Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 4

СКАЧАТЬ тасвир ителә. Шул вакытларда бер «мөселман керәшен карчыгының» Гаяз Исхакыйга бер кием чабата бүләк итеп җибәргәнлеге билгеле. Самими карчыкның эчке кичерешләрен һәм фаҗигасен аермачык күрсәтә торган бүләк бу.

      «Йолдыз» гәзитенең 1910 елгы 12 гыйнвар санында Г. Ибраһимовның псевдонимы «Габди» имзасы белән басылган «Татар матбугаты» исемле мәкаләсендә автор мондый нәтиҗә ясый: «Татар шигыре мәйданында Тукаев исә, тасвирымыз мәйданында Гаяз әфәндедер». Кашки бу сүзләр ихлас күңелдән әйтелсә иде! Билгеле булганча, бер ел үтүгә, Галимҗан Ибраһимов үзенең бик җитди хезмәтендә Тукайның шагыйрьлеген шик астына куя. Ә җиде еллап үткәч…

      Әйдәгез, 1917 елның 29 октябрендә Уфада Г. Ибраһимов мөхәррирлегендә чыккан «Безнең юл» гәзитен ачып карыйк. Анда яшерен «Габди» имзасы куелган бер рецензия Гаяз Исхакыйның шул көннәрдә Уфада сәхнәләштерелгән «Тартышу» драмасы турында.

      Кыска гына бу мәкалә беренче җөмләсеннән үк ризасызлык тудыра, аның тональлеге укучыны шундук сагайта, шомландыра. Менә укып карагыз:

      «Кулына каләм алган, үзе дә аз гына язу ашкынуын сизгән бик күп мөхәррирләр бундый нәрсәләрне язалар да, бер-ике мәртәбә укып, соңында җыеп көлә-көлә җандыралар. «Тартышу» да – шундый балалык языгы».

      Рецензент әсәр искергән, бүгенге укучыны җәлеп итми дими (чөнки «Тартышу»ны Исхакый моннан ун ел элек язган бит!), юк, ул: «Тартышу», «Мөгаллимә» әсәрләре белән Гаяз әфәнде яңа хәяттан язарга куәтсезлеген бик ачык күрсәтте», – дигән нәтиҗә чыгара. Агуы тагы да көчлерәк тәэсир итсен өчен, мәкаләсен ул болай тәмамлый: «Уйнаучылар, тиреләреннән чыкканча тырышып, әсәрне адәм рәтле итәргә тырыштылар, ләкин караучылар, уен буенча йөз чытып, наразыйлык күрсәтеп утырдылар».

      Хәзерге укучыга бу рецензиянең авторы анык билгеле. Ул – Ф. Сәйфи-Казанлы, Галимҗан Ибраһимов кебек үк, Сталин культы корбаны. Өстәвенә ул шушы гәзитнең нәшире дә булып саналган. Бөек каләм иясе турында мондый пычрак сүзләр язарга ничек батырчылык итте икән бу дип аптырамагыз. Вакытына, датасына күз салыгыз: әле генә Петроградта түнкәреш ясап, хакимият башына большевиклар менде, һәм реалист кешеләр мылтык тоткан исерек матросларның бөтен Рәсәйне таптап узачагын чамалыйлар иде инде. Фатих Сәйфи-Казанлы белән Галимҗан Ибраһимов Гаяз Исхакыйны «бөекләр исемлеге»ннән сызып ташлаганнар. Алар үзләре бөеклеккә ашкына. Кая ашкынасыз, революционерлар? Һәрбер революциянең үз балаларының башын ашаганын белмисезмени? Их, сез, үзегез үк языклы сабыйлар!

      «Инкыйраз» – Гаяз Исхакыйның тәүге әсәрләреннән. Ул 1902 елның 27 ноябрендә Оренбургта язылып беткән, 1903 елда «Хатимә»се өстәлеп, 1904 елда Казанда, Харитонов матбагасында 96 битле китап булып басылып чыккан. 1990 елда ул «Казан утлары» журналында (1–3 саннарда) кабат дөнья күрде, аннары ике тапкыр «Мирас» журналында басылды (икенче тапкырында патша цензоры В. Д. Смирнов сызып ташлаган урыннарның байтагын академик Миркасыйм Госманов табып тергезгәннән соң). Чаллы басмасы да бар.

      М. СКАЧАТЬ