Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 51

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Гайзулла үз язмышыннан канәгать булмаса да, бу тормышка да җайлаша башлаган иде инде, ләкин дөнья аның болай да аумакай күңелен тагын бер тапкыр сынау алдына куйды – 1941 елның 22 июнь көне килде. Әллә нинди көн булды ул Гайзулла өчен, ни шатланырга, ни кайгырырга белмәде.

      Ирләр авыллары белән сугышка киттеләр. Карамалы авылы хуҗалары ташлап киткән өйгә охшап калды. Хәрби комиссариатка хәтта илле яшьлек агайларны да чакырып алдылар, аларны да исәпкә керттеләр, кайберләрен завод-фабрикаларга, урман кисәргә эшкә, хезмәт армиясенә җибәрделәр. Ә менә Гайзулланы күңел өчен дә чакырмадылар. Хәер, ул анда барырга үзе дә бик өзгәләнмәде. Хәрби комиссариат өчен Гайзулла тере мәет кенә иде, күрәсең.

      Әмма алай түгел икән шул әле. Немецлар алган бер авылда иске тәртип урнаштыралар, дигән хәбәрне ишеткәннән соң, Гайзулла гел йокыдан калды. Немецлар килеп, колхоз җирләрен бай кызы Таҗылбанатка бирсәләр? Анда инде яши белер иде Гайзулла. Бу турыда Таҗылбанатка да әйтергә, куанычын уртаклашырга иткән иде, чәче озын, акылы кыска хатын-кызга әйттең ни дә, әйтмәдең ни дип, кул селтәде. Кәнсәләрдән эштән чыккач, Таҗылбанат авыл өстендә абыстай булып йөри башлады: аш-суга йөри, Коръәнен чыга, башы хатын-кыз арасыннан кайтмый, тиктомалга чишелеп куюы бар, әйтми торуы әйбәтрәк булыр, дигән фикергә килде Гайзулла. Әмма фронт якларыннан яман хәбәрләр килә торган саен, өмете үсә барды, шатлыгы эченә генә сыймый башлады, кем беләндер уртаклашасы килде.

      Төн иде, ятканнар иде, тышта шом өстенә шом иңгән сыман— күзгә төртсәң күренмәслек көзге караңгылык, Гайзулла аяк очына шуган юрганын түшенә тарта төште дә сөйли башлады, әмма Таҗылбанат тыңласа тыңлады, тыңламаса юк, стенага таба әйләнеп ятты да гырылдап йокыга китте. Таҗылбанатның бу кыланышын Гайзулла ни дип юрарга да белмәде. Шуннан соң түгәрәк бер фикергә килде: алдан әйткәнче артын уйла, ничу тагарак күрмәгән тавыкка тары сибәргә.

      Күңелендә нинди уйлар гына йөртмәсен, Гайзулла һәр көн колхоз эшенә чыкты. Аның шулай йөрүен күреп, аңа ферма сыерларын карарга бирделәр. Сугыш башланганнан соң, колхозда нибарысы утыз баш савым сыеры калган иде, Гайзулланың эше олыдан түгел иде болай: малкайларга печән-салам сала, асларын карый, төш һәм кич белән эчерә, буазларын, бик җилене җиткәннәрен җылы абзарга аерып яба. Сыерларны Гайзулла үз маллары кебек карады. Ләкин бу бер дә сәбәпсез түгел иде. Максаты: немецлар килә-нитә калса, колхоз сыерларын үзенә калдыру иде.

      Әнә шундый өмет белән яши-яши, Гайзулла өч елдан артык гомерен фермада эшләп үткәрде. Сугыш бетәр алдыннан, фермадагы эшләрне бер кулын Курск тирәләрендә калдырып кайткан Тавык Галиәкбәргә тапшырырга туры килде. Шуннан соң Гайзулланың тәмам өмете өзелде: сырхаулап алды, колхоз эшенә йөрмәс булды.

      Ферманы Галиәкбәргә тапшырып кайткач, Таҗылбанат аңардан нигә эштән чыктың дип сорамады, дәшми-тынмый гына чәй куеп эчерде, шуннан соң гына: «Илдә кеше түгел, чыпчык та үлми, уфтанма», – диде. Шулай диде дә үзе сәке түрендәге мендәргә утырды, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата, дисбе тарта башлады. Гайзулласы СКАЧАТЬ