Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 24

СКАЧАТЬ дә бер председатель генә табарга тиеш түгелдер бит? Юкмы?! Юк икән, эзләргә, табарга кирәк. Ә син миңа шуны әйт: колхозның рентабельлеге белән кызыксынганың бармы синең? Кыш буена колхозчыларга лекцияләр укып йөрдең – рентабельлекне ничегрәк аңлыйсың син?

      Талип Мидхәткә еш кына шуңа охшаш сораулар биргәли иде. Бу бер генә кабатланмады инде. Мидхәт аңа уратыбрак булса да ышандырырлык итеп, нигезле җавап бирергә тырыша. Менә хәзер дә Бикмуллин аңа, үзебезнең колхоз экономикасын әйбәтләбрәк аңлатыгызчы, диячәк инде. Бу мәсьәләгә килгәндә исә, Мидхәтнең «Берек» тәге һәммә тармак белән дә кызыксынганы юк, вакыты җитенкерәмиме шунда. Кичә әнә километр чамасы кыр ышыклау полосасы утырттылар. Ярый әле, мәктәп балалары, комсомоллар булышты. Кайчан утыртып бетерер иде ул чаклы үсентене Мидхәт. Агач утыртуга нибарысы ике-өч колхозчы йөри, алар белән ул хәтле үсентене көзгә чаклы да утыртып бетерәселәре түгел иде. Әллә юри, әллә чын, үсентеләрне Бикмуллин үзе каяндыр алып кайтты. Әлбәттә, шул үсентеләргә кадәр акча кирәк бит инде. Ниндидер цехлар белән саташып йөри, әллә шуның өчен материал җыямы бу Бикмуллин? Ни генә булмасын, рентабельлек турында аңлатмыйча булмаячак бу председательгә.

      – Рентабельлек ул, – Талип Кәрамович, керем, авыл хуҗалыгының табышын күтәрү, колхозчыларның көнкүреш һәм культура шартларын үстерү. Аннары… нигә әле сез торасыз да тиктомалга бәйләнергә генә торасыз, Талип Кәрамович?

      Талип Бикмуллин иртән иртүк идарәгә килеп утырган, һәм ул инде кыр станы белән дә, урынбасары Каюм Зиннуров белән дә элемтәгә кереп өлгергән иде.

      – Башка бер уй төште минем, Мидхәт. Ләкин син аңлап җиткермисең кебек мине. Сөт һәм ит продуктларын кирәк хәтле җитештерү өчен, безгә кимендә гектарыннан утыз центнер ашлык җитештерергә кирәк. Без моңа әзерме? Туфракны эшкәртергә өйрәнеп киләбез, бөртеклеләрдән иң яхшы дигән сортларын сайлап алдык, тиздән һәр басуга картограмма әзер булыр… Булыр, ләкин идарә итү искечә калса, без бу уңышны үстерә алмабыз кебек миңа.

      «Нигә шулай акыл сатып утырырга ярата бу Бикмуллин? Әллә акыл өйрәтү, вәгазь уку һәм төрле куркытулар белән нинди булса да йогынты ясаргамы исәбе? Киңәшмәгә баргач, яманатым сатмасын дип, бераз дагалап җибәрергә уйлавымы?»

      – Урман полосаларын рәтләүдә эшне тиз тотуың ошады. Әрентабельлекне аңлатуың институттагыча килеп чыкты. Безгә, күрәсең, әле бу өлкәдә шактый чиләнергә туры килер. Белгәнеңчә, безнең кырларның кара туфрагы дөньяның бер илендә юк. Моннан нәтиҗә: нигә, мәсәлән, Америка фермерлары гектарына алтмыш центнер ашлык үстергәнне безгә дә үстермәскә? Җир ашлауны фәнгә нигезләп эшләсәк, туфракны җиренә җиткереп эшкәртсәк, аның агрофонын, структур төзелешен, тарихын өйрәнсәк, кырларның конфигурациясен исәпкә алып, морфологиясенә төшенсәк – бу уңышны үстерә алыр идек кебек миңа. Бу өлкәдә безгә ярдәм итүчеләр бар. Менә дигән лаборатория салынды. Анда күренекле галим, белгечләр эшли. Без бит әле, чынлап та, басуларны кай юнәлешкә уңайлы, шул якка сөреп каплатабыз. Авыш җирләрне, кырын төшләрне язгы сулар китмәслек итеп сөрергә СКАЧАТЬ