Название: Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
isbn:
Талип торып басты, ике кулы белән өстәлгә таянды.
– Быел андый чатаклыклар булмас, – Талип инженер Мансурга карады. – Монда булмаган механизаторларны кисәтеп куй, Мансур. Әгәр дә мәгәр чәчүчеме ул, тракторчымы, эшкә салмыш баштан килә икән, һичнигә карамыйча, кайтарып җибәр. Үзем сөйләшәчәкмен андыйлар белән.
Председатель, алдындагы кәгазьләрне актаргалап, нидер эзләгәндәй итте. Аннары, нидер исенә төшеп, агроном ягына карады.
– Әйдә, дәвам ит, Мидхәт.
– Димәк, шулай да төркемләп чәчүгә кайтып калабыз. Кәрам дөрес әйтә, һәр звенога участок бүленеп бирелсә, чәчүчеләр җаваплылык тоя төшәрләр иде…
– Моңа безнең механизаторларыбыз әзер түгел, – диде Талип, бу турыдагы сүзгә нокта куйгандай, һәм механизаторларга күз йөртеп чыкты: – Әдһәм абый кайда соң?
– Чирли ул, сырхаулап ята.
– Бу ниткән көн булды соң әле, барысы да чирләгән! – Талип, башын чөя төшеп, диванда утырган Кәримуллага карады. – Минемчә, иптәшләр, звенолар оештырырга быел соңга калдык. Экономик, мораль яктан да әзер түгел кебек әле без моңа. Шулаймы, юкмы?
– Шулай, – диештеләр механизаторлар.
Механизаторлардан шундый аваз ишетүгә, Талип тураебрак, урындыгына аркасын терәбрәк утырды.
– Минемчә дә, соңга калдык, – диде комсомол секретаре Равил Кадыйров.
– Менә комсомол да хупламый сезнең тәкъдимне, иптәш Бәдретдинов. Чынын, тик чынын гына әйткәндә, безнең максатыбыз звенолар булмаска тиеш. Колачлырак уйларга, колачлырак эшләргә керешергә безгә дә вакыттыр, ниһаять, иптәшләр. Икмәк игүне, промышленностька нигезләп, тамырдан үзгәртергә вакыт түгелме икән инде безгә, дип уйлыйм мин. Звеноларга ябышып яту ул авыл хуҗалыгы белән идарә итүне ваклауга китерер иде. Звено ул – кул көче, ә безнең максат— мөмкин булган барлык процессларны механикалаштыру. Звеноларга түгел, ә цехларга бүләргә кирәк кебек миңа. Әйтик, кырчылык цехы, терлекчелек… Ә син, Мидхәт, теге мең каенны кайчан утыртырга исәплисең? – дип, кинәт башка мәсьәләгә күчте председатель. – Бездә егетләр ике сөйләмиләр иде болай. Үсентеләрне үзем табам. Ә менә утырту ягын син кара. Биргән вәгъдәне үтәргә кирәктер. Егетләрчә. Ә? Кичәгенәк Казаннан килгән якташыбыз Гариф Әюпович белән сөйләшеп тордым. Безнең кырларга шактый үзгәрешләр кертмәкче ул. Дәлилләре нигезле, ышандыра. Хәтта кайбер урман полосаларын күчерергә куша, яңаларны утыртырга дип басуларны яңача СКАЧАТЬ