Название: Әсәрләр. 3 том
Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная зарубежная литература
isbn: 978-5-298-03857-7
isbn:
Билгеле инде, безнең атакайның да бөтен хыялы йорт алу, йортлы булу иде. Шуның өчен йөри, шуның өчен тырыша һәм шуңа омтыла да иде. Ләкин ни сәбәптер ул бу эшне һаман суза да суза. Акчасы җитмиме, йорты очрамыймы – сәбәп нәрсәдә?
Кыскасы, без 1917 елның тынгысыз җәен дә, явымлы пычрак көзен дә шул «күк йорт»та уздырдык. Кышка да кердек… Мин икенче ел инде мәчет каршындагы мәдрәсәгә укырга йөрим. Монда ул чакта парта дигән нәрсә юк иде әле, тәбәнәк өстәлләр артында астыбызга җәйгән киезләргә тезләнеп утыра идек. Хәлфәбез читтән килгән Коръән-хафиз – бик усал кансыз бер кеше иде. Янында утырган шәригеңә дәшү түгел, борылып карарга да ярамый – шунда ук хәлфәнең өчтән үргән талчыбыгы сызгырып өстеңә төшә. Күп кенә малайлар дәрестән юеш балакларын ләштердәтеп өйләренә кайталар иде. (Бу хәлфә турында мин күп еллардан соң «Коръәнхафиз» дигән хикәя дә яздым.)
Безнең башлар әнә шулай кыйнала-кыйнала укып азапланган бер заманда, ерак пайтәхеттә25 тагын бер инкыйлаб булган дип ишеттек. Бусын Үктәбер инкыйлабы, диделәр. Аның хәбәре безнең Дәүләкәнгә соңрак килеп җитте. Бик алама вакыт иде, кар-яңгыр, сыргак, салкын, Дәүләкән урамнары тездән пычрак, шуңа күрә, патша төшерелгән чактагы кебек, урамнарга чыгып, нәмаеш ясап йөрүләр дә булмады. Әмма шушы кечкенә җиребездә дә тыныч түгел, шомлы-киеренке, кешеләр, тыннарын кысып, гүя зур тайфун килеп җиткәнен көтеп торалар. Безнең атакай да йөрүеннән туктады, өйдә генә ята. Хәер, ул гынамы соң – сәүдәләр сүнде, базарлар сүрелде, күпләр өчен тик ятудан яки мал-туарын караудан башка эш тә калмады.
Ләкин озакка бармады бу хәл, бу көтеп яту. 1918 елга керү белән вакыйгалар, бөтен җирдәге шикелле, бездә дә бик тиз куерып, кискенләшеп китте. Нәкъ ел башында Уфадан килгән кораллы отряд ярдәме белән Дәүләкәндә дә, ниһаять, совет власте урнаштырылды. Әмма яңа власть озак яши алмады – Дәүләкәнне чехлар басып алдылар. Шуңа ялганып, аклар-кызыллар сугышы башланып китте. Тагын халыкка шик-шөбһә, талаш-тартыш, курку-өркү килде. Бу зур сугыш Дәүләкәнне дә, билгеле, читләтеп узмаячак иде.
…Дөньяның нәкъ шушындый кызган, буталган бер чагында безнең атакай тотты да йорт сатып алу хәстәренә кереште. Хәзер дә гаҗәпләнәм, нәрсә мәҗбүр итте икән аны болай ашыгырга?.. Ахрысы, ул чактагы буталчык шартларда берәүләргә артык мөлкәттән тизрәк котылырга, ә икенчеләргә кулындагы акчасын ничек тә мөлкәткә әйләндерергә кирәк булгандыр. Әнә шундый ситуация, хәзергечә әйтсәк.
Ничек кенә булмасын, атакай чарасына керешә, йорт сатучыны таба, һәм сөйләшүләр башлана. Йортның хуҗасы – хуторда яшәүче бер рус бае. Сөйләшүләр авыр бара, хуҗа сайлана, юри суза, чөнки йортны сатып алырга теләүче бүтәннәр дә табыла. Шуның өстенә тагын икенче бер кыенлык та килеп чыга. Хикмәт шунда, йорт үзе русныкы булса да, утырган җире, гадәттәгечә, башкортныкы. Аның да СКАЧАТЬ
25
Пайтәхет – башкала. – Ә. Еники искәр.