Автор: Галимҗан Ибраһимов
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Биографии и Мемуары
Серия: Укучы һәм укытучы
isbn: 978-5-298-02332-0
isbn:
Кояш бата. Җирдән тын гына, сизелми генә караңгылык күтәрелә – төн килә. Аның белән бергә тынлык килә, сиррият[39] килә.
Сизелмәстән генә артып барган караңгылык бераздан куера, бөтен нәрсәне чолгап, күзнең күрә алачак җирләрен тарайта, кыса килә, ниһаять, тәмам куерып, кара төнгә әйләнә. Монда матурлык юк, ләкин серрият бар, җанга үзенә башка бер тәэсир бар.
X., бераз куркына төшеп, минем янымарак килә, куеныма керә. Без, биш атна күрешә алмый, бу көн кавышкан идек. Шуңа күрә беренче кичә кадәрле үк ялкын эчендәбез.
Иреннәр, беренче мәртәбә буларак, озын, үтә тәмле, ниһаясез татлы булган үбешүгә бирелә. Бераздан соң теге калын урманлы, зур куәтле мөтәкәббир[40] тау артыннан тулган ай күтәрелә башлый. Дөнья вә табигатькә яңа күрек, яңа матурлык арта. Айның бу нуры һәрнәрсәгә хыялый, мөәссир, ләкин бик мөлаем, гүзәл, шигъри һәм серри төс бирә.
Без һаман барабыз, ләкин бик акрын, бик җай гына.
Бераздан суның төньяк ярындагы әрәмәдән бик сузып, бик өзеп, үзенең бөтен сәнгатен сарыф итеп, сандугачның ниһаясез гали булган сөю һәм моң белән тулган музыкасы – сайравы ишетелә.
Аның тавышында моң, матурлык, мөәссирлек кенә түгел, болар өстенә тирән бер шатлык та, сәгадәт тә, тәбрик тә бар төсле тоела. Гүя ул безне, безнең күңелдәге ялкынны белә дә, адәм гомерендә бер генә килеп кичә торган мәсәлсез[41] бәхет белән безне тәбрик кыла, шуны бөтен дөньяга чәчә кебек хис кылына.
Табигать тагы бер кат тына. Тирә-яктагы барлык нәрсәләр, Тәңренең бәхетле колы – сандугачның музыкасы тәэсиренә чумып, үлем тынлыгына бата һәм тыннарын эчтән алалар.
Беләмсең, ни ди былбыл?
«Безнең күңелдәге хиссиятне табигатькә шатлык белән хәбәр итә… аны дөньяга фаш кыла… Безне гали бәхет белән тәбрик итә…», – диешә безнең җаннарыбыз, ләкин тел сөйләргә моктәдир[42] түгел.
Ай үзенең саф, тонык нурын безнең өчен коя. Ул безне иркәли, Тәңредән бер чаткы булган күңел ялкынын арттырасы, сәгадәтебезне тагын голүләндерәсе[43] килә.
Без һаман икәү генә. Көймәбез, тын, шома, тигез һәм дә ай яктысы белән бик зур, ләкин һичбер тапсыз көзгегә әйләнгән суны ярып, акрын гына бара. Сөйләшергә икътидар[44] юк. Көймәне бөтенләй су агымы ихтыярына тапшырып, бер-беребезнең муенына сарылышкан хәлдә, төннең тынлыгын бозарга, рухыбызны тутырган сәгадәтне тибрәтергә теләмәгән кебек, күп сөйләшмичә, эчке ялкын белән кызган, сусаган иреннәребезне аермыйча, кичәнең моңына, табигатьнең матурлыгына, эчебездәге иге-чиге булмаган, дәрәҗәсен СКАЧАТЬ
39
Сиррият – серлелек.
40
Мөтәкәббир – эре, зур.
41
Мәсәлсез – чагыштырмаслык.
42
Моктәдир – сәләтле, куәтле.
43
Голүләндерү – арттыру.
44
Икътидар – көч, хәл.