СКАЧАТЬ
намазлык өстеннән төшмәс булды. Чыбык очы агай-энеләренә, күрше-күләннәргә сораган вакытта Коръән чыккалады. Өйрәнә тора, акмаса да тамуын сизеп алды. Шунда ул кисәк тормыштан ямь тапкандай булды. Бер табын кешене авызыңа каратып утыру – кызыкмаслык нәрсә түгел икән. Яши торгач, үз-үзенә бер ачыш ясады: карты Гайзулла Коръәнне ике-өч тапкыр укыган иде, яттан өйрәнә башлады. Тәмам йокыдан калды карты. Гайзулласының бу сәләтен белми иде әле Таҗылбанат. Укыган бер китабын сүзгә-сүз сөйли ала, бик тиз ятлый, онытмый. Таҗылбанатның башына бер уй килде. Карамалының болай да законсыз мулласы картаеп килә, рәтләп Коръән дә чыга алмый, тыны буыла, Гайзулланы мулла итәргә. Шул көннән ул Гайзулланы муллалыкка әзерләргә кереште. Тәмәке оны суыруын ташлаттырды, Коръәнне кат-кат, кайта-кайта укытты, яттан сөйләтте, телен, тавышын чарлады. Гайзулла аңа ипле шәкертләрдәй буйсынды, сүзен түгел, хәрефен дә төшермичә, аятен-аятькә укып бирде. Тәмам күңеле ышангач кына берәүләргә илтеп, Коръән чыгарттырды, ягъни Коръәнне кемгәдер багышлап, яттан укыттырды. Гайзулланың бу сәләтен белмәгән авыл картлары шаккаттылар. Ә инде карт мулла авырып урынга калгач, Гайзулланың мулла буласына берәү дә шик тотмады. Таҗылбанатның ел буена тырышуы бушка китмәде, Гайзулласы хәзер түрендә утыра, ул гынамы, бөтен бер мәҗлес халкын авызына каратып тора… Таҗылбанат Талипны кулыннан ычкындыру мәлен күз алдына китерде. Череп беткән бай булмаса да әтисенең туганнан туганы Кәраметдинне юлбасар караклар үтергәч, бер елдан хатыны да гүр иясе булгач, ике яшьлек Талипны Таҗылбанат үзенә алды. Мәктәпкә йөреп, сабак ала башлагач, читтән килгән үтә кызыл укытучы Талипның дәресләрдә бисмилла укып утырганын ишеткән дә: «Бу баланы дин белән агулыйлар, кыерсыталар», – дип, әллә ниткән карарлар чыгарттырып, баланы алып, детдомга озаткан булдылар. Көчленеке – замана дип, Таҗылбанат башта дәгъвалашмады. Шулай да: «Кеше баласы шул, бирде дә җибәрде», – дип әйтүчеләргә юл калдырмаска, халык авызын томаларга ният тотып, авыл Советы председателе Сания Садыйкова янына килде, төкерекләрен чәчә-чәчә талашты, хатыннарга ишеттерерлек итеп чәпчеде. Тик койрыгына Сания тиз басты: «Бик болай кылансаң, үз балаңны да алырбыз», – дип өркетте. Таҗылбанат төкереген йотып, телен тешләп кайтып китәргә мәҗбүр булды… Шул хәлләр исенә төштеме, Таҗылбанат: «Йа Аллам, бисмилла аятен белгәннән бала бозыла буламы?.. Үзләре боздылар баланы – коммунист иттеләр. Хәзер әнә туганнарын түгел, үз гаиләсен ташларга йөри – бистәдәге бер кәнтәй белән сөйрәлә», – дип сукрана…
Колхоз эшенә бөтенләй чыкмасалар да, бер сәдака исәбенә торсалар да, җитешле яшәделәр, моңа кадәр акча-мал дип өйдә тавыш-буза куптаручы булмады, тик Таҗылбанат кына: «Кая яшерде икән бу ир абыем башын салып тапкан алтынны?» – дип, үзалдына уйланып куя иде.
Гайзулланың үз кайгысы үзенә бик җиткән иде. Ул, гомумән, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел иде. Мулла булып алгач, ул яшәүдән тәмам тәм тапты, карчыгының соңгы вакытта кырыслана, явызлана баруы гына эчен пошыра иде бераз. Өйдә җәнҗал чыкмасын
СКАЧАТЬ