Автор: Галимҗан Ибраһимов
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Биографии и Мемуары
Серия: Укучы һәм укытучы
isbn: 978-5-298-02332-0
isbn:
Йөрәкнең ашкынуына һәм үземдәге куәт, дәрт вә гайрәткә чыдый алмый, бөтен дөньяны мәсхәрә итәргә йөргән чакларымда алынган рәсемнәрем күз алдымда тора. Аларга карасаң, шашып каласың: «Шулай ук тиз үттемени бу гомер?» – дисең. Чөнки ул рәсемдәге «Риза бәк» дип йөртелгән гаярь егет белән хәзерге Риза арасында бер агачның май ахырында бөтен тирә-ягына ямь вә хәят биреп утырган чагы белән көз көне актык яфракларын коярга әзерләнгән заманы арасындагы чикле үк аерма бар.
Ачык тоямын ки: мин хәзер хәяттан вә андагы хадисәләрдән[7] сизенә алу заманының соң елларындамын. Гомернең җилле-давыллы һәм туктаусыз дулкынлы чагы үтеп, акрын, гел бертөсле һәм тынычлык сөяр дәвере кереп килә.
Батып, югалып барган кояш, миңа бу хәлне ачык хис кылдырып, ерак һәм тирән уйга алып китә.
Менә бакча. Менә бер ягы сары алтын төсенә манылган зур күл. Әнә шул зур күлнең аргы ягына батып барган газәмәтле[8] кояш. Бөтен табигать тын. Бу тынлыкта, бер яктан, рәхәт вә серле төнне каршыларга әзерлек сизелсә дә, икенче яктан, олуг кояшның батып баруыннан тәэсир иткәнлек тә тоела.
Мин дә мөтәәссирмен[9], ләкин минем тәэсирем икенче яктан. Мин хәятымны шул кояшка охшатам. Менә, дим, ничек: иртән, төннең караңгылыгын ярып, кояш чыга. Җир вә анда булган һәммә нәрсә үзенең хәятын аннан ала. Җирдәге һәммә алмашынулар – һәрбер табигый эшләр тик аның тәэсиренә генә табигъ[10]. Ул башта түбән, ерак һәм аз куәтле булып, җылысы, тәэсире дә уртарак була. Ләкин ул хәлдә калмый: ул акрын, әмма туктаусыз рәвештә ерак вә югары күккә карап юл тота – ниһаясез фәзаның[11] иң гали[12] ноктасына, төшлеккә туры текәп, мөтәкәббиранә[13] бара башлый. Үткән һәрбер минут аның урынын югарылата, куәт вә матурлыгын арттыра бара. Ниһаять, ул үзенең күз теккән ноктасына барып ирешә дә, аннан мөтәкәббиранә бер сыйфат белән дөньяга карап, бөтен табигатьне утына, яктысына күмә – яндыра, көйдерә һәм нурландыра. Бу вакыт һәркем, һәрнәрсә бер генә минутка да аны хәтереннән чыгара алмый, аның үзеннән башка һичкемне танымаслык куәт вә кәмале[14] һәркемнән тәсдикъ иттерелә[15].
Ләкин бу хәл мәңге түгел. Ул, ул олуг кояш, ирексез вә теләмәстән түбәнгә таба йөз тота. Ниһаясез югары урыныннан күчеп, куәтен киметә башлый. Үткән һәрбер минут аның бу түбәнәюендә аерым бер хезмәт күрсәтә. Шулай итеп, аның урыны түбәнәя, куәт вә мәгънәсе азая-азая, бетәргә таба бара. Аның төшлегендә куәт вә кибер[16] зур, чыгыш вә батышында матурлык, ләтафәт[17] ниһаясез, ләкин бу матурлык, бу ләтафәтне тәкъдир итүчеләр аз. Шунлыктан аны бата, югала, диләр, һәм ул шулай үткән бер минутта түбәнәя, куәтсезләнә барып, ниһаять, бөтенләй югала – юк була, бетә…
Минем хәятым да, дим, шулай. Мин үзем дә, дим, шулай булдым. Дөньяга аяк баскан көнемнән башлап, акрын, ләкин туктаусыз рәвештә алга һәм югары атлый башладым. Үткән һәрбер минут мине күтәрә, куәтемне, СКАЧАТЬ
7
Хадисә – яңалык.
8
Газәмәтле – бөек.
9
Мөтәәссир – тәэсирләндем.
10
Табигъ – буйсынулы.
11
Ниһаясез фәза – чиксез бушлык, күк йөзе.
12
Гали – биек.
13
Мөтәкәббиранә – горур, масаюлы.
14
Кәмаль – камиллек.
15
Тәсдикъ итү – раслау, тану.
16
Кибер – олылык, горурлык.
17
Ләтафәт – гүзәллек, матурлык.