Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 43

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      – Исәнме-саумы, җизни, хәл-әхвәлләр ничегрәк, түткәй ниләр бетереп ята?

      Карт аңа иреннәрен кыймылдатып кына нидер әйтте.

      Председатель картны тыңлап тормады, түргә Гариф янына узды, кул биреп күреште.

      – Әйдәгез, Гариф Әюпович, кабинетка керик!

      – Талибулла, – диде шунда карт карлыккан тавыш белән, – Таҗылбанат түткәң сырхаулап китте бит әле.

      – Больница чак кына арырак бит, җизни. Духтырга күренсен, Кафия киленеңә.

      – Кһм, үземнең дә йомышым бар иде шул.

      – Йомыш? – диде Талип, бер мәлгә тукталып. – Нинди йомыш, җизни? Түткәй кыерсытамы, һаман шул Кәнзел белән тынышмыйсызмы? Әллә булмаса, мәчет салырга такта сорарга килдеңме?

      Карт, ялт итеп, Талипка, күзен елтыратып, усал гына карап алды, ләкин шунда ук, тәүге хәленә кайтып, мескен бер кыяфәттә зарланырга кереште.

      – Йомыш дип, ни, Талибулла, – карт бу юлы Гарифка карап алды. Гариф күрде: картның бердәнбер исән күзен сары май ярысы каплаган, шуңамы, күзе яшьләнә төшкән, ә кысылыбрак торган сул күзе йөз-чыраен тагы да ямьсезләп җибәргән иде. – Һмм, – дип йөткереп алды карт, – бал бирәсез дип ишеткән ием. Пенсионерларның исемлеген төзеп яталар икән, дип әйттеләр.

      – Бал…

      – Түткәң сырхаулап тора, яңа бал дип җанга тия. Тәкатемне корытты инде. Шифасы тимәсме, дигән була.

      Председатель стена аша бухгалтер Кәримуллага дәште.

      – Нәстә, Талип Кәрамович? – дип килеп чыкты Кәримулла.

      – Картларның бал ведомосте әзерме?

      – Хәдичә төзи, бетереп җитмәгән әле.

      – Тиз генә төгәлләгез дә миңа кертегез. Абыстаегыз урынга калган ди әнә, сырхаулап китсә, авыру балаларыгызны кем өшкерер…

      Гариф аптырап председательгә карады. Талип әлеге карттан риялап көлә иде. Нигә ул чаклы яман итеп олы кешене мыскылларга? Карт, чын-чынлап карчыгы турында кайгыртып, өлешенә тиясе балын алырга килгән, шул хәлдән көләргә ярыймыни? Бөкресе дә әллә кайда чыкмагандыр, мөгаен, шул ук колхозда эшләп чыгаргандыр, хәтта битендәге ярасын да шунда алгандыр әле. Ә бәлкем, сугыш инвалидыдыр, җитмәсә…

      Бухгалтер Кәримулласы да чыга-чыгышлый карт ягына өнәми генә карап алгач, сәлам дә бирмәгәч, Гариф түзмәде, төрттерә төшеп, кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла, дигәндәй:

      – Бухгалтерыгыз олылар белән исәнләшергә дә теләми… – дип куйды.

      Талип, кесәсеннән ачкыч чыгарып, кабинетын ачарга тотынды.

      – Аның әтисе ул, Гариф Әюпович. Заманында өч яшьлек улы белән хатынын ташлап, Рәхимбай кызы Таҗылбанатка өйләнгән адәм. Гайзулла мулла дигәннәре шул кеше инде. Сез аңа ул хәтле шаккатмагыз, ул болай карар күзгә генә мескен күренә. Сез әтиегезнең, һич югы, күмелгән урынын эзлисез бит. Ул хәлләрне белсә шул кеше белә инде.

      Әтисе турындагы фикерләрен очын очка ялгый алмый җәфаланганда, әйтергә кирәк, көтмәгәндә бу картны күрүе, председательнең шундый сүзләр СКАЧАТЬ