Ул, Фәхрине күрмәмешкә салышып, иелеп, тезен каккалап торган булды, шул эшне башкаргач, дәшми генә кузгалып китмәкче иткән иде, Фәхри дәште:

      – Сабыр ит әле, Кәнзел, – тегермәнчегә гел игътибар итмәгән бер кыяфәт белән балыкчы картка кулын сузды. – Исәнмесез, Шакирҗан абый! Иртәләгәнсез бүген, әй! Балык иртәнге якта йөри шул. Ай-һай, сазаны ла сазаны! Ару бу, ару, кимендә өч кило булыр…

      Кәнзел кавыз алдына басып, үрелеп, кулларын юып алды. Үзе кырын күзе белән Фәхрине күзәтте. «Нигә килгән бу тагы? Бу картны каян белә? Зәйтүнә киткәнгә бәйләнә алмас. Аерып җибәрмәдем, үзе ябышып китте».

      – Өйгә керә тор, Кәнзел, – диде аңа Фәхри, үзе һаман балыкчы карт белән сөйләшүен дәвам итеп.

      Кәнзел киткәч, Фәхри балыкчы картның терсәгеннән алды, кармак сабын кадап куйган яр кырыенрак әйдәде.

      Болай һичнинди гаеп тә тоймады үзендә Кәнзел, мәгәр күңеле нидер сизенеп, уфтанып-көрсенеп куйды. «Бер дә тикмәгә генә килмәгән бу эт нәрсә».

      Тегермән өенә керүгә, тәне эсселе-суыклы булып китте. Кылт итеп, шунда булган хәл исенә төште: «Тәзкирә?» – дип пышылдады ул? Тукта, нигә болай курка соң әле ул? Тәзкирә моннан ике ай элек кияүгә чыкты инде. Зөфәр белән тора бирә. Зөфәр белән без квиты. Ул минем Зәйтүнә белән сөйрәлде, мин аңа алтын сарай ишеген ачып куйдым. Нигә болай курка соң әле Фәхридән? Һәй, эт нәрсә, гел котны алып бетерде инде бу Фәхри дә. Бер дә бүтән түгел, ни булса тарттырырга килергә исәбедер. Юк, тарттырырга булса, таң тишеге белән килмәс иде болай, үз дәрәҗәсен белә ул, курай сыйрак… Шулай ук Зөфәр?..

      Кәнзелнең күз алдына Тәзкирә белән менә шушы өйдә булган хәл килде. Унсигез яше тулып узган Тәзкирә һәр көнне тегермән янындагы чишмәгә суга йөри иде. Көн саен Кәнзел аны яр башына басып каршы ала, баш кагып кына исәнләшә дә, кызның оялчан күз карашын үзендә тоеп, кайтарылып торган керфекләрен каккалап алуын күрүгә, эченә әллә ниткән җылы йөгерә, ул аңа сүз катмый, мәгәр кызның чишмәдән су алуын, бизәкләр төшерелгән сыгылмалы көянтәсен җилкәсенә элеп, ничектер көй чыгарып баргандай китеп баруын сокланып күзәтә. Тәзкирәнең тулышып, чибәрләнеп, буй җиткереп килгән чагы. Тегермәннән ике йөз метр чамасында гына торучы умартачы Халикъ кызына Кәнзелнең күзе әнә шулай төште. Башта кызга Кәнзелнең күзәтүе ошамый иде, оялды, аның яр башында басып торуын күргәч, кире борылган чаклары да булды. Ләкин тора-бара ул моңа ияләште, гадәтләнеп китте.

      Бу вакытта Кәнзел тол ир сымаграк яши иде, Тәзкирә ишле гаиләдә туып үскән, аннары ул чаклы күзгә бәрелеп торырлык гүзәллеге дә юк, әмма яшьлек бит ул – үзе СКАЧАТЬ