Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 44

СКАЧАТЬ тән машиналар бик аз чыга бит, Талип Кәрамович, – дип, кинәт сөйләү тонын үзгәртте Алиев. – Экскаватор тик тора. Инженерыгызның транспорт турында тыңлыйсы да килми. Дүрт үзбушаткычыгызның икесен генә юл төзүгә куйсагыз да, эшләр җайлаша төшәр иде.

      – Үзбушаткычлар басуларга торф чыгара, – диде председатель, нигәдер башын түбән иеп торды.

      – Ул чакта тракторлар бирегез, арбалылары да ярый.

      – Ярармы соң?

      – Иш янына куш дигәндәй, нигә ярамасын!

      – Юллар өчен борчылып, минем үземнең дә йөрәк әрни, Алиев иптәш. Сез чыбыркыламасагыз да, әйбәт билгеле ул хәл миңа. Кулымнан килсә, кырык эшем кырык җирдә кырылып ятмаса, бөтен техникамны шул эшкә җигәр идем. Тик, булган-булган, асфальт юл булсын иде. Зрә дә машиналарны өзәбез бит. Яңа машина алуыбыз була, ике-өч елда гамәлдән сызабыз.

      Ул арада ишек төбендә «Москвич» сигналы ишетелде.

      – Әйдәгез, Гариф Әюпович, – диде Талип, кузгалып, торып ишеккә китте.

      Гариф, машинага утырганда, Кафиянең идарәгә таба килүен күрде һәм баш иеп аңа сәлам бирде.

      Бу хатынны күргән саен, аны сәер бер тойгы биләп ала: бик таныш, бик якын кешесен күргән кебек була. Дөрес, бу тойгы озакка бармый, иртәнге томан кебек, хатын күздән язу белән таралып та бетә, әмма шунысы да йөрәккә әллә ниткән сагыш салып куя – хәтеренә Саниясен төшерә. Кай ягы беләндер Саниясенә охшаган икән бит бу табиб хатын.

      Гариф үз-үзенә ачыш ясагандай алга карады. Грейдер үткән юлдан чапкан «Москвич» Чәчәганак тавын менеп бара иде инде.

17

      Бал язуын алды алуын Гайзулла, әмма өенә таба аягы тартмады. Идарәдә күргән ят кеше аның бөтен уй-зиһенен чуалтып ташлаган иде: эч пошу гына түгел иде бу, күңеле нидер сизеп шомлана иде. «Ни калган бу Казан кешеләренә Карамалыда?.. Илла дөнья!» – дип көрсенеп куйды Гайзулла һәм алдында сәер шәүлә күреп туктап калды. Каршында, калтыраган кулларын сузып, эчкече шадра Инсаф басып тора иде.

      – Мулла абзый, бер генә сум… Зинһар өчен… Үләм бит инде…

      Гайзулла Инсафның күп-күмгәк булып беткән кулларына, аннары шешенеп агарынган йөзенә, чөгендергә охшап калган борынына күз ташлап алды.

      – Шул шайтан суын эчми түзеп булмыймыни соң, Инсафетдин?

      – Мулла абзыкаем, нибарысы бер генә сум…

      Гайзулла кесәсен капшап карады, анда кичә җыйган өч-дүрт көмеш сәдака бар иде – чылтырап куйдылар. Инсафның йөзе чытылды. Ул калтыраган куллары белән Гайзулланың бәрхеттән теккән пиджак чабуына ябышты.

      – Зинаһарлап сорыйм… Мулла абзыкаем!..

      Инсаф җиргә үк тезләнде.

      – Тор! – диде аңа Гайзулла ачу белән. – Шайтан суы эчеп, иманыңны сатма, иблис коткысына бирелмә. Адәмгә кол булсаң да, хәмергә кол булма!.. «Бу Инсафетдин казанлыларның ни өчен авылга килүләрен белә дә белә инде, әллә берәр сумны төртеп сорыйсымы үзеннән?» – дигән уй килде картның башына.

      – Син, СКАЧАТЬ